Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татар театры тарихында икенче мәртәбә чишенделәр: Әлмәт артистлары Камасутра күрсәтте

Иң кыю адымнарга сәләтле Әлмәт дәүләт театрының соңгы премьерасы экспериментларның да эксперименты булды. "Без шундый-шундый спектакль" куябыз дип чакырулары булды, “Татар-информ” командасы Әлмәткә юл тотты. Бу тамашаны үз күзләрең белән күрми калып була мени!

news_top_970_100
Татар театры тарихында икенче мәртәбә чишенделәр: Әлмәт артистлары Камасутра күрсәтте

Татар милли театрының моңарчы сәхнәгә Медея образын чыгарганы булмады. Беренче татар Медеясын Әлмәт театры тәкъдим итте. 

Медея кем ул? Хан кызы, борынгы грек мифологиясендә Колхида патшасы Ээтның кызы, тылсым иясе. Ул аргонавт Ясонның сөйгәне һәм мәхәббәте хакына абыйсын, ә соңрак үз балаларын үтергән хатын-кыз.

Медеяны әдәби герой буларак дөньяга чыгарган авторларга килсәк, иң элек Еврипид күзаллана. Медея турында үз версиясен тәкъдим итүчеләр арасында немец драматургы Хайнер Мюллер да бар һәм Әлмәт театры нәкъ менә аның версиясен кулланган. Дөресрәге, спектакль – Хайнер Мюллер һәм Еврипид текстлары буенча сәхнә композициясе.

Сүз уңаеннан, әлеге спектакльне Әлмәт театрында “Кибет” спектаклен куйган команда сәхнәләштергән. Режиссеры – Эдуард Шахов, хореограф – Алинә Мостаева. “Кибет” спектакле рус телендә язучы казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган иде. Татарчага театр директоры Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемәсе. Төп рольләрдә – Мәдинә Гайнуллина белән Диләрә Ибәтуллина. Быел спектакль дүрт номинациядә “Алтын битлек” милли театр премиясенә дәгъва итә. Шушы көннәрдә ул “Алтын битлек” кысаларында Мәскәүдә күрсәтеләчәк.

"Медея"дә дә шулар ук - Эдуард, Алинә, Фәридә Бәгыйсовна һәм Мәдинә.

“Медея. Материал” – “Кече шәһәр театрлары” федераль проекты кысаларында куелган спектакль.

Спектакль алдыннан тамашачыга мифның кыскача эчтәлеге язылган буклетлар таратыла. “Медея гыйшкы төшкән аргонавтлар башлыгы Язонга алтын сарык тиресен кулга төшерергә ярдәм итә. Соңыннан сөйгәненә ияреп иленнән ук качып китә. Әтисе Ээт патшасын тоткарлау өчен ул бертуган энесен үтерә,  ботарлап, кисәкләрен диңгезгә ташлый. Улы мәетен җыйган атаның “Арго” корабын куып тоталмаячагын яхшы аңлый ул. 

Бер көн килеп, Медея белән Язонның гаилә бәхетенә күләгә төшә. Язон Коринф патшасы Креонтның кызына өйләнергә карар кылган көн була ул.  

Мәхәббәтен нәфрәт томалаган Медеяда бары бер теләк – үч. Хыянәтче иренең кәләшенә туй бүләге – агуланган күлмәк илттерә ул. Әмма горур Медеяның кимсенүен бу гына баса алмый.  Иренә коточкыч газаплар китерү өчен улларын да үтерә”. 

"Медея: Материал"  - яралы мәхәббәт тарихы да, бер-берсенә бөтенләй дә ошамаган ике дөньяның бәрелеше дә, ир-ат һәм хатын-кыз каршылыгы турындагы бәян дә. Ул шулай ук нәфрәтләнгән, үчкә сусаган кешенең шул хисләрнең колына әйләнүе турында кисәтү дә...  

