Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Марат Галимов: “Артур-Марат” дуэтын таркатучы мин түгел

“Казан егетләре” төркеменең һәм “Артур-Марат” дуэтының экс-солисты Марат Галимов "Татар-информ"га интервьюсында "Артур-Марат" дуэты таркалу буенча үз аңлатмасын бирде һәм Артур Минһаҗевның интервьюсына фикерен белдерде.

news_top_970_100
Марат Галимов: “Артур-Марат” дуэтын таркатучы мин түгел

“Казан егетләре” төркеме – совет илендә туган татарларның яшьлеге, татар эстрадасының ниндидер яңа сулышы иде. Казанның үз кебек үк катлаулы булды “Казан егетләре”нең тарихы.

Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов 1977 елда Зәйдә туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 1996 – 2014 елларда – “Казан егетләре” төркеме солисты. 2014 елда Марат Галимов фаҗигагә тарыды – үз йортын салганда түбәсеннән егылып имгәнде – ярты ел урын өстендә ятты. Әмма ихтыяр көчен җыеп аягына баса, яңадан сәхнәгә чыга алды.

Артур Минһаҗев төркемнәре һәм Марат Галимов турында интервью бирде. Ул интервью Маратның күңеленә тигән. 

“Минем, гомумән, ул интервьюны укыйсым килмәгән иде. Мин Артурның ничек сөйләгәнен укымасам да, якынча күзаллыйм - 20 ел бергә эшләгәч, стилен дә, характерын да беләм. Бер-ике җирдә рәнҗеткән сүзләр булды. Анысына мин аерым тукталырмын. 

Нәрсә миңа авыр булдымы? Комментарийларны уку авыр булды. Имеш, Марат дуэтны таркаткан, Марат дуэтны Тямайга алыштырган, ә “Артур, син молодец!”. Шулай да мин бернинди интервью да бирмим, бармыйм да, вакланып та йөрмим дигән идем. Әмма ләкин мин, менә, монда интервью биреп утырам – боларны сөйләргә Роберт абый Миңнуллинның сүзләре этәргеч булды.

Беркөнне дусларым Роберт абый Миңнуллин сүзләренең скриншотын җибәрделәр: “Бик матур тавышлы дуэт иде, инициаторы Марат дип беләм. Бик сәер адым аның тарафыннан. Популярлык пигында шундый адымга бармыйлар. Юләр поступок Мараттан. Артур аны сәхнәгәдә алып чыгучы да, җырчы итүче дә. Артур чын профессиональ җырчы бөтен яктан да, кире кушылсалар, әйбәт булачак икесе өчен дә. Ике кешегә һаман-һаман үзара килешеп эшләргә авырдыр...” дип язылган. 

Бу сүзләр йөрәгемә тиде. Аңлатуымны сорагач, Роберт абый миңа: “Марат, мин бу материалны күрмәгән идем дә. Журналистлар нәрсәдер бутаган. Кайдан белим сезнең арагызны?! Аннары хикмәт анда түгел бит, таралгансыз, беткән-киткән. Кем беренче киткән, кем икенче киткән - анысы мөһим түгел. Интернетта Артур кебек интервью бир. Дөресен яз! Үзең дәшмәгәч, сүзләр йөри инде ул. Гомумән, сез ерунда белән шөгыльләнәсез. Җитдирәк булыгыз, егетләр”, - дип язды. Менә мин Роберт абый алдында гафу үтенәм. Без аның белән шалтыратыштык. Ул: “Марат, җырла, җыр сүзләре кирәк булса - рәхим ит!”, - диде.

Миңа “Татар җыры”ннан соң да журналистлар күп шалтыратты. Артурның интервьюсыннан соң байтак кына шалтыраттылар: “Әйдә, җавап бир, ник алай калдырасың?” - диделәр. “Юк, пычранып йөрмим, мин сезгә бер әйбер әйтермен дә, сез икенче төрле әйләндереп бирерсез. Аннары соң мин гаепле булып калам”, дидем. 

