Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов өйләнешкәннәр, ирле-хатынлы концерт куеп йөриләр?

9 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Яшь җырчылар, имеш, өйләнешү хөрмәтенә концерт куеп йөриләр ди.
Җырчы Гөлсирин Абдуллина, Ульянда концерт куйганнан соң, инстаграмында гаҗәпләнеп язган: "Рәхмәт, Ульяновск! Бик җылы каршы алдыгыз. Кызык булды әле бүген, дөресен генә әйткәндә - телсез калдык. Ульяновскига килгәнче хәбәр килде: "Гөлсирин белән Азат өйләнешкәннәр икән, шул уңайдан концерт белән киләләр икесе генә". Яшь парларны карарга дип зал тутырып халык килгән. Менә ичмасам халык сөйли, шаккатырсың. Каян чыга икән ул сүз?"

Рәхмәт Ульяновск! Бик җылы каршы алдыгыз. Кызык булды әле бүген, дөресен генә әйткәндә - телсез калдык. Ульяновскийга килгәнче хәбәр килде: "Гөлсирин бн Азат өйләнешкәннәр икән, шул уңайдан концерт бн киләләр икесе генә " дигән сүз чыгарып яшь парларны карарга дип зал тутырып халык килгән. Менә ичмасам халык сөйли, шак катырсың. Каян чыга икән ул сүз? Өр яңа җырыбыз "Аккошлы күл" Зифа Нагаева көе. сүзләре. #ульян #АзатАбитов #ГульсиреньАбдуллина #ГөлсиринАбдуллина #вагаповфест

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)



Сүзнең каян чыкканына аптырыйсы түгелдер. Гөлсирин белән Азат арасында нидер барын беренчеләрдән булып "Интертат" хәбәрчесе Ләйлә Хәкимова сизеп алган иде. Ләйлә җырчылар белән гастрольләрдә йөреп кайтты, һәм Азат белән Гөлсирин арасындагы җылы мөнәсәбәтләр үткен күзле журналист игътибарыннан читтә калмаган иде. Ләйлә Хәкимованың гастрольдән репортажын укыгыз.

Озак та үтмәде, Азат белән Гөлсирин арасындагы мөнәсәбәтләр бөтен дөньяга ачылды. Яшьләр арасында чыннан да мәхәббәт икән, тик менә Азат хыянәтче булып чыккан! Азатның кимсетүе турында Гөлсирин "Интертат"ка үзе сөйләде

Азат исә җавапсыз калмады. Гөлсирин турында бар дөресен сөйләп бирде.





Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла