Элвин Грей Гүзәл Уразовага җавап бирде: "Без бит Сезгә бу җырны башкаруны тыймадык!"
Радик Юльякшин Гүзәл Уразованы эмоцияләргә бирелмәскә чакыра һәм аннан "ни өчен кеше җырын үзегезнеке итеп теркәдегез" дип сорый.
- Элвин Грей - Радик Юльякшин "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерү турында хәбәр итте. Ул Гүзәл Уразованы һәм шигырьне тәрҗемә иткән Сафинаны Сафинаны әхлак кагыйдәләрен генә түгел, җинаять кодексын да бозуда гаепләде. Гүзәл Уразова бик эмоциональ төстә Радик Юльякшинга һәм тамашачыларына мөрәҗәгать белән чыкты. Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко "Интертат"ка җавабында Гүзәл Уразова гамәлләрендә җинаять бар дип әйтергә тели.
"Хөрмәтле Гүзәл! Видеомөрәҗәгатегезне күрдем, монда күз яшьләре һәм эмоцияләрнең катнашы юк. Әйдәгез, моны кадр артында калдырыйк. Кердә казынмыйк, шәхесләргә күчмик. Әйдәгез, фактлар белән генә эш итик", - ди Радик Юльякшин.
Ул 2014 елда Бабек Мамедрзаев "Мин сине очраттым" җырын язганын әйтә һәм аны уйнатып күрсәтә. Радик Юльякшин 2016 елда Бабек белән бергә бу җырны үзгәртеп яздырганын һәм аранжировкасын әзерләгәнен әйтә. Гүзәл Уразова аннан соң гына, дуэт җырлар өчен чакырылды, ди ул.
"Ә аннары без бу җырның Россия авторлар җәмгыятендә Гүзәл Уразова һәм Эльвира Сафина исеменә теркәлгәнен белдек", - ди Радик Юльякшин.
Ул бу бәхәснең ни өчен нәкъ менә хәзер чыкканын да аңлата. "Без хәзер "Элвин Грей" лейблы (ягъни бренды - ИТ) төзедек. Һәм безнең юристлар документлар белән эшли башлагач, "Красивая, хороший" җырының безнеке түгел икәнлеген ачыкладык. Ул 2016 елның 7 гыйнваренда Гүзәл Хәкимова (Уразова) һәм Эльвира Сафина исеменә теркәлгән икән. Ә без белмәдек тә", - дип аңлата ул.
Юльякшин әйтүенчә, закон буенча бер автор икенче авторның рөхсәтеннән башка авторлык хокукын терки алмый. "Һәм сорау туа - нәрсәгә сез шулай эшләдегез? Нәрсәгә кирәк булды бу Сезгә? Гүзәл! Без бит Сезгә бу җырны башкаруны тыймадык! Сорау бит башка - нигә Сез үзегезнеке булмаган җырны үз исемегезгә теркәдегез?!"