Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ришат Төхвәтуллин: "Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар"

Ришат Төхвәтуллин 30 яшьлек юбилеена багышланган концертта иҗатының башлангыч чорында булган авырлыклар турында сөйләде.

news_top_970_100
Ришат Төхвәтуллин: "Җырларымны тартып алсалар да, тамашачымны тартып ала алмадылар"
"Утыз яшь - мөһим дата да түгел. Ул юлның башы гына. Менә шушы юлны башлап җибәрү җиңел булмады. Җырларымны тартып алсалар да, тамашачыларымны тартып ала алмадылар. Күп нәрсәне яңадан башларга туры килде. Ул сынаулар мине чыныктырды гына һәм күп нәрсәгә күзне ачты.

Менә шушы авыр минутларда тамашачылар терәк булды. Минем аралашу ул, әлбәттә, җырлар аша. Авыр минутларда минем җырларым сезгә терәк булса, мин бик бәхетле булыр идем", - дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин. 


30 яшьлегенә багышланган юбилей концертлары алдыннан Ришат Төхвәтуллин белән Рифат Фәттаховның дуслашачагына ишарәләр барлыкка килде. Матбугат конференциясендә Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховны концертына чакырачагын әйткән иде. Рифат Фәттахов инстаграмдагы аккаунтына Ришат Төхвәтуллин белән төшкән фотосын урнаштырды. 

Ришат Төхвәтуллин Рифат Фәттаховны чакырганмы-юкмы әлегә билгеле түгел. Әмма, концертта Рифат Фәттахов юк иде, һәрхәлдә, Ришат Төхвәтуллин аның хакында читләтеп әйткән шушы сүзләрдән башка әйбер әйтмәде.

Ул авыр минутларда үзенә иң ярдәм иткән җыр дип Марат Кәбиров шигыренә Ризван Хәкимов язган "Агымсулар" җыры икәнен әйтте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100