Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Тантана» театр премиясе: үз баласы белән ярышкан ана буламы, «наименее достойный» ир-ат кем, журналистлар нәрсәне белми калган?

Татар мәдәни дөньясында «вакыйга-спектакль»ләрнең икәү булуы республикада яхшы спектакльләр күплеген күрсәтәме, әллә экспертларның эшләп бетермәвенә ишарәлиме? “Татар-информ” хәбәрчесе «Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасыннан соң шушы сорауга җавап эзли.

news_top_970_100
«Тантана» театр премиясе: үз баласы белән ярышкан ана буламы, «наименее достойный» ир-ат кем, журналистлар нәрсәне белми калган?

Республиканың төп театраль премияләрен тапшыру “Тантана”сы быел Кемерово фаҗигасе фонында үтте, шуңа да аңа моңсулык сеңгән иде. Быел ул 1 минут тынлык белән башланып китте... Артистлар – эмоциональ халык, аларның шатлыгы да, кайгысы да бер мизгелгә сыя ала. Артист йөрәге елаганда да, ул сәхнәдә көлә ала...

«Тантана» театр премиясе беренче тапкыр 2011 елда, мәдәният министрлыгына Зилә Вәлиева җитәкчелек иткән чорда үтте. Баштарак аның татарча атамасы тирәсендә бәхәсләр барды: исеме бигүк дөрес сайланмаган, "триумф"ны "казаныш" дип тәрҗемә итсәк, отышлырак булыр иде дигән фикерләр йөрде. Мин дә шулай уйлыйм. Әмма кемдер “триумф”ны “тантана” дип тәрҗемә иткән һәм ул сигез ел шул исемдә матур гына үтә, ул республика мәдәни тормышының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Татарстан мәдәният министрлыгы сайты аны "Россиянең “Алтын битлек” премиясенең төбәк аналогы дип атарга да мөмкин” дип яза. Тәңгәллек чыннан да бар: беренче елларда "Тантана"да номинацияләрне театрлар үзләре тәкъдим итсә, хәзер, “Алтын битлек”тәгечә, номинацияләрне экспертлар спектакльне караганнан соң билгели.

Әмма нәтиҗәләргә килсәк, «Тантана» кәттәрәк булып чыга түгелме? Әйтик, илкүләм “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итүче “Әлиф" хореографик спектакле республика күләмендә уздырылучы "Тантана" театр премиясендә “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” номинациясенә үтә алмады.


Мәгълүмат өчен. “Тантана” театраль премиясе лауреатлары Халыкара театр көнендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсеннән игълан ителә. Бәйге 12 номинациядә үткәрелә. Һәр номинациядә җиңү яулаучыга 50 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Хөкемдарлар кем соң?

Җиңүчеләрне билгеләүче экспертлардан башлыйк. Кемнәр алар? 

Быел премиянең жюри составында Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, Камал театрының әдәби-драма бүлеге җитәкчесе Нияз Игъламов, сәнгать белеме фәннәре кандидаты Рауза Солтанова, филология фәннәре кандидаты Айгөл Габәши, филология фәннәре кандидаты Елена Шевченко, ТР Театр әһелләре берлегенең иҗат бүлеге белгече, Казан театр училищесы педагогы Адилә Хәйбуллина, “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Зиннур Хөснияр, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең җәмәгатьчелек белән элемтә белгече, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сиринә Латыйпова, Гөлшат Фәттахова, “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры җитәкчесе Рәсим Ильясов кергән иде.

Без, журналистлар, аларның бер өлешен театр белгече дип атасак та, кайсының театр белеме буенча махсус белеме барлыгын белмим. Күбесе, минем шикелле, театр яратучылар гына. Элеге экспертларның “локомотивы” - Нияз Игъламов дип беләм. Билгеле бер театрның вәкилен жюрига алу ни дәрәҗәдә дөрестер, әмма яшәсен театр белгече Нияз Игъламов - спектакльләрне “сүтеп җыюда” ул чыннан да эксперт.

Театрлар күп, номинацияләр аз...