Спектакльдә тамашачы сәхнәдә утыра. Артистлар күрсәткән тамаша күп булса метр ярым, ике метр ераклыкта бара. Артистларның һәр мимикасы күренә, сулышы тоемлана.

Әлмәт театры тамашачысын сәхнәгә алып менергә ярата. Ялгышмасам, бу - тамашачыны сәхнәдә утыртучы дүртенче спектакль.

Спектакльдә нәрсә күрәбез? Сәхнә түрендә урнаштырылган конструкция өстендә Медея утырып тора. Кулында – скрипка. Сәхнәдә – сигез актер. Төрле буын актерларының ансамблен Хор дип алыйк, программада ул шулай бирелгән һәм шулай булуы Еврипид версиясенә якын тора. Медея сөйли дә сөйли. Аның өтерсез-ноктасыз, әмма һәр сүзе бастырып әйтелгән тексты башта нервыга тия. Аннары күнегәсең һәм текст эченә керә барасың...

Ире Ясон ташлап китеп аны

Алмаштырды чит бер ятакка.

Газиз балаларын ятим итеп

Өйләнә дә патша кызына.

Бу хурлыктан Медея көн-төн елый,

Күз яшьләрен тыймый аһ ора,

Ире биргән антны искә алып,

Ант бозуда шаһит булсынга,

Аллаларны көн-төн чакыра.

Сәхнәдәге Хор – сигез ир-егеттән торган ансамбль – Медея белән Дая булып та, Язон булып та дәшә, ул хатынның җан әрнүен дә чагылдыра.

Бөтен тормышымда, булмышымда

Бер иремә тугры хезмәт иттем,

Ир дигәнем минем, бер дигәнем,

Кулын селтәп биргән антларына

Бүген килеп итте хыянәт.

Үзен кеше диеп йөргәннәрдән

Хатын-кызлардан да бичарарак

Кем генә бар икән дөньяда?

Алар ирне кыйбат түләп ала,

Ә үзләре кол хәлендә кала.

Спектакль күп катламлы. Монда һәркем үзе теләгәнен таба. Иң өстә ир белән хатын проблемасы ята. Кыз сөйгәне белән качып киткән, ул ярата һәм яратыла, ул бәхетле яшәргә тели. Сөйгәне хакына ул бөтен туганнарыннан, үткәненнән ваз кичкән. Әмма арага өченче берәү керә... Әдәбиятта еш чагылдырылган классик сюжет. Ике ут арасында калган ир-ат йә хатынын, йә сөяркәсен сайлый, йә бөтенләй ярык тагарак янында утырып кала. Әдәбият, драматургия һәм кинематография бу “өчпочмак” проблемасын төрле вариантларда чишеп карый – тамашачыга, укучыга төрле финаллар тәкъдим ителә. Мифологиядә мәхәббәте хакына туганнарын корбан итүгә барган Медея үч юлын сайлый – көндәшен дә, улларын да үтерә.

Теләге булган кеше монда гастрабайтерлар проблемасын да таба ала. Якты хыяллар корып чит җиргә килгән кеше бәхетле була аламы? Бу ил кешеләренә таяна аламы? Ул чит менталитетка яраша алырмы?

Медеяның гаделсез рәнҗетелүен күреп, төрле социаль проблемалар да чыгарырга мөмкин.

Медея спектакльнең буеннан-буена биек конструкциясе өстендә утырып тора. Башта ул кара күлмәктән, аннары – актан, аннары – кызылдан. Азактан ул ялангач калып, арты белән борыла. Хәрәкәтсез утырып торган Медеяның күңелен киемнәре, сүзләре һәм һәм Хор тасвирлый. Кулындагы скрипка башта аның әрнүләрен чагылдырса, азактан ул аларны бауга аса – бу аның балаларын үтерүе. Ул шулай итеп хыянәтче иреннән үч ала.

Мин әлеге спектакльне республиканың “Тантана” театр премиясе экспертлары белән бергә карадым. Чөнки әлеге куелышны театр премиягә тәкъдим итте. Традиция буенча, театр белгечләре тәкъдим ителгән спектакльләрне театрга махсус килеп карыйлар да, караганнан соң аның буенча фикер алышылар. 

