Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рифат Фәттахов "Болгар" радиосы хит-парады нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә

Рифат Фәттахов "Болгар" радиосы хит-парады нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә

news_top_970_100
Рифат Фәттахов "Болгар" радиосы хит-парады нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итә
Татар продюсеры Рифат Фәттахов артистлары Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитовның гаделсезлеккә таруын хәбәр иткән. Бу хакта ул инстаграмында язган.

Хәл болай була: Гөлсирин белән Азатның "Аккошлы күл" дуэты Болгар радиосы һәм ТНВ телеканалы уздырган "Кайнар хит" парадында катнаша. Тамашачылар һәм тыңлаучылар ул җыр өчен тавыш бирә, ләкин тавышларның бер өлеше техник сәбәпләр аркасында хит-парадка ирешми кала.

"ТНВда яңа гына " Болгар радиосы"ның "Кайнар хит" парады тәмамланды. Анда безнең Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов та "'Аккошлы күл" җыры белән катнашты. 15 меңнән артык тавыш җыеп, җиңүчедән бераз гына калыштылар. Беренчедән, Гөлсирин, Азат! Сезгә афарин! Котлыйм сезне ихлас күңелдән! Икенчедән, безнең Азат һәм Гөлсирин өчен тавыш биргән тамашачыларга бик зур рәхмәт! 

Һәм - иң мөһиме! Без бу ай нәтиҗәләрен гадел һәм дөрес түгел, дип саныйбыз! Чөнки тавыш бирүнең бер юлы - атна буена СМС тавышлар бирү мөмкинлеге дә бар иде. Без, безнең теләктәшләребез бу юлны бик актив файдаландык. Әмма... Сайтта һаман ноль дә ноль иде. Ачыклый башладык... « Цифровая технология" системасында... техник проблемалар бар икән! Менә сиңа мә! 

Бик тырыша торгач, 99 тавышны кайтара алдык. Һәм... Тагын тавышлар югала башлады. Теләктәшләребез шалтырата, Азат белән Гөлсирин өчен 200 тавыш бирдек, кая безнең тавышлар? диләр. Без бу сорауны "Болгар радиосы" баш мөхәррире Илфар Кәримовка да юлладык. Җавабы шул ук: "Системада техник проблемалар". Димәк, безнең йөзләгән, бәлки, меңләгән тавыш югалды, урланды. Гаделсезлекнең иң югары чиге! Атна буе тавыш җыю системасы эшләмәгән икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә дөрес түгел! 

Шуны истә тотып, без @bolgarradiosi ноябрь ае «Кайнар хит» нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез! Ә Гөлсирин белән Азатка борчылмаска киңәш итәм, чөнки реаль чынлыкта җиңүче - сез! Бу һәркемгә мәгьлүм! Сезгә яңа иҗат уңышлары телим! Җиңүченең кем икәнен вакыт күрсәтер!" - дип язган Рифат Фәттахов.

ТНВда @tvtnv яңа гына " Болгар радиосы"ның @bolgarradiosi "Кайнар хит" парады тәмамланды. Анда безнең Гөлсирин Абдуллина @gulsik93 белән Азат Абитов та @azat_abitov "'Аккошлы күл" җыры белән катнашты. 15 меңнән артык тавыш җыеп , җиңүчедән бераз гына калыштылар. Беренчедән, Гөлсирин, Азат! Сезгә афарин! Котлыйм сезне ихлас күңелдән! Икенчедән, безнең Азат һәм Гөлсирин өчен тавыш биргән тамашачыларга бик зур рәхмәт! Һәм - иң мөһиме!- без бу ай нәтиҗәләрен гадел һәм дөрес түгел , дип саныйбыз! Чөнки тавыш бирүнең бер юлы - атна буена СМС тавышлар бирү мөмкинлеге дә бар иде. Без , безнең теләктәшләребез бу юлны бик актив файдаландык. Әмма .... Сайтта һаман ноль дә ноль иде. Ачыклый башладык... « Цифровая технология « системасында ... техник проблемалар бар икән! Менә сиңа мә! Бик тырыша торгач , 99 тавышны кайтара алдык. Һәм ... Тагын тавышлар югала башлады. Теләктәшләребез шалтырата, Азат белән Гөлсирин өчен 200 тавыш бирдек, кая безнең тавышлар? диләр. Без бу сорауны "Болгар радиосы" баш мөхәррире Илфар Кәримовка @ilfarkarimov да юлладык. Җавабы шул ук: " Системада техник проблемалар". Димәк, безнең йөзләгән, бәлки, меңләгән тавыш югалды, урланды. Гаделсезлекнең иң югары чиге! Атна буе тавыш җыю системасы эшләмәгән икән, димәк, аның нәтиҗәләре дә дөрес түгел! Шуны истә тотып, без @bolgarradiosi ноябрь ае « Кайнар хит» нәтиҗәләрен законсыз дип таныйбыз һәм аларны гамәлдән чыгаруны таләп итәбез! Ә Гөлсирин белән Азатка борчылмаска киңәш итәм, чөнки реаль чынлыкта җиңүче - сез! Бу һәркемгә мәгьлүм! Сезгә яңа иҗат уңышлары телим! Җиңүченең кем икәнен вакыт күрсәтер! #тнв @tvtnv #болгаррадиосы @bolgarradiosi #кайнархит #гульсиреньабдуллина @gulsik93 #азатабитов @azat_abitov #вагаповфест @vagapovfest #рифатфаттахов @r_fattakhov_ #татарскаяэстрада @tatar.estrada.news @ilfarkarimov

Публикация от Рифат Фаттахов (@r_fattakhov_)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100