Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илфар Кәримов Рифат Фәттаховка җавап бирде: Гөлсирин белән Азат Абитовның тавышлары урланмады!

Татар продюсеры Рифат Фәттахов артистлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның гаделсезлеккә таруын Инстаграм битендә язган иде. Аңа "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире Илфар Кәримов, төп сәбәпне аңлатып, җавап биргән.

news_top_970_100
Илфар Кәримов Рифат Фәттаховка җавап бирде: Гөлсирин белән Азат Абитовның тавышлары урланмады!
Хәл болай була: Гөлсирин белән Азатның "Аккошлы күл" дуэты Болгар радиосы һәм ТНВ телеканалы уздырган "Кайнар хит" парадында катнаша. Тамашачылар һәм тыңлаучылар ул җыр өчен тавыш бирә, ләкин тавышларның бер өлеше хит-парадка ирешми кала. Шул сәбәпле, Гөлсирин белән Азат Абитов хит-парадтан төшеп кала. 

Рифат Фәттаховка "Болгар радиосы"ның баш мөхәррире Илфар Кәримов җавап биргән: "Рифат Әхмәтович, Сез һәм Гөлсирин белән Азатның җанатарлары атна дәвамында юллаган смс тавышлар беркая да югалмады, техник сәбәпләр аркасында, безнең сайтыбызда гына күренмәде. 

Кабатлап әйтәм, моның тавышларга бер йогынтысы юк иде. Атна дәвамында җыелган барлык тавышлар да бүгенге тавышларга кушылды. Кызганыч, бу ярыш. Ә ярышта җиңүче һәм җиңелүче була. Тик, Гөлсирин белән Азатны җиңелде дип әйтеп тә булмый, чөнки алар биик күп тавыш җыйды, тик беренчелеккә әз генә җитмәде. 

Гөлсирин белән Азатның иҗатын һәм Ваһапов фестиваленең эшчәнлеген яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм тамашачының бүгенгедәй чиксез мәхәббәтен телим. Хөрмәт белән, Илфар Кәримов", - дигән ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100