Әмма Роберт абый сүзләреннән соң интервью бирергә кыюлыгымны җыйдым. Бирегә акланырга да, Артурның исемен пычратырга дип тә килмәдем. Бары тик интервьюда минем турында әйтелгәннәргә ачыклык кертәсем килә.

Беренчедән, Артур минем “Татар җыры” фестивалендә әйткән сүзләремне пиар ясады дип бәяләгән. 

Бәлкем, пиар булгандыр, чөнки “Татар җыры”н зур аудитория карый. Әмма әзерләнгән пиар булмады ул. Артур бит ул сольный җырчы булырга хыялланып йөрде - аны интервьюда да әйткән. Ул “Татар җыры”на кадәр бер ел элек: “Егетләр, мин сольный җырлар яздырам” дип әйткән иде. “Дуэт та була, сольный да җырлыйм”, - диде. Анда безнең концерт директоры Булат Хәсәнов та бар иде. 

Мин шунда Артурга: “Әгәр сольный җырлый башлыйсың икән, безнең дуэт ике, максимум өч елдан соң таркалачак”, - дидем. Чөнки үзеңә күбрәк игътибар бирелеп, дуэтка игътибар әзрәк булачак инде ул. Шулай бетәчәк. Мин ике елга ялгышканмын булып чыкты, чынлыкта дуэт бер ел эчендә таркалды. Артур шул вакытта “Юк, эшлибез!” - дип әйтте. 

Булат белән без аның ялгыз җырлавына каршы килмәдек. Артур җырларын ротациягә бирде, телевидениегә клиплар төшерде. Минем әле башымда да юк иде ялгыз җырлау. “Татар җыры”нда мин “Дуэт таркала” дип әйтергә теләмәдем. Дөресрәге, сүзләрем буталчыграк булды, “чыктым аркылы күпер” кебек килеп чыкты. Мин: “Сезне яңалык көтә. Безне дуэт кына итеп түгел, сольный проектларда да күрәчәксез”, - дип әйттем. Игътибар белән тыңлаган кеше дуэт таркалмаганны аңлады. 

Ә кемдер “О сольный карьераны башлый болар” дип ишетте дә, имеш-мимешләр китте. Дөрестән дә, Артур аны көтмәгән иде. Мин үземә дә экспромт булды ул. Шулай килеп чыкты... 

Артур “Татар җыры”ннан соң бик уйланып йөрде. “Тимерхан” ресторанында бер чарадан соң килде дә, ап-ачык әйтте: “Егетләр, мин дуэтта җырламыйм”, - диде. Анда инде планлаштырылган чыгышлар да бар иде. Без әйтеп карадык: “Артур, шулай-шулай инде, эшлик инде”, дибез. “Юк, ди, яки Марат сольный җырласын, яки мин сольный җырлыйм”, ди. 

Шуңа күрә постлар, комментарийлар язган дускайларым, дуэтны таркатучы мин түгел. Бәлкем, гаеп миндә дә бардыр, Артурда да бардыр. Әмма Артурның “дуэтта эшләмим”, диюе беренче булды. Артур хәзер янымда торса, ул “Юк”, диеп әйтмәс иде... Бу сөйләшүгә безнең директорыбыз Булат та шаһит, ул бик гадел егет.

Интервьюда мине аптыраткан икенче әйбер - ул “Аңа мин тамада булып эшләргә тәкъдим иттем, аның осталыгы бар”, дигән. Үз тәкъдиме дип күрсәткән. 

Хөрмәтле җурналистлар, дуслар, “Казан егетләре”ндә эшләгәндә - Айдар, Артур, мин - өчәү булганда, андый нәрсәне тәкъдим иткән идем: “Егетләр, әйдәгез, төрле чараларны, туйларны, юбилейларны алып барыйк, акча эшлик”, дидем. Шунда өчебезнең берсе әйтте, исемен әйтмим, гайбәт булмасын: “Без - дәрәҗәле төркем, “Казан егетләре” исеме белән ниндидер туйлар, мәҗлесләр алып бару безгә килешми”, диде. 