«Тантана» театр премиясен тапшыру тантанасы, гадәттә, “Ел вакыйгасы”н игълан итү белән тәмамлана. Быел «Ел вакыйгасы» номинациясендә уртак фикергә килә алмаганнар һәм берьюлы ике спектакльне финалга чыгарганнар. Начармы бу, яхшымы? Яхшы спектакльләрнең күп булуы - яхшы, әмма компетентлы белгечләрнең яхшылар арасыннан бер яхшыны сайлап ала алмавы - начар. Экспертларның фикере кыл икегә бүленеп, алар талашкан очракта да, комиссия рәисенең ныклы сүзе белән берсе сайлап алынырга тиеш иде дип уйлыйм.

Димәк, безнең вакыйга булырлык спектакльләребез икәү:

1. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының «Иблис»е (Хөсәен Җәвид әсәре буенча Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсендә куелган, режиссер Сергей Потапов, пластика буенча режиссер – Нурбәк Батулла, премьера 2017 елның 13нче октябрендә булды).

2. Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының «Әтәч менгән читәнгә» спектакле (Аяз Гыйләҗев әсәре буенча режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйган, премьера 2017 елның 1нче декабрендә булды). 


Спектакльләрнең икесен дә карадым. Икесе дә спектакль-вакыйга булуын таныйм, экспертлар белән килешәм. Әмма, дөрес аңлагыз, Камал театрының яхшы спектакль чыгаруы шәхсән минем өчен вакыйга түгел. Академия театры - башка театрлар өчен сыйфат эталоны. Аның академия исеме дә бар, аңа махсус Президент гранты да бирелә. Камал театры беренче татар театрын барлыкка китергән фидакарь артистларның дәвамчысы дип санала. Йә, әйтегез, кайсы ананың үз баласы белән ярышканы бар?

Минем бу логика буенча карасак, “Ел вакыйгасы” ул – “Иблис”. 15 мең кешелек шәһәр театры шундый спектакль куя алсын әле! Ел вакыйгасы ул – “Әлиф”. Бюджетсыз һәм сәхнәсез энтузиастлар тарафыннан эшләнгән проект!

Ә Камал театрының “Әтәч менгән читәнгә” спектакле – татар театрының татар драматургиясеннән башка да яши алуын раслаган бөек спектакль. Рәхәт спектакль!

Сүз уңаеннан, Камал театрының, белмим, ничә спектакле “Тантана”га тәкъдим ителгәндер – андый мәгълүмат юк, әмма икенче турга өч спектакле чыкты. Икесе буенча “Тантана” премиясе тапшырылды. Камал театрының Кече залында куелган “Килмешәк” спектакле ике номинациядә күрсәтелсә дә, призлар башкаларга китте.

«Тантана» экспертлары театрларны мөмкин кадәр кыерсытмаска тырышалар, «всем сёстрам по серьгам» ди урыслар. Әмма номинацияләр унике генә. Ә дәүләт театрлары унбиш. Моңа өстәп, муниципаль театрлар бар – аларның икесе быел федераль грантлар да алды. Бәйсез театрлар да барлыкка килә башлады. Дөрес, ул бәйсезлек чагыштырмача бәйсезлектер, алар шул ук Мәдәният министрлыгы һәм башка дәүләти грантлар хисабына яши дип беләм. Алар арасында милли мәдәният һәм сәнгатьне үстерүчеләрен белмим.

«Тантана» театр премиясен түбәндәге дәүләт театрлары алды:

  • “Дебют” номинациясен Чаллы дәүләт татар драма театры алды. Яшь актриса Гөлинә Минһаҗеваның Илсөяр роле, чыннан да, беркемне битараф калдырмый.  (Яратылмый калган ярлар”, автор - Булат Сәлахов. Режиссер – Илсур Казакбаев).

  • “Иң яхшы эпизодик роль” номинациясен Буа дәүләт драма театрының примадоннасы Гөлзадә Кәмәртдинова алды. (“Урам себеркесе”, автор - В.Жеребцов, режиссер – Дамир Сәлимҗанов).

