Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Менә шундый икейөзлелек - алдан елмаешалар, артыңнан сүз сөйлиләр". Элвин Грей Илдар Хәкимовка җавап бирде

Элвин Грей - Радик Юльякшинның фанатлары яраткан җырчыларын яклый һәм Илдар Хәкимовны көнчелектә гаепли.

news_top_970_100
"Менә шундый икейөзлелек - алдан елмаешалар, артыңнан сүз сөйлиләр". Элвин Грей Илдар Хәкимовка җавап бирде
21 мартта Татарстан халыклары Дуслык йортында “Дуслык күпере” бөтенроссия татар-башкорт эстрадасы фестиваленә багышланган матбугат конференциясе үтте. Матбугат конференциясендә Элвин Грей булырга тиеш иде, әмма ул килмәде.

Җырчы булуга караганда Гүзәл Уразованың ире буларак күбрәк билгеле Илдар Хәкимовка журналист Габдрәхим: “Син Элвиннан көнләшмисеңме?” дип сорагач, Элвин Грейның популярлыгын “12 яшьтән алып 20 яшькә кадәр аудитория өчен бер яшь җырчы юк иде" дип аңлатты. Ул шулай ук Элвин Грейның популярлыгы озакка бармас дип фаразлады.

“Элвин Грей 30 сезон эшләгәннән соң сөйләшербез, - дип дәвам итте Илдар Хәкимов. - Рус эстрадасында да бик популяр җырчылар бар иде. Кайда соң алар хәзер? Мин иртәгә Элвин Грей булмас дип әйтәсем килми. Ул фундаменталь юнәлеш түгел. Кинәт килеп кереп популяр булган кеше”.

Элвин Грей моңа җавап язган. "Илдар мин сезне иҗади кеше буларак кына түгел, кеше буларак та хөрмәт итәм. Әмма сез матбугат конференциясендә әйткән сүзләрдән соң миңа бик кызык - бу сүзләрне мин булганда да әйтә алырсызмы икән? Әгәр сезнең "минегез" миңа ниндидер арзанлы сүзләр һәм буш ташлар атарга уйлый икән, белеп торыгыз - ул сүзләрегез мине көчлерәк кенә итә. Ә мин сезнең дәрәҗәгә төшмим. 

Сезгә зур уңыш телим - минем шикелле кешеләргә вакытыгыз калмаслык булсын. 

Ә менә 30 еллык сезонга килгәндә, сезнең урында мин авызымны ачмас идем. Мин 28 яшемдә күп сезоннарда булдым. Әмма миңа сезон сүзе ошамый. Сезон ул ау белән бәйле, мин сезоннар белән түгел, сыйфат һәм сан ягыннан үсәргә телим. 

Вакыты җиткәч, 50нче сезонны да үткәрермен, Алла бирсә.

Әлегә "30нчы сезоннан соң мине "җырчы" дип атавыгызны көтәм. "Атказанган" исемен артист булмаганнарга бирмиләр! Ә минем 12-20 яшьлек тыңлаучыларга килгәндә, безнең дус гаиләдә бу яшьтән өлкән булганнардан сорагыз.

Һәм үзегезнең бик талантлы хатыныгызга сәлам әйтегез".


Шунысын искәртеп үтәргә кирәк - берничә ел элек Элвин Грей Гүзәл Уразова белән "Красивая/Хороший" хитын яздырды. Эстрада өлкәсен күзәтеп баручылар Гүзәл Уразованы бу дуэт популярлаштырды дип саный. Радикның укучылары да шушы фактка ишарәли.


“Кем соң ул Илдар?”

“Менә шундый икейөзлелек чәчәк ата – очрашалар, елмаешалар, дус дип атыйлар һәм артыңнан шундый сүз сөйлиләр. Радик, ул сезнең исеме белән үзенә исем ясамакчы була, шул гына”.

“Мин мондый хәл рус эстрадасында гына була дип уйлый идем”.

“Илдар үзе дә 30 ел җырлаган җырчы түгел бит, 38 яшь кенә бит, күп җырладым дип уйлый микәнни, атказанган исеме дә юк бит”.

“Аның хатыны талантлы. Шуның исәбенә яши дә”.

“Илдар вакчыл кеше. Көнчелек”.

“Кем соң ул хатыныннан башка?”

“Илдар кебек ирләрне “быткыч” диләр. Хатыны аркасында исем күтәреп йөргәнен аңламый микәнни?”

"Илдарның бер генә җырын да белмим. Кабатлап кушылып җырлап та йөрмим. Ә менә Радикның җырларын рәхәтләнеп кушылып үзалдыма җырлап йөрим".

"Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның концертына барган идем. Элек аларны тыңлап була иде. Хәзер алар азды. Тыңларлык түгел".



Знаете, Ильдар, я уважаю Вас не только как творческого человека, но и как человека вообще! Но после всех сказанных Вами слов на пресс-конференции, мне стало дико интересно: в моём присутствии Вы так же прокомментировали бы заданный вам вопрос? Если Ваше «Я» пытается задеть моё какими-то дешевыми комментариями и пустыми камнями в мой огород, то знайте, что тем самым Вы сделаете меня намнооого сильнее !)) Я же не буду опускаться до Вашего уровня. Просто хочу пожелать Вам удачи и нереального успеха, чтобы на таких людей, как я, у Вас не было времени ..) И да, ещё.. насчёт 30-летнего гастрольного тура. На Вашем месте, уважаемый Ильдар, я бы не зарекался. В свои 28 я так же, как и Вы, откатал немало сезонов.. Хотя слово "СЕЗОН" мне не особо нравится. Сезон у меня ассоциируется с охотой. А мой слушатель - не дичь. Не сезонами я все измеряю, а качественным и количественным ростом Придет время, откатаю и 50, Алла бирса. Ну, а я пока, после "30-го сезона", буду непременно ждать и надеяться, что Вы, наконец, назовёте меня певцом) "Заслуженных" недоартистам не дают!☝ А по поводу моих слушателей 12-20 лет спросите у тех, кому в нашей дружной семье далеко ЗА. И передайте, пожалуйста, пламенный привет своей нереально талантливой супруге #ElvinGrey #ИльдарХакимов #ЭлвинГрей #РадикЮльякшин

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100