Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илдар Хәкимов Элвин Грей белән килеп чыккан низагта журналистларны гаепли: матбугат конференциясенең видеоязмасы

"Радик дустым! Безнең араны кемгәдер бозарга кирәк булгандыр бәлки, минем әйткән сүзләрнең мәгънәсен һәм эчтәлеген үзгәртеп, башка кеше әйткән сүзләрне миңа өстәп шушындый материал эшләгәннәр, - дип язган Илдар Хәкимов.

news_top_970_100
Илдар Хәкимов Элвин Грей белән килеп чыккан низагта журналистларны гаепли: матбугат конференциясенең видеоязмасы
Илдар Хәкимовка журналист Габдрәхим: “Син Элвиннан көнләшмисеңме?” дип сорагач, Элвин Грейның популярлыгын “12 яшьтән алып 20 яшькә кадәр аудитория өчен бер яшь җырчы юк иде" дип аңлатты. Ул шулай ук Элвин Грейның популярлыгы озакка бармас дип фаразлады, дип язган идек. 

Элвин Грей Илдар Хәкимовка җавап язды. Ул "мин матбугат конференциясендә булсам да шулай ук әйтә алыр идеңме" дип сорый һәм "хатыныңа сәлам әйт!" дип тәмамлый. Элвин Грейның фанатлары Илдар Хәкимовны хатыны таланты аркасында яшәүдә һәм "алдан елмаеп, артыңнан сүз сөйләп йөрүдә" гаепли башлады.

"Бу мәгълүматны язган журналистлар миннән гафу үтенделәр, - дип яза Илдар Хәкимов инстаграмда Элвин Грейга. - Минем сиңа һәм синең иҗатка карата мөнәсәбәтемне бик яхшы беләсең. Без синең белән ничек дуслар булган идек, шулай дус булып калырга тиеш! Синең җырларыңны үзебез дә яратып тыңлыйбыз! Күрешкәнгә кадәр!"



"Татар-информ"да бу конфликт турында язган журналист Рузилә Мөхәммәтова Илдар Хәкимовтан гафу үтенмәде. Җырчының кайсы журналист турында язуы безгә мәгълүм түгел.

Илдар Хәкимовның матбугат конференциясендә нәрсә әйткәнен видеоязмадан карарга мөмкин. Уңайлырак булыр өчен, Илдар Хәкимовның Элвин Грей-Радик Юльякшин турында әйткән фикерләрен бергә тупладык. Илдар Хәкимов коллегасы турында ике тапкыр әйтә. Беренчесендә ул, үзеннән Элвин Грей турында сораучы булмаса да, фонограмма турында сорау биргәч, аның исемен атый. Аннан соң, журналист Габдерәхим Элвин Грейның популярлыгы турында сорау биргәч, җавабында коллегасының иҗатына анализ бирә.

Нәтиҗәләрне үзегез ясагыз, укучылар! 

Радик дустым! Безнең араны кемгәдер бозырга кирәк булгандыр бәлки, минем әйткән сүзләрнең мәгънәсен һәм эчтәлеген үзгәртеп башка кеше әйткән сүзләрне миңа өстәп шушындый материал эшләгәннәр. Бу мәгълүматны язган журналистлар миннән гафу үтенделәр. Минем сиңа һәм синең иҗатка карата мөнәсәбәтемне бик яхшы беләсең ;) Без синең белән ничек дуслар булган идек, шулай дус булып калырга тиеш! Синең җырларыңны үзебез дә яратып тыңлыйбыз! Күрешкәнгә кадәр!

Публикация от Ильдар Хакимов (@ihakimov)


Фонограмма турындагы сорауга җавап (гаепләүләр булмасын өчен тулы расшифровканы тәкъдим итәбез):

- Фидан абыйны, мин түгел, минем әтиләр вакытында бик популяр. Ул вакытны, андагы мегапопулярлык Элвин Грейның төшенә дә кермәгән. Бүген Грей үзе юк әле. Шуңа күрә әйтергә кирәк, шушы кешеләрне без хөрмәт итәргә тиеш. Зәйнәп апалар җырларында үстек без, аларны бүген дә күрсәк, кочаклап, хөрмәт итеп.

Бар яшьләрдә бүгенге көндә, әйтергә кирәк, исәнләшү дә юк безгә карата, башка кешеләргә карата, үзләре дә әйтәләр алар, исәнмесез дип, башка кешеләргә карата хөрмәт.

Габдерәхим соравы: 

- Бая Илдар да әйтеп китте, Элвин Грей дәрәҗәсеннән мең тапкыр артык дип. Илдар, син Элвиннан көнләшмисеңме? Чөнки Меладзе, Салават һәм Элвин Грей гына булды (сайлау көнендә булган концерт турында сүз бара - ИТ), мин шунда бөтен яшь җырчылар көнләшеп үлгәннәрдер дип уйладым. Элвин Грей катнашты.

- Беренчедән, әйтергә кирәк, бар буыннар, ул - яшь буын җырчысы. Бүгенге көндә яшь буынга бер җырчы юк иде, 12 яшьтән алып 20 яшькә кадәр. Шундый максат куелган, шуның буенча эшләнгән проект һәм ул тормышка ашты. Аңардан тыш, беләсез инде Салават Зәкиевич белән Элвин Грейның күңелсез моментны. Бәлки, рекламадыр, мин әйтә алмыйм. Шуны әйтәсе килә, Салават Зәкиевич үз вакытында бер Уфада гына 15-20 ләп концерт  биргән  кеше, бер урында утырып, Хәния апалар, мәрхүм, 20 шәр концерт биргән кешеләр. Бу буын, дуслар. Буын алышына, тенденцияләр алышына, трендлар алышына. Бүгенге көндә социаль челтәрләр, яңа юнәлешләр эшләп килә. Шуңа күрә, мин уйлыйм - ниндидер фундаменталь әйберләр эшләргә кирәк. Җыр сәнгате ул - мода кебек, әйтик, шундый дизайнлы кухня чыккан ди, ул бүгенге көндә популяр. Бар классика, бар фундаменталь җырлар, бар фундаменталь юнәлеш. Шушы фундаменталь юнәлештә барса, кеше озак бара. Салават Зәкиевич утыз ел бара. Ни өчен дигәндә, моң белән, нәкъ тә татар җырына, татар моңына үрелеп барган моң белән бара ул. Аның 30 нчы сезон була. Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң, ул вакытта сөйләшербез. Шуңа күрә, сез рус эстрадасына карагыз, бик популяр җырчылар бар иде, мин аларның исемлеген язып бирә алам, үзегез дә аптырарсыз, кая булган соң алар? Алар чыктылар да һәм иртәгә юк. Минем әйтәсем килми, бүген-иртәгә Элвин Грей булмас дип. Бары тик фундмаенталь юнәлеш, безнең татар моңы юнәлеше түгел. Шуңа күрә кинәт килеп кереп... Мин аңа бер дә көнләшмим. Мин ул буын кешесе түгел, ул  бездән күпкә яшьрәк, ике тапкырга яшьрәк. 

Матбугат конференциясенең тулы видеоязмасы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100