Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева кем яклы: Гүзәл Уразовамы, Элвин Греймы?

Гөлназ дуслыкка өндәп пост язган.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева кем яклы: Гүзәл Уразовамы, Элвин Греймы?
Популяр җырчы Гөлназ Асаева сәнгатькәрләрне дус булырга чакыра.

"Вәт замана... Кешене кеше күрә алмый, дуслар дошманлаша, татар-башкорт сәнгате сүнгәннән-сүнә, сәнгатебезне әллә нәрсәгә әйләндереп баралар түгелме?

Без, яшьләргә, татар-башкорт сәнгатен күтәрер өчен барлык көчебезне салырга кирәк, үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап, халык җырларын онытмыйча, олы яшьтәге шәхесләребезгә хөрмәт күрсәтеп яшәргә кирәк, дип уйлыйм. Без дә бит гел яшь булып тормасбыз, олыгаеп, яшьләр каршы эндәшә башласа - бик кыен булыр. Акча артыннан кумыйк, сәнгатебезне күтәрү ягын карыйк", - дип мөрәҗәгать итә Гөлназ Асаева. 

Гөлназның инстадашлары бу мөрәҗәгатьне кичә Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасында чыккан низаг белән бәйли.

"Ә сез кем өчен: Радикмы, Гүзәлме?" - дип сораганнар Гөлназдан.

"Мин мәдәният яклы", - дип җавап биргән Гөлназ.


Гөлназ Асаеваның Радик Юлъякшин белән күптән дус булуы билгеле. Бер ара "алар арасында мәхәббәт икән" дигән сүзләр дә йөрде. Гөлназ Асаева: "Без Радик белән октябрьдән бирле очрашып йөрибез", - дип белдергән иде. Соңрак җырчы аңа кияүгә чыкмаячагын әйтте.

Вэт Замана... Кешене кеше курэ алмый,дуслар дошманнаша,татар-Башкорт сэнгэте сунгэннэн сунэ,сэнгэтебезне эллэ нэрсэгэ эйлэндереп баралар тугелме? Без яшьлэргэ татар-Башкорт сэнгэтен кутэрер очен барлык кочебезне салырга кирэк,узебезнен телебезне,горуф гадэтлэребезне саклап,халык жырларын онытмыйча,олы яшьтэге шэхеслэребезгэ хормэт курсэтеп яшэргэ кирэк дип уйлыйм.. Без дэ бит гел яшь булып тормасбыз,олыгаеп,яшьлэр каршы эндэшэ башласа-бик кыен булыр...Акча артыннан кумыйк,сэнгэтебезне кутэру ягын карыйк #гульназасаева

Публикация от Гульназ Асаева (@asaeva_official)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100