Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кассадан акча урлап качкан хатынны полициягә үз баласы тоттырган

Кассадан акча урлап качкан хатынны полициягә үз баласы тоттырган

news_top_970_100
Кассадан акча урлап качкан хатынны полициягә үз баласы тоттырган
"Лента.ру" язучынча, Башкортстанның Салават шәһәрендәге "Россельхозбанк" бүлегеннән 20 миллионнан артык акча урлап качкан хатынның кулга алынуына үз баласы сәбәпче булган. Бу хакта сайт эчке эшләр органнарындагы үз чыганагына сылтама белән яза. 

"Хәйруллинаның бер баласы бабасына шалтыраткан. Оперативниклар шалтыратуның кайдан икәнен ачыклаган һәм Казандагы арендага алынган фатирны ачыклаган", - дип яза сайт. 

Өлкән кассир булып эшләгән Луиза Хәйруллина 25 майда банктан акча урлап, 8 һәм 11 яшьлек кызлары һәм ире белән качып китте. Башта ул әтисенең гаражында яшәгән, аннары Казанга киткән дип фаразлана. Ул кичә Чуйков урамындагы фатирда кулга алынды. Фатирда урланган акча табылмаган.

Июнь аенда Луиза Хәйруллина исеменнән алып барылган аккаунт барлыкка килде. Луиза исеменнән язган кеше үзләренең Казахстанда икәнен яза. Аккаунтка тиз арада 1800 укучы өстәлде. 

Эксперт-криминалист Дмитрий Кирюхин "Комсомольская правда"га интервьюда 35 яшьлек, ике балалы хатынның ни өчен мондый адымга баруын сөйләгән.

Ни өчен Казанга китте, дигән сорауга ул "Нәрсә эшләргә дә белмәгән. Зур акчалар белән эшләгән, ә үзенең зур бурычлары булган, психикасы чыдамаган. Андый тәҗрибәсез җинаятьчеләрне тиз тоталар. Шпион-диверсант мәктәбен узмаган кешегә беркем белән дә аралашмыйча яшәве авыр. Бер-ике атнадан кеше "шартлый"", - дип җавап биргән. 

Криминалист фикеренчә, Луиза Хәйруллина башта урлаган һәм аннан соң гына нишләргә дип уйлый башлаган. "Ул хәзер утырам, аннары акчаның кайда икәнен балаларга әйтәм, алар рәхәт яшәп китәчәк, дип уйлый. Әмма бу бик беркатлы караш. Аның кайда булганын ачыклаячаклар. Балалар әниләренең кайда булганын күрсә, алар әйтеп бирәчәк", - дигән. Луиза акчасын бирмәсә, колониядәге җинаятьчеләр дә аннан бу серне ачыклау эшенә керешәчәк, ди криминалист. Ә алар инде полиция генә түгел...

Криминалист фикеренчә, хатынны кимендә ун елга утыртачаклар. Акчаны үзе табып биргән очракта, срокны киметергә мөмкиннәр, әйтмәсә, башкаларга "үрнәк" булырлык итеп тулы срок бирәчәкләр, ди ул. Ул шулай ук Луизаның ире Маратны да утыртачаклар дигән. Әгәр Марат өйдә калган булса, ул Луизаның кайда икәнен белә торып та әйтмәгән очракта да гаепсез булып табылыр иде - Россия Җинаять кодексы буенча якын туганнарга карата күрсәтмә бирмәү җинаять булып саналмый. Әмма Маратның хатыны белән бергә качып китүе аны да җинаятьтә катнашучы итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100