  • “Курчак театрының иң яхшы актеры” номинациясе Чаллы дәүләт курчак театрына - Ева Мингажевага китте.

  • “Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле” - Г.Камал исмендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Гөлчәчәк Гайфетдиновада (“Әтәч менгән читәнгә”).

  • “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясе В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры артисты Илья Славутскийга тапшырылачак (Григорий Лукьянович Чарнота, «Бег» М.Булгаков, режиссер Александр Славутский). Ул үзе сәхнәгә чыга алмады – үз театрында шул җиңгән ролен уйный диделәр. Белмәүчеләр булса, искәртеп куям – театрның баш режиссеры һәм директоры Александр Славутский белән Илья Славутский фамилиядәшләр түгел, алар аталы-уллы.

  • “Иң яхшы хатын-кыз роле” - Әлмәт татар дәүләт драма театрының «Медея» спектаклендә Медея образын тудырган Мәдинә Гайнуллина (Х.Мюллер, режиссер – Эдуард Шахов). 

Сүз уңаеннан, бу спектакльне “Татар-информ” хәбәрчеләре Әлмәткә барып махсус карады. Кызганыч, Татарстанда театр туризмы үсеш алмаган, шуңа әлеге спектакльне үз күзләре белән күрүчеләр күп түгел. Әлеге спектакль турында нинди дә булса фикер әйтүчеләр "Татар-информ" фотографы Рамил Галиев төшергән сурәтләр һәм видеооператор Альфред Камелевский төшергән видео аша гына фикер йөртәләр. Кемдер монда сәнгать күрә, кемдер каршы фикер әйтә. Миңа калса, карамаган әйбер турында тискәре фикер әйтү – тәрбиясезлек.

"Тантана"да “Иң яхшы ир-ат роле” номинациясе дә сәхнә хуҗаларында калды: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында куелган «Ак калфагым төшердем кулдан» спектаклендә (автор - Илдар Юзеев, режиссер – Фәрит Бикчәнтәев) Тайфур Кормаш роле өчен Искәндәр Хәйруллинны бүләкләделәр. Искәндәр рәхмәтен рус телендә әйтте һәм үзен номинантлар арасында “наименее достойный” дип атады. Без ул фикердә түгел – Искәндәр “достойный”. Шул ук номинациядә премиягә дәгъва иткән Камал театры артисты Рамил Төхфәтуллин да, Минзәлә театры артисты Рөстәм Зиннуров та “достойный”. Аллага шөкер, күп татар театрында “достойный” ир-ат артистлар.

“Балалар өчен их яхшы спектакль” номинациясендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) спектакле “Тантана”лы булды. Бу номинациядә төп максаты балалар спектакле чыгару булган дүрт дәүләт театры һәм “Угол” иҗат лабораториясе дә катнашкан иде.

Тагын бер төп премия муниципаль театрга бирелде – “Актерлар ансамбле өчен” “Мастеровые” рус драма театрының «Старики дураки» спектакленең барлык башкаручылары бүләкләнде.

Ә менә алда әйткәнемчә, “Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” номинациясе “Сфорцандо” фондына китте. “Письма Анны Франк” монооперасында Анна Франк образын тудырган Айсылу Нуруллина өчен сәхнәгә аталы-уллы Соколовлар – фондның оештыручылары чыкты.

“Музыкаль спектакльдә иң яхшы роль” – музыкаль спектакльләр өчен бердәнбер махсус номинация. Экспертлар әлеге номинациядә “Сфорцандо” фондының “Письма Анны Франк” проектына һәм аның башкаручысы Айсылу Нуруллинага өстенлек бирделәр. Бу номинация нигездә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрының гарантияләнгән призлы урыны иде. Быел 155 миллион сумнан артыграк Президент премиясе алган Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры “ял итә”. Быел театр актрисасы Аманда Гомес Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының махсус премиясенә лаек булды.

Искәртеп үтәм, “Письма Анны Франк” монооперасын мин карамадым, аның кайда күрсәтелүе турындагы мәгълүматым юк. Республиканың төп мәгълүмат агентлыгының мәдәният темасына язучы журналистларына бу спектакль турында мәгълүмат килеп җитмәде һәм аккредитацияләр уздырылмады булса кирәк. Бу мәгълүматны журналистлар да белмәгәч, кем генә беләдер, дигән сорау туа...