Без эшләмәскә булдык. Аннары дуэт белән эшли башлагач, ниндидер чарадан самолетта кайтканда: “Артур, дуэт беренче урында булачак, әлбәттә, ләкин мин мәҗлесләр, туйлар алып барырмын. Яшәргә кирәк, тормыш алып барырга кирәк”, - дидем. Шунда Артур миңа: “Әйдә, бергә эшлибез”, - диде. Мин: “Юк, Артур, минем үземнең генә эшләп карыйсым килә. Мин анда дуэт җырларын җырламыйм”, - дидем. “Мин мәҗлесне үзем алып барырмын да, дуэт белән җырларбыз”, -дидем. Шундый сөйләшү булды. Никтер Артур “Мин тәкъдим иттем”, дигән, “минлеге” каян килеп чыккандыр...

Өченче гаҗәпкә калдырган әйбер Тямай белән бәйле. Артурның “Маратка Тямай белән җырлау килешми, Тямай кайчан “атказан”ны алды да, Марат кайчан “Татарстанның атказан артисты” исемен алды”, дигән сүзләре мине бик гаҗәпләндерде. 

Чөнки биш ел элек, әле без дуэт белән эшли башлаганда бер хәл булган иде - Артур аны хәтерлидер. Филормония кафесенда чәй эчеп утырганда, Тямай кереп безнең янга килеп утырды. Сөйләшеп киттек. Артур шунда: “Фирдүс, әйдә без синең концертларыңда катнашыйк әле. Чаллы якларында кеше безне күрсен, танысын”, - диде. Дөрес адым булды ул. Тямай ризалашты, ул бик ачык күңелле кеше. Без Тямай концертларында җырладык. 

Хәзер Артур ник андый сүзләрне әйтте - аңламадым. Тямайга ул әйбер ошамады. Мин аны: “Тормышта мондый вак-төякләр күп булачак. Катырак та бәрелерләр әле. Нервыңны бетереп йөрмә”, дип тынычландырдым. Тямай Артурның нигә алай әйткәнен күзенә карап сорыйм, диде.

Инде дүртенче әйбер - ул минем хатын белән бәйле әйбер. Бер генә җөмлә ул - Артурның шул җавабы мине үтерде. Журналист, минем Тямайда эшләүгә бәйләп, кызык кына сорау бирә: “Соң акча кирәктер инде. Хатыны да үзеннән күпкә яшь…” Артур шунда, “Әйе, нәкъ шулай”, дип җавап биргән. 

20 ел бергә эшләп, Артур, егерме ел синең белән эшләп... авыр чаклар булды, ипи аларга да акча булмаган чаклар бар иде, бер телем ипине бүлеп... Ну андый әйберне син әйтергә тиеш түгел идең, миңа калса. Әгәр аның хатыны турында сорасалар, мин анда, яки, хатынын мактап әйтер идем, яки, “Ул минем эшем түгел”, дияр идем. “Барыгыз, үзеннән сорагыз”, дип әйтер идем. Артур шундый җавап бирергә тиеш иде. Хатыным мине урын өстендә ятканда бер ел карады - аңа зур рәхмәтлемен. Умырткалык сынды, аяклар сынды, селкенеп тә булмый, сызлый. Урында яткан кешене карауның нәрсә икәнен караган кеше генә белә торгандыр. 

Артурның мондый җавап кайтаруы дөрес әйбер түгел. Бәлкем, Артурда алай җавап бирмәгәндер дә. Әмма ләкин шулай китереп чыккан, имеш, Маратның хатыны яшь, акча җитми, шуңа күрә эшкә куып чыгаргандыр. Кемгә акча җитә соң бу дөньяда?!

Журналисткайларым, сезгә дә җитми акча. Әйе, журналистларга язарга кирәк инде, халык укысын өчен кычкырып торган исемнәр кирәк. Бу сезнең ипиегез - аңлыйм, әмма ләкин, һәр әйбернең чамасы бар. Әгәр инде кеше турында белешәсегез килә икән, кешене хатыны эшкә кудымы - аны үзеннән сорарга кирәк.

