Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаны аерым камерага ялгызын япканнар

Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаны аерым камерага ялгызын япканнар

news_top_970_100
Банктан акча урлаган Луиза Хәйруллинаны аерым камерага ялгызын япканнар

Башкортстанның Салават шәһәрендәге Россельхозбанк бүлекчәсеннән 23 миллион акча урлаган Луиза Хәйруллинаны Уфадагы тикшерү изоляторында бер урынлы камерага үзен генә япканнар. Ул 5 июль көнне Казанның Чуйков урамындагы күп катлы йортының арендага алынган фатирында кулга алынган иде. 

Луизаның урлаган акчасы табылмаган. Ә аның белән бергә качкан ире Маратны иректә калдырганнар. 8 һәм 12 яшьлек кызларының опекуны итеп Луизаның әтисе билгеләнгән. Мәгълүмат чараларында Луизаның тотылуына балалары сәбәпче булган дип хәбәр иттеләр.

Сәясәтче, бизнесмен Азамат Галин Луиза Хәйруллинаның адвокатына акча түләячәген әйткән иде. Ул бу вәгъдәсен үтәячәген әйткән. "Московский комсомолец"ка ул шушы хакта тагын бер раслаган. 

"Ни өчен булышасыз?" дигән сорауга ул "кеше көч структуралары белән ялгызы калса, аның белән ни булачагы билгеле", дип җавап биргән. Галин әйтүенчә, ул 12 ел банк системасында эшләгән, фатиры, йорты, машинасы, ике баласы булган кеше тик торганда гына мондый адымга бармый. Шул сәбәпле, ул бу эшкә җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтергә тели. 

"Луиза бер урынлы камерада. Адвокатлар аның белән сөйләште. Ул төшенке түгел, әмма югалып калган халәттә", - дигән ул. 

Луиза Хәйруллинага адвокатлар урланган акчаны кайтарырга киңәш итәчәкләрме дигән сорауга Галин җавап бирмәгән, аның әйтүенчә, бу бик катлаулы сорау. 

Азамат Галинга билгесез кешеләр яный башлаган. 

Башкортстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Милана Скоробогатова әйтүенчә, балалар хәзер бабайларында, аларның сәламәтлекләре яхшы. "Алар белән психологлар эшли. Балалар әниләренең гамәлләренә җавап бирергә тиеш түгел. Әгәр әтисе ата буларак тәрбияне үз өстенә ала икән, димәк, балаларга уңай вәзгыять туачак", - дигән ул. Вәкил әйтүенчә, әти кешегә мәктәптән моңарчы бернинди дә дәгъва булмаган.

Луиза Хәйруллинаның әтисе Рамил

Балаларны лагерьга җибәрергә тәкъдим иткәннәр, әмма Луизаның әтисе баш тарткан. "Собкор02" сайты язуынча, бабайлары балаларга "маймылларга кебек бармак белән төртеп күрсәтүләрен" әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100