Тагын шунысы игътибарга лаек, без Милли музыкаль театр кирәк дип сөйләп йөргән арада, Данияр Соколов, артык пиарлап та тормыйча, музыкаль театр тудырып килә. Оркестр, опера һәм башкалар... Грантлар да табылган, Мәдәният министрлыгы булыша. Әлбәттә, бу милли проект түгел. Милли проект юк, булганына да грантлар бирелгәнен белмим.

Бөтен зал аягүрә басып алкышлаган бер номинация бар – “Намус һәм дәрәҗә”, һөнәргә тугрылык өчен, ягъни мәсәлән. Быел бу премиягә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова лаек булды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының символы булган актриса “Мин татар театрына чаналарда-арбаларда йөреп, 55 ел намуслы хезмәт иттем. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын!” – диде легендар актриса.

Шушы урында рәсми номинацияләр һәм призлар бетте. Тинчурин театрының спектакльләре, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт театры, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә Татар дәүләт театры, Баталов исемендәге Бөгелмә рус драма театры һәм “Әкият” татар дәүләт курчак театрына төп призлар җитми калды. Бу очракта инде махсус премияләр “аренага” чыга. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фонды, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе “Театр - балаларга” федераль партия проекты җәмәгать советы, “Кече шәһәрләр театрлары” федераль партия проекты җәмәгать советы һәм хәтта “Сәхнә” журналы үзенең махсус призын гамәлгә куйганнар. Экспертлар уңай бәяләгән, әмма унике премия җитми калганнарга шул махсус призлар тапшырылды. Бу да яхшы.

Ә инде быел “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында шактый гына күләмдә акча алып, нибары берәр спектакль чыгарган ике муниципаль театр – Яшел Үзән музыкаль театры һәм Түбән Кама яшьләр театры лауреатлар һәм махсус бүләк алучылар арасында күренмәде. Кечкенә шәһәрдә бюджеты 2 миллион сумга чыгарылган спектакльләрне күрәсе килә үзе.

“Тантана”ны кем әзерли?

“Тантана” театр премиясен тапшыру тантанасын Камал театры әзерли. Мин бу кичәнең “артистлар капустнигы” форматын яратам. Кайбер коллегаларымның фикерләре капустник форматына карата гел уңай гына булмаса да, артистлар юморын ләззәтләнеп тыңлыйм. Сценарий авторы – Илгиз Зәйниев. Камал театрының традицион алып баручы парлары Алсу Каюмова белән Рамил Вәҗиев янына ТЮЗ артисты Дмитрий Язов өстәлгән. Аның татарча репликаларны куллануы да урынлы иде. Әйтик, алып баручылар Татарстан халкы татар телен белергә тиешлеген ассызыклады. Өйрәнү өчен мотивация кирәклеген дә искәртергә онытмадылар. Дмитрий Язов үзенең “урыс малае” булса да, татарча өйрәнүен әйтте. Шәйхи Маннурның “Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел”, дигән шигъри юлларын искә төшерде. “Татарча белмичә тамада булып кара”, дигән фикерен дә җиткерде. Монысын татар театры алып баручылары мотивация дип бәяләделәр.

“Татарстанда бәйсез театрлар артсын, булганнары бәйсез булсын!” – диде Казан шәһәре Мәдәният бүлеге башлыгы Азат Абзалов кулыннан махсус премия алырга чыккан Нурбәк Батулла. Девиз булырлык башка сүзләр яңгырамады, нигездә традицион рәхмәт сүзләре иде...

Шунысы да игътибарга лаек, быел конвертларны ачып, "Тантана" лауреатларын композиторлар игълан итте. Сәхнәдә Мәсгут ага Имашевтан башлап, яшьләр яраткан Мубайга кадәр композиторларны күреп сөендек. Бәлки, киләчәктә без - журналистлар лауреатларны игълан итәр чор да җитәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100