Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттаховны Ришат Төхвәтуллин юбилей концертына чакырмаган

Кичә Казанда Ришат Төхфәтуллинның юбилей концерты узды.

news_top_970_100
Рифат Фәттаховны Ришат Төхвәтуллин юбилей концертына чакырмаган

Ришат Төхвәтуллин элеккеге продюсеры Рифат Фәттаховны үзенең туган көн концертына чакырмаган.

Ришат Төхвәтуллин үзенең туган көн концертына уңаеннан “Татар-информ”да матбугат конференциясендә журналистлар аның концертка Рифат Фәттаховны чакыру-чакырмавы турында кызыксынды. Ришат Төхвәтуллин үз иҗатының Ваһапов фестивалендә башлануын әйтеп, “Чакырмасак, дөрес булмас”, диде.

Ришат Төхвәтуллинның концерт директоры да Рифат Фәттаховның кунаклар исемлегендә булуын раслады һәм аны концертларда көтеп калуларын әйтте. “Без аңа чакыру бирәбез, килү-килмәү аның үзеннән тора”, диде Илгиз Бәдретдинов.

Әмма “Татар-информ” ачыклаганча, Ришат Төхвәтуллинның элеккеге продюсеры Рифат Фәттахов концертка чакырылмаган булып чыкты. “Ришат бөтен дөньяга “Рифат Фәттаховны юбилеема чакырам”, дип белдергәч, әлбәттә, сөендем. Чакыру булса һичшиксез бара идем. Юбилейда очрашу уртак тел табу, киеренкелекне юкка чыгару өчен менә дигән форсат иде”, - ддие Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов алдарак та берничә тапкыр Ришатка “Очрашып сөйләшик”, дип мөрәҗәгать иткән булган. Әмма җырчы директоры аша “Вакытым юк”, дип җаваплаган. “Миңа калса, егетләргә үз тирәсендәге конфликт, скандал, киеренкелек кирәк кебек. Бу инде “кара пиар” дип атала. Һәрхәлдә, миндә шундый фикер туа”, - диде Рифат Фәттахов.

"Ришат сезне - журналистларны төп башына утырттымы?! Сезгә шул кирәк. Чөнки тикшермичә, анализ ясамыйча язасыз. Алга таба сәхнә йолдызлары белән ничек аралашырга икәнен үзегез хәл итегез", - диде Рифат Фәттахов.

Рифат Фәттахов инстаграм аша Ришат Төхвәтуллинны туган көне белән котлап, бергә эшләгән чагында төшкән фотоны урнаштырган иде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100