Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов белән Илфар Кәримов арасындагы низагка нокта куелды

Рифат Фәттахов белән Илфар Кәримов арасындагы низагка нокта куелды

news_top_970_100
Рифат Фәттахов белән Илфар Кәримов арасындагы низагка нокта куелды
Әлеге минутларда Казанның "Пирамида" концертлар залында "Болгар радиосы" милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы уза. "Милли моңнарны саклап калуга зур өлеш керткән өчен" номинациясендә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина җиңү яулады. Аларның бүләген Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов чыгып алды.

Шушы гамәле белән "Болгар радиосы" Рифат Фәттахов белән радио җитәкчелеге арасындагы низагка нокта куелганын күрсәтте, дияргә була. 

  • Исегезгә төшерик, быел ноябрь аенда радио үткәргән "Кайнар хит" парадында Гөлсирин белән Азатның "Аккошлы күл" җыры икенче урынга чыккан иде, әмма Рифат Фәттаховны бу нәтиҗә канәгатьләндермәде. Ул хитлар өчен бирелгән тавышларның бер өлеше техник сәбәпләр аркасында саналмый калуын игълан итте, бу хакта Инстаграмында язып чыкты. "Без ноябрь ае "Кайнар хит" нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез!" - дигән иде ул. Радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов исә тавышлар техник сәбәпләр аркасында күренмәсә дә, чынында исәпкә алынганын әйтте, әмма бу җавап Рифат әфәндене барыбер тынычландырмаган иде. Ниһаять, әлеге низагка нокта куелды.
"Болгар радиосы"ннан мәртәбәле бүләк алып чыккан Рифат Фәттахов белән әңгәмә корып алдык:

- Рифат әфәнде, Илфак Кәримов белән арагызда конфликт булып алган иде. Ничек хәл ителде?

- Уңай хәл ителде. Азат белән Гөлсиринне без бу ярышта бу премиягә лаек дип таптык. Без бернинди җырчыга да каршы чыкмыйбыз. Без бары тик Азат белән Гөлсиринне яклап чыгыш ясадык. Мин элек тә шул фикердә идем, бүген дә шул фикердә. Әле кичә генә ТНВ җитәкчеләре тагын җыелып (шунда ук ТНВның генераль директоры Илшат Әминов та бар иде), безнең белән килеште. Без Ваһаповлыларны бик хөрмәт итәбез, алар лаек бу бүләккә, диделәр. 

ТНВ җитәкчеләре Гөлсирин белән Азатны бүгенге концертка да чакырганнар иде, "Әйдә, килсеннәр, җырласыннар", дигәннәр иде. Әмма алар бүген бик еракта. Без бит концертларны "премия я була, я юк" дип үткәрми кала алмыйбыз. Без бу мәсьәләне элегрәк белгән булсак, Милли премия тапшыру тантанасында җырлыйбыз дип план корган булыр идек. Алар үзләре бирегә чыгып җырласалар, матуррак булыр иде. 

Без аларга бу бүләкне тапшырырбыз. Аларның исемнәре бүген яңгырады. Без үз теләгебезгә ирештек. Без хәзер инде бернинди дә дәгъва белдермибез, безгә сүз куптару кирәкми. Безгә лауреатларыбызның ниндидер дәрәҗәдән төшеп калмаулары мөһим. Ваһапов фестивале үзен бу концертта күрсәтәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100