Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафинның "Кычыткан чыпчыгын" Рифат Зариповныкы алыштырды: бер үк исемдәге ике җыр

20 еллар элек үк Габделфәт Сафинның “Кычыткан чыпчыгы” дигән бик популяр җыры бар иде. Күптән түгел исә Рифат Зариповның шундый ук исемдәге җыры барлыкка килде. Җырның атамасы гына түгел, кайбер юллары да кабатлана – икесендә дә “кычыткан чыпчыгы” сүзтезмәсе “яратуның чып-чыны” сүзләре белән рифмалаша.

news_top_970_100
Габделфәт Сафинның "Кычыткан чыпчыгын" Рифат Зариповныкы алыштырды: бер үк исемдәге ике җыр

Башта Роберт Миңнуллин һәм Марат Хөснуллин иҗат иткән “иске” “Кычыткан чыпчыгы” җырын искә төшерик.

Әй, кычыткан чыпчыгы,
Бигрәк матур кыз идең.
Ут идең, йолдыз идең,
Бигрәк тынгысыз идең.

Үсмер чакта булган икән
Яратуның чып-чыны.
Син әле дә шундый микән,
Әй, кычыткан чыпчыгы?

“Яңа” “Кычыткан чыпчыгы” җыры. Эльмира Җәлилова сүзләре, Альфред Якшимбетов көе.

Синдәй утның, синдәй шукның
Булмагандыр күргәнем.
Башларымны әйләндердең,
Җаныма ут үрләдең.

Сине күрдем, шунда белдем
Яратуның чып-чынын.
Чырык-чырык көлеп торган 
Син кычыткан чыпчыгым.


Без “иске” һәм “яңа” “Кычыткан чыпчыгы” авторларына мөрәҗәгать иттек.


"Иске" "Кычыткан чыпчыгы" авторлары

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин: Эльмира Җәлилова нәрсәне сагынды икән?

– Мин ул җырны ныклап кына тыңлаганым юк, дөресен генә әйткәндә. Каядыр кычыткан чыпчыгы дип ишетеп калган идем... Ә менә үземнекен яттан беләм. Мин нәрсә әйтә алам инде монда? Мин язганмын – җыр яңгырый, җыр минеке, аны кабатлау кирәк булдымы икән? Бездә шаян, шук кызларны “кычыткан чыпчыгы” диләр иде бәләкәй чакта. Чыпчык та бит сикергәләп йөри, шуңа күрә яшьлекне искә төшереп, балачакны, яшь вакытны сагынып язган шигырь инде ул. Эльмира Җәлилова нәрсәне сагынды микән? Мин әйтә алмыйм инде анысын. Мин язганмын – беткән. Ул җырның хуҗасы мин инде, яшерен-батырын түгел.

Рузилә Сафина: "Үзеңне шагыйрә дип саныйсың икән, зур шагыйрьнең шигырен урлау - көлке"

– Мин Роберт абый белән килешәм, - диде Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның хатыны Рузилә Сафина. - Бу – урлау. Шуннан карап язарга да мөмкин. Әгәр дә Роберт Миңнуллин “урлау” дип әйткән икән, ул шагыйрә тукталырга тиеш. Ул безнең закон тарафыннан яклана. Шагыйрә булгач, бөтенләй оят инде бер-береңнең язганнарыңны урлау.   


“Яңа” “Кычыткан чыпчыгы” җыры авторлары

 Эльмира Җәлилова: Юк әйбердән скандал ясамыйк


Фото: вк

– Мин гомумән җавап бирмим, чөнки кемгәдер “Интертат”ка җавап биргәннән соң, үземнең сүзләремне тапмаган идем. Юк әйбердән скандал ясамыйк әле, зинһар өчен, - диде җыр тексты авторы Эльмира Җәлилова.

Җырчы Рифат Зарипов: Җырның сүзләре өчен шагыйрьләр җавап бирсен иде


фото: вк

– Миңа бу җырны бер ел элек Альфред абый Якшимбетов тәкъдим итте, “Сүзләре кемнеке соң?” – дип сорагач, ул:“Эльмира Җәлилова язган сүзләр”, – диде. Эльмира Җәлиловага әйткән идем дә: “Кайчан язганымны хәтерләмим дә инде, бер ун ел элек язылган шигырьдер, мөгаен. Теге елларда ук, Салават Фәтхетдинов популяр булган вакытта Альфред абыйга биргән идем, син әйткәч кенә язганым искә килеп төште әле”, – диде. 

Габделфәт абыйның чынлап та булгандыр ул җыры, мин интернетка куйгач, аның җыры белән янәшә минеке дә килеп чыкты. Күрдем мин аны, әйе. Авторлык тарафыннан урланганмы, урланмаганмы икәнен мин белмим, анысын әйтә алмыйм. Мин сүз язмадым, көй дә язмадым... Алар өчен, җырның сүзләре өчен шагыйрьләр үзләре җавап бирсен инде. Габделфәт абый җырлыймы, башка кеше җырлыймы – мин белмәдем. “Кычыткан чыпчыгы” дигән сүзне барыбер бер шагыйрь дә уйлап чыгармаган, ул халыктан чыккан сүзләр. Ә охшашлык ягына килгәндә, бардыр инде... Хәзер төрле шагыйрьләр бар, Эльмира Җәлиловаларны начар, урлаша торган шагыйрьләр дип әйтмәс идем. Бәлки ул белмәгән генәдер...

Сәбәп нәрсәдә?

Роберт Миңнуллин "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында яңа шагыйрьләрнең шигырьләрдәге юлларны урлавына борчылуын белдерде. Шагыйрь фикеренчә, шигырьдәге бер генә юлны урлау да караклыкка керә. "Мин мисал китерер идем – мәсәлән, күршеңнең ун тавыгы бар, аның берсен урласаң, әйбәтме, түгелме? Карак дигән исемне күтәрер өчен унысын да урларга кирәкме? Яисә синең кесәңдәге йөз сум акчаның унысын урлау бурлыкка керәме әллә моның өчен йөзен дә урларга кирәкме?" - дигән иде Роберт Миңнуллин. 

Шагыйрь фикеренчә, бу проблеманың сәбәбе - җырларны профессиональ шагыйрьләрнең язмавы. "Каян килеп чыга мондый әйбер? Үзешчәнлектән килеп чыга. Профессиональ шагыйрьләр бервакытта да бер-берсенең иҗатыннан юллар алмыйлар, андый мисаллар бик сирәк, очраклы рәвештә генә килеп чыгарга мөмкин", - дигән иде Роберт Миңнуллин.


Кычыткан чыпчыгы турында

Кычыткан чыпчыгы (крапивник) - чыпчыклар отрядына кергән кечкенә генә кош. Гадәттә, ылыслы урманнарда, елга, күл буйларында, ташландык урыннарда оялый. Оясы биек булып үскән кычыткан араларында булганга күрә шундый атама тагылган. Кычыткан чыпчыгы берничә оя ясый, әмма ул ояларның берсендә генә бала чыгара. Ни сәбәпле болай эшләве фәнгә билгеле түгел.  


 
Кычыткан чыпчыгы Европа территориясендәге иң кечкенә кошларның берсе. 
 



Күзгә ташланып торган берничә үзенчәлекле сыйфаты булганга күрә (кечкенә, йомры гәүдәле, бик тиз хәрәкәтләнүчән, матур итеп сайрый, күп оялар ясый, балык аулый)  кычыткан чыпчыгы күп кенә халыкларның фольклорына кергән.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100