Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Түбән Кама театры Тукай премиясен дәгъвалый. Бирикме?

Быел Тукай премиясенә дәгъва итүче татар театры спектакленең кыйммәте нидә? Журналист Рузилә Мөхәммәтова фикерен тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Түбән Кама театры Тукай премиясен дәгъвалый. Бирикме?

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры быел Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дәгъва итә. Театр бу көннәрдә үзе дә Казанда булып китте - Тукай премиясе кампаниясе быел Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының традицион гастрольләре белән тәңгәл килде. Тукай премиясен бирү өчен тавыш бирәсе комиссия әгъзалары Дәүләт премиясенә дәгъва итүче спектакльне Казан сәхнәсендә карый алдылар. Камал театрының Кече залында 160 урын икәнлеген һәм спектакльнең көнгә ике тапкыр күрсәтелүен искә алсак, кандидат статусындагы спектакльне башкалада 320 кеше үз күзләре белән күрде. Зал зуррак булса, анысы да тулачак иде. Билетлар булмауга зарланучыларны күрдем.

Сүз Чыңгыз Айтматовның данлыклы “Анам кыры” әсәре буенча куелган спектакль турында бара. Әсәр моннан 55 ел элек язылган, ул хатын-кызларга дан җырлый. Театр үзе темасын “аналарга мәдхия” дип билгели. Сәхнә әсәренең режиссеры һәм инсценировка авторы – Татарстанның халык артисты Рөстәм Галиев. Рәссамы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Насыйхов. Тулганай ролен театр йолдызы Гүзәл Шәмәрданова башкара. Тукай премиясенә шушы өчлек дәгъва итә.

Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымның татар булуы язучының татар өчен кадерен тагын да арттырды. Ә быел бу бөек язучының тууына 90 ел булуын да истә тотсак, тема аеруча актуаль.

Чыңгыз Айтматов повестеның төп герое – Тулганай. Ул ире Суанкул белән кавышуы, өч бала үстерүе турында сөйли. Аның ире дә, өч улы да сугышта һәлак була. Бер өйдә ике тол хатын – Тулганай белән аның килене Алиман кала. Алиман бер чабан белән бәйләнешеп йөккә уза. Бала тапканда вафат була. Тулганай Җанбулатны оныгы итеп таный. Спектакльдә әле вакыйгаларның барысын да Тулганай үзе сөйли. Ни өчен “Анам кыры”? Бик гади, чөнки ул боларның барысын да кырга мөрәҗәгать итеп сөйли.

Әлеге спектакльнең Кыргызстан һәм Казахстан халыкара фестивальләрендә уңыш казанганын таныган хәлдә, минем, мөгаен, ул жюридан бераз аерылып торган фикеремне белдерергә рөхсәт итегез.

 Драматургия җитмәгәч, әдәби театр ясыйбыз

Хәзер татар театрларының проза белән активрак эшли башлавын билгеләп үтик. Камал театры соңгы вакытта Аяз Гыйләҗевның прозасын чыгарды, чиратта - Гаяз Исхакый. Бу бер яктан әдәбият титаннарын сагынуга бәйле булса, икенчедән, баналь сәбәп - татар әдәбиятында сыйфатлы драматургиягә кытлык. Драматурглар һәм пьесалар бар, әмма режиссерга аны яхшы әсәргә әйләндерүгә караганда, яхшы проза белән эш итү җиңелрәк. Сүз бүгенге түгел, ә кичәге проза турында бара. Ни өчен шулай икәнлегенә тукталып тормыйк, анысы башка мәсьәлә. Ә гади генә итеп әйткәндә, бүген Айтматовларны, Гыйләҗевларны алыштырырдайлар тумаган, яки алар үстерелмичә, юкка чыгарылган.

Театрның прозадан нинди продукт ясавы бюджетка да бәйле. Бу аз бюджетлы шигъри-музыкаль композиция дә булырга мөмкин, бюджеты иркенрәк булса, тулы канлы спектакльгә дә әверелә ала. Идеаль вариант – Камал театрында Аяз Гыйләҗев повесте буенча Фәрит Бикчәнтәев чыгарган “Әтәч менгән читәнгә” спектакле. Аз бюджетлы яки бөтенләй бюджетсыз гадирәк вариантлары – “Калеб” иҗади яшьләр берләшмәсе чыгарган әдәби-музыкаль композицияләр. Соңгысы – Луиза Янсуар иҗаты буенча ясалган “Ишек” композициясе.

Кыскасы, “Анам кыры” шушы әдәби театр стандартлары буенча эшләнгән драматик повесть. Жанрын режиссер үзе дә шулай билгеләгән. Гадиләштереп әйтсәк, Чыңгыз Айтматов прозасының визуаль эчтәлеге. Ягъни, язучы әсәрен сәнгатьле уку, прозаны визуальләштерү. Ана образындагы Гүзәл Шәмәрданова кырга мөрәҗәгать итеп язмышын сөйли. Ире Суанкол Рафил Зәйнуллин), уллары Касыйм (Раушан Асатов), Җайнак (Дамир Харисов) һәм Мәселбәк (Алмаз Хөсәенов), килене Алиман (Физалия Гыйниятуллина), Озатучы, Хат ташучы һәм Чабан образларын берләштергән Юрий Павлов ул сөйләгәннәрне күзалларга булышалар. Башта геройларның үзләре, аннары мөгаен рухлары булып сәхнәдә йөреп торалар.

