Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Банктан акча урлаган хатынның ирен иреккә чыгарып җибәргәннәр

Банктан акча урлаган хатынның ирен иреккә чыгарып җибәргәннәр

news_top_970_100
Банктан акча урлаган хатынның ирен иреккә чыгарып җибәргәннәр
27 майда Башкортстанның Салават шәһәрендә "Россельхозбанк"тан 23 миллион сум акча урлаган Луиза Хәйруллинаның ирен иреккә чыгарып җибәргәннәр. "Россия 24" каналы язуынча, ул хәзер Луизаның әтисе Рамил һәм ике кызы белән. Марат Хәйруллин журналистларга комментарий бирми, дип хәбәр итә канал. 

Луиза Хәйруллинаны бу акылсыз адымга ире Марат этәргән дигән мәгълүматлар бар. Ул кредитлар алган, аның суд приставларына гына да 1 миллионнан артык бурычы булган. Юрист фикеренчә, Луиза белән качып китү сәбәпле, Марат та җинаять җаваплылыгына тартылачак, әмма аның гаебе хатынына караганда күпкә азрак итеп карала. 

Луиза Хәйруллина Казанда арендагы кулга алынган көннән - 5 июльдән бирле Уфадагы тикшерү изоляторында. Балалар исә бабайларында - Луизаның әтисендә. Ул балаларга опекунлыкны рәсмиләштергән. Башкортстанның балалар хокукларын яклаучы рәсми вәкиле Милана Скоробогатова кирәк булган ярдәмне күрсәтәчәкләрен әйткән.

"Комсомольская правда" Луизаның әтисе Рамил Мулләхмәтов белән сөйләшә алган. "Мин бу хакта белгәч төн буе йоклый алмадым. Ни булганын белмим. Тикшерүчеләр берни әйтми", - дигән ул. 

Луиза Хәйруллина урланган акчаларны кая куйганын әйтми. 

"Комсомольская правда" язуынча, Хәйруллиннарның Казанда икәне июньнең егермеләрендә үк билгеле булган. Мөгаен, яшерелгән акчаның кайда икәнен белү максатыннан, алар шунда ук кулга алынмаган. Аларны күзәткәннәр. "Лента.Ру" язуынча, әнисенең кайда икәнен балаларның берсе "саткан" - ул бабайсына шалтыраткан. Билгеле, телефоннар тыңланган булган, шул сәбәпле, Луизаның Казанның Яңа Савин районындагы Чуйков урамы, тугызынча йортта икәне билгеле булган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100