Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Элвин Грей: "Пацан сказал, пацан сделал" диләр, Илдар Хәкимов урынында мин сүзләрне күзгә карап әйтер идем

Җырчы Элвин Грей Гүзәл Уразованың ире Илдар Хәкимовның үзенә атап әйтелгән сүзенә үпкәләгән. "Илдар урынында мин күзгә туры карап әйтер идем", - диде Радик "Татар-информ" хәбәрчесенә.

news_top_970_100
Элвин Грей: "Пацан сказал, пацан сделал" диләр, Илдар Хәкимов урынында мин сүзләрне күзгә карап әйтер идем
Хәтерләсәгез, "Дуслык күпере" Бөтенроссия татар-башкорт фестиваленә багышланган матбугат очрашуында Илдар Хәкимов яшь һәм өлкән буын арасындагы мөнәсәбәтләр, теге яки бу җырчының популярлыгына карата фикерен белдерде.

- Салават Зәкиевич белән Элвин Грей арасында килеп чыккан күңелсез хәлләр турында барыгыз да беләсез.  Салават Зәкиевич та, мәрхүмә Хәния апалар да үз вакытында бер Уфада гына да 25-30лап концерт биргән кешеләр. Бу – көчле бер буын. Тормыш бер урында гына тормый, буыннар, трендлар, тенденцияләр алышына, яңа юнәлешләр барлыкка килә. Җыр сәнгате дә мода кебек. Бар классик, халык әсәрләре, фундаменталь юнәлеш. Шушыларны сайлаган җырчының иҗат гомере озын була. Салават Зәкиевич утызынчы сезонын җырлый. Ул моңлы татар җырларын башкара. Элвин Грей утыз сезон эшләсен әле. Шуннан соң сөйләшербез. Рус эстрадасын гына алыйк. Заманында анда да бик популяр җырчылар бар иде. Бүген кайда йөриләр соң алар? Алар бүген бар, иртәгә – юк. Минем, иртәгә Элвин Грей булмас, дип әйтүем түгел. Бары тик ул сайлаган юнәлеш күбесенчә яшүсмерләр өчен уйланылган проект иде. Һәм ул бик уңышлы булды. Мин аннан көнләшмим, чөнки ул минем буын кешесе түгел. Бездән күпкә яшьрәк, - дигән иде Илдар Хәкимов.    

Элвин Грей Илдар Хәкимовның үзенә карата әйткән сүзләренә үпкәләгән. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте. 

- Бу сүзләргә карата җавабымны Инстаграм челтәренә урнаштырдым. Берәүдән дә яшермим, фикеремне тамашачыларга күрсәтәм. Русча әйткәндә " Пацан сказал, пацан сделал" диләр бит. Илдар Хакимов урынында мин барлык әйтәсе килгән сүзләрне күзгә карап әйтер идем. Алай арттан сүз йөрткәннәрен яратмыйм. Халык, матбугат чаралары аша әйткәч, җавапсыз калдыра алмадым. Мин һәрвакыт әйткән сүзләрем өчен җавап бирә алам. Бүген Илдар белән күрешкән дә, сөйләшкән дә юк.

"Миңа әле 28 яшь кенә. Инде күпме сүз ишеттем, төрле хәлләр күрдем. Санап, әйтеп бетергесез. Алга таба нәрсә булыр, билгесез, күз алдыма китерергә дә куркам", - диде Элвин Грей.

Исегезгә төшерик, Илдар Хәкимов үзенең күп сөйләшеп ташлаганын аңлап булса кирәк, гафу үтенәсе урында, үзе әйткән сүзләр өчен гаепне журналистларга да аударып калдырмакчы булды. "Бу мәгълүматны язган журналистлар миннән гафу үтенделәр. Минем сиңа һәм синең иҗатка карата мөнәсәбәтемне бик яхшы беләсең. Без синең белән ничек дуслар булган идек, шулай дус булып калырга тиеш! Синең җырларыңны үзебез дә яратып тыңлыйбыз! Күрешкәнгә кадәр!" - дип язган иде ул Элвин Грейга. Әмма чынында журналистлар Илдардан гафу үтенмәделәр, чөнки гафу үтенергә сәбәп юк иде - Илдар ул сүзләрне әйтте һәм моны видеоязма раслый



Инде менә Элвинның Илдарны гафу итмәгәне дә ачыкланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100