Ә инде минем ни өчен Тямайда эшләвемә килгәндә... Артур дуэтта эшләми башлагач, мин аптырашта калдым. Безне ноябрь аенда ук “Дуслык күпере”нә чакырганнар иде, Артур: “Егетләр, гафу итегез, мин бара алмыйм, эшемнән җибәрмиләр”, дигәч, без инде каршы килмәдек. 

Шулай итеп, Булат белән мин акчасыз калдык. Аннан соң тагын төрле чаралар булды, дуэт белән чакыралар. “Үзем килим, әйдә”, дим. “Юк, безгә дуэт кирәк”, диләр. 

Аптырагач, Тямайга шалтыраттым: “Тямай, шундый хәл, сольный эшләргә кирәк. Әйдә, Әлмәткә, Чаллыга синең концертларыңа бер-ике көнгә генә килеп, күренеп китим әле. Күрерләр, әзрәк сүзе китәр”, - дим. Тямай каршы килмәде. Ике көннән кайтам дип, бер костюм-чалбар киеп чыгып киткән идем, менә инде 3 ай буе Тямай белән бергә эшләп йөрим. 

Аллаһы тәгаләгә рәхмәт – миңа сәхнәгә чыгарга юлын күрсәтте. Тямай белән бергә эшләү - минем өчен тамашачы алдына чыгу ул. Яңа җырлар яздырдым. Чөнки җырларым юк иде. Сольный җырлау турында уемда да булмады, планда да юк иде. Сольный җырлау – аптыраганнан. Бирегә килеп әйтәсе килгән сүзләрем шулар иде.

- Марат, сезнең элеккеге төркем таркалгач, хатының Линара белән җырларга уйламадыгызмы? Хәзер бит бөтен кеше хатын белән җырлый...

- Ул сорауны ялкау кеше генә сорамый. Хатын да: “Җырлыйк”, дип әйтә. Мин хатын белән җырлый алмыйм - талашып бетәчәкбез (көлә). Безне Президент катнашкан бер концертка бергә җырларга чакырганнар иде, чыгышыбыз әйбәт килеп чыкты кебек. Җырны яздырганда гына бик авыр булды: ул үзенекен әйтә, мин – үземнекен. Уртак фикергә килдек үзе. 

Ләкин һәр җырны алай яздыра башласак, бик авырга туры киләчәк. Ә Линара белән дуэтка килгәндә, бәлкем, бер-ике җыр яздырырбыз.

- Марат, берничә ел элек егылып озак кына урын өстендә яттың. Менә шул авыру сиңа кемнең кем икәнен белергә булыштымы? Шул вакытта дусларың, шул ук Артур үзен ничек тотты? Ярдәм иттеләрме, хәлеңне белергә килделәрме?

- Бөтенесен сөйләсәң, дөрес тә булмас инде. Мин түбәдән егылып төшкән көнне янымда Булат булды. РКБга ятарга булышты, Артур да килде. Янымда көн саен хатыным һәм әти-әнием булды. Хатын янымнан да китмәде. Куып та җибәреп карадым, ял ит дип сүгеп тә карадым. 

Безнең концерт директоры Булат та көн саен диярлек килеп йөрде. Артур да килде, килмәде дип дип әйтсәм, нахак сүз булыр. Әмма ләкин дусларның кем икәнен белү өчен кешегә власть бир яки авыр хәлгә калып кара, диләр. Кемнең кем икәне шунда беленә. 

Мин акча ягыннан бик авыр хәлгә калган идем. Акча белән беркем дә ярдәм итмәде. Бу тәнкыйть-үпкә түгел, һәр кешенең үз тормышы. Кем миңа ярдәм кулы сузганын, кем сузмаганын үзем генә беләм. Ярдәм кулы суздым дип әйтеп йөргән кешеләр дә бар, сүздә генә калган кешеләр... Исемнәрен әйтеп тормыйм - минем яктан гайбәт булар. 

Аллага шөкер, хатыным көндез мине карап, төнлә администратор булып ресторанда эшләде. Менә, минем өчен шундый зур батырлык ясаган кеше ул. Бәләкәй бала да бар бит – ике яктан да әниләр булышты инде, рәхмәт. Хәлем бит аякны кисәргәме, кисмәскәме дигән дәрәҗәгә җиткән иде. Аксап калсам, сәхнәгә чыкмыйм, дип үземә сүз биргән идем. 

