Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

17 яшьтә инфаркт: Чаллыда эстрада йолдызы була алырдай яшь кыз вафат

Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә Азалия Гыйләҗева, комадан чыга алмыйча, вафат булган. Кызны белүчеләр шок хәлендә - Азалиягә эстрадада зур өметләр баглаганнар, ул эстрада йолдызы булыр иде дип өметләнгәннәр. Кыз Мәскәүдә дә уңыш казана алган булыр иде, дип сөйли «Челнинские известия» хәбәрчесенә Азалиянең танышлары.

news_top_970_100
17 яшьтә инфаркт: Чаллыда эстрада йолдызы була алырдай яшь кыз вафат
Фото: Гыйләҗевлар гаиләсе архивыннан

Азалиянең тавышыннан «каз тәне» чыга иде

«Кайгы килде. Бик сәләтле, барыбыз да яраткан чибәр кыз Азалия Гыйләҗева вафат. Безнең сандугачыбыз, вокал сәнгатендә безнең кояшыбыз. Бик зур югалту... » – дип язган «XXI гасыр» дип аталган эстрада вокал студиясе җитәкчесе Лилия Зенн социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.

Чаллыдагы студия Азалия Гыйләҗева укыган 19нчы мәктәптә урнашкан. Ул студиягә беренче сыйныфта укыганда килгән һәм тугыз ел белем алган.

«Ул бик кечкенә, тырыш иде, беренче елларда башкалардан әллә ни аерылып тормады. Азалиягә безнең дәресләр бик ошый иде. Ул дәресләргә үзенең иптәш кызларын чакыргалый иде», – дип сөйләгән студия җитәкчесе.

«Азалия белән без ун ел элек таныштык, мин 19 нчы мәктәпкә күчендем һәм вокал белән шөгыльләнүемне дәвам итәргә булдым. «21 гасыр» эстрада вокал студиясенә мин аннан бераз алданрак килгән идем», – дип сөйли аның дус кызы Валентина Головина.

Азалия аны үзе өчен үрнәк итеп күргән һәм хәтта олы апасы итеп кабул иткән. Ә Валентина аңа алга таба үсәргә этәргеч биргән.

«Соңгы елларда, Азалия чыгышларын караганда мин бик шатлана идем, чөнки сәхнәдә аның үз-үзен тотышы чын артистларча, булачак чын йолдызларча иде. Аның чыгышы вакытында нинди хисләр кичергәнемне сүзләр белән генә аңлатып булмый, ул җырлаганда һәрвакыт «каз тәне» чыга, дулкынландыра һәм ахырдан күзгә яшь тула иде. Ул җырны җырлап кына калмыйча, һәр әсәрне йөрәгеннән уздырды», – ди кыз.

Биш елдан артык Валентина Азалия белән бергә сәхнәдә бергә җырлаган һәм алар аерылмас булган. Алар эстрада юнәлешендә профессиональ вокал, хореография, номерлар кую, шулай ук сәхнәдә актерлык уены буенча белемнәр үзләштергән.

Пятницкий хорында җырларга хыялланган

Кызның җырлау сәләте җиденче сыйныфларда тирәсендә ачыла. Азалиянең тавышы бай, матур тембрлы булган. Татарча һәм русча җырлаган, студент чагында Мирей Матье җырын француз телендә яздырган. «Я ни очем не жалею» җырын Азалия конкурска җибәрергә тиеш булган, ләкин өлгерми калган. Гомумән, Азалия теләсә нинди чыгышы алдыннан бик нык әзерләгән, җыр тарихын өйрәнгән, аны башкаручыларны тыңлаган, үзенчәлекләрен эзләгән.

«Сигезенче-тугызынчы сыйныфларда ул искиткеч нәтиҗәләргә иреште», – дип сөйли Лилия Зенн.

Азалия Гыйләҗева халыкара, бөтен Россия, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашкан, Гран-при һәм призлы урыннар яулаган.

«Сәхнәдә Азалия үзен уңайлы хис итте, оялмады, сәхнә - аның язмышы икәне аңлашыла иде», – ди Лилия Зенн.

Тугызынчы сыйныфтан соң Азалия Казанда, Чаллыда һәм Алабугада өч училищега керү өчен имтиханга бара. Аны өч көллияттә дә алырга әзер булуларын әйтәләр. Азалия дус кызы белән Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятен сайлый һәм шунда укырга керә. Киләчәктә ул Мәскәүдә Пятницкий хоры составында чыгыш ясарга хыяллана.

Күпләр Азалияне Мәскәүгә китәргә үгетли, матур тавышка яхшы белем кирәк булуын әйтәләр. Әмма кызның әнисе баласын еракка җибәрүдән куркып кала – балага башта җитлегергә кирәк дип саный.

«Ятты да, аңын югалтты»

Азалия беркайчан да сәламәтлегеннән зарланмаган.

Азалиянең якыннары сүзләренчә, сигезенче мартны Азалия гаиләсе белән уздырган. Гаиләсе аны Алабугага озатырга чыккач, Азалия абыйсын кочаклап алган һәм ни өчендер озак кына җибәрми торган... Тулай торакка кайткач, кыз күпмедер вакыт бүлмәдәш кызы белән көлешеп ала. Аннары: «Үземне начар хис итәм, күз алларым караңгыланды», – дип, караватка яткан һәм аңын югалткан.

«Ашыгыч ярдәм» табиблары килгәндә кыз инфарктан клиник үлем хәлендә була. Кызны аңына китерәләр, шуннан соң ул комага китә.

12 апрельгә кадәр – вафат булган көненә кадәр – кыз комадан айнымый... Ул 34 көн буе әҗәл белән көрәшкән.

Алабуга үзәк хастаханәсеннән Азалияне башта Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) , аннары Кама балалар медицина үзәгенә (КДМЦ) күчергәннәр. Табиблар авыруны кома хәленнән чыгару өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгән.

Кызын әнисе караган, аңа җырлар җырлаган. Курсташлары кызның телефонына: «Азалия, без сине көтәбез, уян!» –  дигән хәбәрләр яздырып җибәргән. Ләкин аларга кабат очрашу язмый…

Азалиянең шигырь язу осталыгы да булган. Шигырьләренең берсендә ул балаларын югалткан ата-аналар турында язган, ә икенчесендә – музыка хакында.

Шигырьдә бер кыз турында язылган. Кызга: «Нигә сиңа музыка, үзеңә башка һөнәр сайла», диләр. Ә герой шушындый мәгънәдәге җавап кайтара: әгәр мине музыкасыз калдырсалар, юрганга төренер идем дә, беркайчан да уянмас идем.

Эльвира Мөхәммәтдинова

«Челнинские известия»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 апрель 2023
    Исемсез
    Мин Мәскәүгә китеп укырга теләүчеләрне беркайчан да аңламыйм! Кем үгетләгән булса алар аңгыралар гына төгел, Азалиягә яманлык теләгән булып чыгалар.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100