Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан миллионнар урлаган Луиза Хәйруллинага адвокат өчен чыгымнарны бер бизнесмен түләргә әзер булуын әйткән

Банктан миллионнар урлаган Луиза Хәйруллинага адвокат өчен чыгымнарны бер бизнесмен түләргә әзер булуын әйткән

news_top_970_100
Банктан миллионнар урлаган Луиза Хәйруллинага адвокат өчен чыгымнарны бер бизнесмен түләргә әзер булуын әйткән
"Россельхозбанк"ның Башкортстан республикасы Салават шәһәрендәге бүлекчәсеннән 25 (20, 23 дигән мәгълүматлар да бар) миллион сум акча урлап, 12 һәм 8 яшьлек ике кызы һәм ире белән качкан Луиза Хәйруллинаның Казанның Яңа Савин районында, Чуйков урамы 9 йортның 9 катындагы бер фатирында тоткарлануы хакында хәбәр иткән идек. 

МВД хәбәр итүенчә, бу ханымны тоткарлауда кешеләр ярдәм итмәгән. Аның эзенә оперативниклар үзләре чыккан. Социаль челтәрләрдә Луиза Хәйруллинаны шәһәрдәге камералар төшергән һәм йөзне идентификацияләү программасы аркылы аның кайда икәнлеген тиз арада ачыклаганнар дип язалар.


KazanFirst язуынча, Луиза урамга чыкмаган диярлек. Күршеләре аның качып яткан хатын икәнен дә белмәгән, Фатирдан бала тавышы да ишетелмәгән, әмма фатирга ниндидер ирләр килеп-китеп йөргән. Фатир хуҗасы Наталья әйтүенчә, ул гаиләсе белән килеп урнашкан. "Казанны карарга телибез, матур гаилә", - дигән ул. 

Бу хатын юкка чыкканнан соң Башкортстандагы эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе Азамат Галин Луиза Хәйруллинаның адвокаты өчен акча түләргә вәгъдә иткән иде. Азамат бу сүзеннән кире кайтмаячагын әйткән. "Үземнең вәгъдәмне мин үтәячәкмен", - дигән ул. "Адвокатны таптым, тәҗрибәле, акыллы. Миңа аның фикерләү юнәләше, ихтимал булган стратегиясе ошый. Исемен соңрак әйтәчәкмен. Ордер биргәннән соң. Менә анысы белән әлегә проблема. Эшне УФАдагы тикшерү идарәсе алып барачак диләр. Бу гади генә эш түгел һәм җәмәгатьчелекнең игътибары - гадел хөкемнең төп шарты", - дигән Азамат.

"Мин моны ни өчен эшләгәнемне аңлатам, - дип яза Азамат. - Балалар. Алар ятим калачак. Алар турында беркем уйламый. Кайда омбудсмен? Ул бу балаларның кайда икәнен беләме?"

Социаль челтәрләрдә Луизаның бу адымын яклап язучылар да, каһкаһә белән көлүчеләр дә, ике баласы белән шундый адымга баруын аңламыйча, гаепләп язучылар да бар.

"Ул үзмәшгульләр түләргә тиешле 4 процент салымны түләгәндер, мөгаен",

"Ипотека түләгәнче утыруың яхшырак".

"Банкка бар дигән иде әни, барасы калган икән".

"Кешенекенә тияргә ярамый".

"Аны тотканнар, ә акчасын юк - аны инде бүлеп бетергәннәр".

"Кешеләр шундый сатлыкҗан инде, кайда икәнен әйткәннәр".

"Казанда һәр өйдә диярлек камера, фатирларга кереп йөрисе дә юк - йөзне күреп, таный торган техника эшли".

"Акча өчен үзеңнең һәм балаларыңның гомерен җимерер өчен мазохист булырга кирәк. Ахмак".

"25 миллион урлаган, берничә ел утырачак та, яшергән акчасына гомер буе яшәячәк".

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100