Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җыр урланганмы? Раяз Фасыйхов Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарындагы популяр хитка аваздаш җыр башкарды

"Өлешемә тигән көмешем" җырын Зәйнәб Фәрхетдинова 1996 елда чыккан альбомында тәкъдим иткән иде.

news_top_970_100
Җыр урланганмы? Раяз Фасыйхов Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарындагы популяр хитка аваздаш җыр башкарды
"Интертат" яңа гына Габделфәт Сафин Гөлназ Сираеваның "Кайтабыз да китәбез шул" җырын сорамыйча җырлады дип язган идек. Аңа кадәр Рифат Зарипов Габделфәт Сафинның "Кычыткан чыпчыгы" җырына аваздаш җыр башкаруы белән "танылды".

Хәзер менә Раяз Фасыйхов "Өлешемә тигән көмешем" дип аталган өр-яңа җыр тәкъдим итте. Бу җырның көен Гөлназ Закирова, текстын Данис Фәхретдинов язган. 

Зәйнәб Фәрхетдинованың шул ук исемдәге җырын тәкъдим иткәндә Раяз Фасыйховка 13, җыр авторларына 8 яшь булган. Зәйнәб Фәрхетдинованың хиты чыкканнан соң 22 ел узганнан соң шул ук исемдәге яңа җырны танытырга алынган авторларга ни диярсез? Иҗади фантазия булмаумы бу? Плагиатмы? Әллә бу өчлек татар җыры дөньясы белән таныш түгелме, популяр җырларны белми, шагыйрьләрнең, композиторларның иҗатлары белән кызыксынмыймы? Бәлки, татар халкының бүтән сүзләре беткәндер, шуңа күрә бүтән җырлар уйлап табып та булмыйдыр? Сез ничек уйлыйсыз, укучылар?

Зәйнәб Фәрхетдинованың иҗатын яратучыларга бу җырны искә төшерергә тәкъдим итәбез. 

 
"Өлешемә тигән көмешем". Мансур Шиһапов шигыре, Азат Хөсәенов көе. Зәйнәб Фәрхетдинова репертуарынннан

Мин бәхетнең иң зурысын,
Мин бәхетнең иң зурысын
Көттем төшәр диеп күктән.
Өлешемә тигән көмеш,
Өлешемә тигән көмеш
Син икән бит, син икән.
Өлешемә тигән көмеш,
Өлешемә тигән көмеш
Син икән бит, син икән.

Хыялый күңел шул гомер,
Хыялый күңел шул гомер
Тик нидер өмет иткән.
Янәшә йөргән бәхетем,
Янәшә йөргән бәхетем
Син икән бит син икән.
Янәшә йөргән бәхетем,
Янәшә йөргән бәхетем
Син икән бит син икән.

Мәхәббәт дигәннәре дә,
Мәхәббәт дигәннәре дә
Син икән бит, син икән.
Сөю назына исереп,
Сөю назына исереп
Адаша күрмә иркәм.
Сөю назына исереп,
Сөю назына исереп
Адаша күрмә иркәм.

Ә монысы исә Раяз Фасыйховныкы. "Өлешемә тигән көмешем". Гөлназ Закирова көе, Данис Фәхретдинов сүзләре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100