  • Музыка белгече Сиринә Латыйпова дөрес сайланган музыкага, аның Медеяның җан ярасын ачып бирә алуына игътибар итте. 
  • Театр белгече Гөлшат Фәттахова спектакльнең хатын-кыз трагедиясен ачуын күрде, заманча киенгән Хорның үткән белән бүгенгене тоташтыруына басым ясады. Әмма Хорның пластикасы буенча проблемалар булуын әйтеп узды. 
  • Казан театр училищесы укытучысы Әдилә Хәйбуллина спектакльнең эмоциональ югарылыгын һәм тәэсир итү көчен ассызыклады. Рольнең Мәдинә өчен зур сынау булуын әйтте. 
  • Сәнгать белгече Роза Солтанова трагедиянең куелышында мөселман эстетикасына тукталды. 
  • “Заманча хорны күргәч, спектакльнең бүгенге заманга тоташуын күрдем. Хәзер, статистика буенча, аерылулар саны кавышулар белән бер санда булуын язалар. Яратып чыгасың, бәхетле булырсың кебек... Ә көтмәгәндә мәхәббәте хакына бөтенесен биргән хатын ялгыз кала. Яшьлек кире кайтмый... Миф материалы төрле интерпретация бирә”, - диде Айгөл Габәши.

Шунысы игътибарга лаек, театр белгечләре булган ханымнар Хорның бөтен хәрәкәтләрен шәрехләмәделәр. Ә бит бер урында сигез егет, Роза Солтанова әйтмешли, сигез атлант, сәхнәдә бик үзенчәлекле хәрәкәтләр күрсәттеләр. Бу хәрәкәтләр – Язонның Медеяга хыянәт итү мизгеле иде, ягъни җенси мөнәсәбәткә керү күренешләре. һәм ул мизгел сигезгә тапкырланган, җитмәсә, хәрәкәтләр бер-берсен кабатламый. 

Әлеге хәрәкәтләр спектакльне “Әлмәт Камасутрасы” дип атарга җирлек тудыра. Спектакль 16+ тамгасы белән тәкъдим ителә. Әлбәттә, бүгенге балаларга телевизор бөтенесен күрсәтә, шулай да бу очракта ата-аналарга бу тамгага җитдирәк карарга киңәш итәм.

Шунысы да игътибарга лаек, Әлмәт "Медея"се - татар драма театры тарихында татар актрисасы сәхнәдә чишенгән икенче спектакль дип беләм. Беренчесе - Камал театрында 2009 елда куелган "Курчак туе" спектакле. Анда режиссер Фәрит Бикчәнтәев Нәфисә Хәйруллинаны "чишендергән" иде. Нәфисә Хәйруллина татар фахишәсе Камәр Казанская ролен башкарды. Биш ел чамасы элек спектакль репертуардан төште.

Әлмәт театрында Уфа режиссеры Эдуард Шахов Мәдинә Гайнуллинаны "чишендерә" алды. Нәфисә дә, Мәдинә дә бертөрлерәк итеп - тамашачына арты белән торып чишенә. 

Әлеге спектакль фестивальләргә тәкъдим ителәчәк эксперименталь вариант булып калырмы, әллә тамашачыны да кызыксындыра алырмы. Театр белгече Нияз Игъламов “Медея”да фестиваль спектакле күрә. Ә мин тамашачы җыя алыр спектакль дип уйлыйм. Биредә бәхетсез хатын-кызны кызганырга да, аңа карап нәфрәтләнергә дә, сигез атлантка сокланырга да бөтен мөмкинлекләр бар. 

Кыскасы, 1 сәгать тә 10 минут эченә адәм баласында була торган бөтен эмоцияләр сыйган һәм сәхнәдәге тугыз артист чын эмоциональ шартлау тудыралар.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100