Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Азат Абитов Гөлсириннең интервьюсына җавап бирде: "Мин үземне хыянәтче дип санамыйм! Кулымда балдагым да, паспортта печать тә юк!"

Абитов Гөлсириннең "Азат хыянәт итте" дигән сүзләренә җавап бирде. "Мин әлегә өйләнмәгән, беркем белән дә никахлашмаган! Кулымда балдагым да, паспортта печать тә юк. Мин үземне гөнаһлы дип тә, хыянәтче дип тә санамыйм! - дип сөйләде җырчы "Интертат"ка.

news_top_970_100
Азат Абитов Гөлсириннең интервьюсына җавап бирде: "Мин үземне хыянәтче дип санамыйм! Кулымда балдагым да, паспортта печать тә юк!"

- Азат, нәрсә булды сезгә? Гөлсирин белән нигә аерылыштыгыз?

- Дөресен генә әйткәндә, мин аны үзем дә аңламый калдым. Бер-ике көн күрешмичә торган идек, Гөлсирин инстаграмына бер егет белән кочаклашып төшкән фото куйган. Ул егет безнең уртак танышыбыз, безнең очрашып йөргәнне дә белә иде. 

Гөлсириннең инстаграмыннан фото

Бик ачуым чыкты. Гөлсирингә шалтыратам, телефонын алмый. Теге егетне тотып тукмыйсым килде. Башта нәрсә булганын аңламадым. Аннары соң интернетта Гөлсириннең интервьюсын күрдем...

- Гөлсириннең интервью биргәне турында белмәгән идеңмени? Сине алдан кисәтмәделәрме?

- Эшкә баргач, Гөлсирин интервьюда бүген, килми, диделәр. Анда барып мине сөйләп утырыр, дип башыма да китермәдем. Күргәч, артыма егыла яздым.

- Ачуың чыктымы Гөлсирингә?

- Нинди генә, бик каты! Шалтыратам, алмый. Бер ай буе минем белән юньле-рәтле сөйләшми йөрде, смсларга бөтенләй җавап бирмәде.

- Гөлсирингә хыянәт итүең дөресме?

- Хыянәт сүзен сез ничек аңлыйсыз соң? Мин үземне хыянәтче дип санамыйм. Чөнки мин әлегә өйләнмәгән, беркем белән дә никахлашмаган! Кулымда балдагым да, паспортта печать тә юк.

- Азат, Гөлсирин сине дәлилсез гаепләми бит...

- Ниндидер номердан килгән смс дәлил була аламы? Безне аерырга теләүчеләр җитәрлек. Әле йөргәнебезне кешегә сиздермәгән вакытта арага шулай кысылалар иде, хәзер нишләп бетәрбез, уйларга да куркыныч!

- Сиңа кызлар шулай күп язамыни?

- Язалар да, шалтыраталар да. Ләкин һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш, минемчә.

- Гөлсирин белән еш талашасызмы?

- Ачуланышкан вакытлар була, еш түгел иде.

- Нәрсә ачуыңны чыгара?

- Гөлсириннең миңа үпкәләсә, югала торган гадәте бар. Телефонын алмый, смсларга җавап бирми, нәрсә булганын аңлатып та тормый. Менә шул мине чыгырдан чыгара. Азат, менә шундый-шундый хәл булды, мин сиңа үпкәләдем, дип әйтеп булмый микән ул?

- Теге егет белән Гөлсирин арасында нәрсә булганын ачыкладыңмы?

- Әйе, күрештек без аның белән, сөйләштек. Хәзер аңлаштык инде, бар да тәртиптә.

- Бигрәк кызу кеше икәнсең. Кызларга да кул күтәрә аласыңмы?

- Хатын-кызга гомеремдә дә кул күтәргән юк, андый түбәнчелеккә төшергә дә җыенмыйм. Кызу кеше булсам да, хисләремне йөгәнли беләм.

- Гөлсирин белән дуслаштыгызмы соң инде?

- Күптән түгел Краснодарга барган идек. Анда миннән качып йөри алмый бит, күзгә-күз карап сөйләштек. Әйе, дуслаштык.

- Димәк, сез тагын бергә?

- Әйе, бергә.

- Теләмичә генә әйткән кебек тоелды. Әллә кабат кавышуга шат түгелме?

- Шат. Мин шәхси тормышымны ачып салырга яратмыйм. Гөлсирин белән йөргәнне башыннан ук яшергән идек. Араны бозарга теләүчеләр, сүз йөртүчеләр бик күп. Минем үземә барыбер, кеше сүзен йөрәккә якын алмыйм. Алга таба Гөлсирингә авыр булырга мөмкин, чөнки ул бөтен сүзгә дә ышана, беркатлы...

- Гөлсиринне яратасыңмы?

- Яратам!

- Өйләнергә җыенмыйсыңмы?

- Әлегә юк!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100