Визуаль кадрлар тупланмасын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы фотографы Рамил Гали югары бәяләде: “Биредә бөтенесе визуаль ягын уйлап эшләнгән”, - диде ул. Фотографның сүзләрен аның фоторәсемнәре раслый. Димәк, бу яктан дөрес композиция өчен режиссерга һәм рәссамга – “5”ле. Визуаль эффектларга килгәндә, поезд узу кадры аеруча камил эшләнгән. Поезд тавышы да, җиле дә, видеосы да - бөтенесе килешеп тора. Тулганайның ажгырып узган поездда төпчек улын - Мәселбәген күреп кенә калуы эпизоды өчен – катнашы булучыларның барысына да тагын бер “5”ле.

Дөрес, әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова күп визуаль эффектларның икенчел булуын әйтә, ул әлеге күренешләрнең башка театрлар аша таныш булуын күргән. “Поезд күренеше һәм киленнең рухи газаплары гына уңышлы эпизодлар”, - ди ул.

Павловның исемлеккә кертелмәвенә дәгъва белдерәм

Минем фикеремчә, Суанкол роленә Юрий Павлов уңышлырак булыр иде.

Сүз уңаеннан, бу талантлы егеткә - театрның иң талантлы артистына, күптән инде Татарстанның атказанган артисты исеме бирергә вакыт. Утыз яшь – мактаулы исемнәр өчен кулай чор. Ә ул спектакльдәге эпизод рольләре белән Тукай премиясен дәгъвалаучылар исемлегенә дә эләкми калган. Килешмим!

Театр спектакльләрендә иң уңышлы образларны Юрий Павлов тудыра. Үзен режиссер буларак та уңышлы күрсәтә. Башка театрлар кызыктырып тартып алганнарны көтәсезмени? Күтәрегез егетне!

Биемиләр ич...

Артистлар турында сүз башланган икән – дәвам итәм. Театрга "агач артистлардан да бау ишә алырлык" яхшы хореограф җитешми бугай. Театрның сайтына күз салсак, директорның хәтта юридик сораулар буенча да урынбасары бар, ә хореограф юк.

Хәер, сәхнә хәрәкәтләренең камил булмавы Казаннан читтәге барлык татар театрларының уртак проблемасы. Әллә режиссер артистларын артык жәлли, әллә артистларны көне буе “станок”та тота алырлык белгечләр җитешми – әмма бу яктан эшләр бик начар. Спектакльнең сәхнә хәрәкәтләрен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Фәтхуллин куйган. Шәп куйган, сүз дә юк. Әмма бит ул аны 2015 елда куйган. Хәзер 2018 ел. Ә артистны аны гел шомартып торырга кирәк.

Директор һәм режиссер әфәнделәр, безгә – тамашачыга артистларның эмоцияләре генә җитми, безгә аларның тел тидермәслек камил хәрәкәтләре дә кирәк. Бу мәсьәләдә активрак эшлик әле – техник якларын камилләштерик. Кызганмыйк артистларыбызны!

Мисалга 64 яшендә нинди шәп бүрене уйнаган Ренат Таҗетдиновны китерәм. Аңа яшьлек энергиясе бөркелеп Люция Хәмитова, Искәндәр Хәйруллиннар белән бер дәрәҗәдә бию бик рәхәт булгандыр дисезме? Ә биеде! 70 яшендә дә уйнады.

Кыскасы, бернинди акланулар да кабул ителми. Бюджетыгыз бар. Кече шәһәр театрларына быел да федераль акчалар киләчәк. Спектакль куйганда яхшы хореографларга акча кызганмагыз инде, зинһар.

1 сәгать 20 минут барган җыйнак кына сәхнә әсәре Тукай премиясенә лаекмы? Авторы Чыңгыз Айтматов булуын, тематикасының анага мәдхия булуын искә алсак – әлбәттә! Әмма бу соңгы өч елдагы иң яхшы спектакль түгел. Ә татар театрларында яхшы спектакльләр бар. 

Сүз уңаеннан, быел Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры "Тантана" республика театр премиясе номинантлары арасында да юк. Әйтик, мин шәхсән үзем "Тантана"га тәкъдим ителгән спектакльләрнең берсен - "Кара урман аша" дип аталган балалар өчен куелган спектакльне "Тантана" экспертлары белән бергә караган идем. Күрәсең, театр белгечләре Түбән Кама театрының "Бердәм Россия" партиясе инициативасы белән бирелгән федераль акчалар хисабына куелган спектаклен республика премиясенә лаек дип тапмаган. Спектакльнең инсценировкасын театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев язган. Спектакльне Рөстәм Галиев җитәкчелегендә театр артисты Юрий Павлов куйган.

Тукай премиясен - татар театрларына

Ә инде киңрәк итеп карасак, безнең әле, гомумән, татар театрлары арасыннан Камал һәм Тинчурин исемендәге театрлардан башкаларының Тукай премиясе алуын хәтерләмим. Камал театрының шактый спектакльләре һәм артистлары бу зур премиягә лаек булды. Яңа XXI гасырдагыларын алсак, 2009 елда “Телсез күке” спектаклен куйган иҗат төркеме һәм 2013 елда Алсу Гайнуллина. Тинчурин театрына килсәк, 1976 елда Равил Тумашев биредә куелган өч спектакле өчен Тукай премиясенә лаек булган. Хәер, 1979 елда Әлмәт театрының иҗат колелктивы да бу премияне алган иде. Әмма моңа бит инде 40 елга якын вакыт узган. 2016 елда Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов та үз кандидатурасын тәкъдим иткән иде. Дөрес, артистлары белән бергә түгел, үзен генә.

Миңа калса, безнең әдәбиятыбызга һәм рәсем сәнгатебезгә караганда да, театр сәнгатебез зуррак үсештә. Тукай исемендәге дәүләт премиясенә нәкъ менә театр сәнгате күбрәк лаек та инде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100