Хатыным: “Үзең генә җырла, син популяр булачаксың”, диде. Ә мин команда белән эшләргә өйрәнгән кеше, миңа команда кирәк, миңа янәшәмдә кешеләр булуы кирәк. Тормышта ни генә булса да, Аллаһы тәгалә мине сәхнәгә этәрә, китәм дигәндә тагын этәрә. Башта “Казан егетләре”ннән киткән идем бит инде. Кабат Артур белән кушылып җырладык. Хәзер Артур китте, дуэт таркалды. 

25 еллык багажым белән тагын шушы сәхнәгә бастым. Сольный җырлармын дип бер дә уйламаган идем. Ләкин тормыш шулай итә икән...

- Киләчәктә Марат Галимов булып җырлаячаксың, әйеме?

- Кая барасың инде?! Җырлап карыйм да, килеп чыга кебек, кешеләр әйбәт, диләр, әллә кайчан үзеңә җырларга кирәк иде диләр. Кайберәүләр һаман: “Ник дуэтны таркаттыгыз? Матур дуэт иде”, диләр. Ә мин кешеләргә Артур хөкүмәт эшендә эшләгәч, китә алмый дип аңлата идем.

- Артур интервьюда: “Мактану булмасын, ләкин омтылыр югарылык калмады. Җырчы өчен түшәмгә барып җитү – иң куркынычы”, дигән. Килешәсеңме?

- Һәр артистның үз биеклеге була аның. Артур үз түшәменә терәлгәндер дә, башка барасы килмәгәндер... Безнең дуэтка килгәндә, түшәм ерак иде әле, миңа калса. Татар эстрадасы түшәме турында сүз барса, бер дә дөрес түгел инде. Түшәм юк, бөтен яктан да үсәргә кирәк.

- Ә хәзерге “Казан егетләре” белән аралашасызмы?

- Күрешкәндә исәнләшеп китә идек. Алай ачылып сөйләшкән булмады. Бер көнне бер концертта бергә туры килдек. Алар анда бик матур гимн башкардылар. “Егетләр, шәп килеп чыкты”, дидем. Мин аларны мактагач, алар мине мактады инде...

- Алар сезнең юлны дәвам итүчеләрме?

- Аларның стильләре үзгәрде. Алар күбрәк дәртле җырларга күчтеләр. Без бит инде патриотик җырлар, халык җырларын, җитди җырлар җырладык. Алар җитди җырлар җырламый дип әйтмим, аларның үз юнәлеше инде. Кемдер алар “Казан егетләре” исемен төшерделәр, кемдер киресенчә “Казан егетләре” исемен күтәрделәр, ди. Монда бит күпме кеше - шулкадәр фикер. Үз юллары белән барсыннар, эшләсеннәр!

- “Казан егетләре” гөрләп эшләгәндә, сезнең татар сәнгате тарихында каларлык җырлар дип кайсысын саныйсың? “Миләүшә”ме?

- Без “Миләүшә” белән чыктык бит инде ул. “Нигә яна йөрәгем” бик көчле килеп чыккан иде. Без анда беренче тапкыр рэп кулландык. “Саргайган мәхәббәт” җырын яздырып, клибын чыгардык - бик популяр җыр булып чыкты. 

Тәнкыйть тә күп эләкте инде безгә. Камал театрында “Миләүшә”не җырлаганда трико, кроссовкалар киеп чыккач, бик тәнкыйтьләделәр. Безнең инде үзебезчә, яшьләрчә чыгуыбыз иде. Беренчелектә булганбыздыр. Ул чакта андый төркем һәм андый җырлар юк иде. Хәзерге ул җырларны тыңласаң, 19 ел элек язылган аранжировкаларны башкара алган кешеләр юк - мин аны курыкмыйча әйтә алам. Без җырларны айлар буе яздыра идек. Хәзер бит инде студиягә килгән саен акча түләргә кирәк. Ә без аранжировкаларны килеп тыңлый идек тә, үзгәртә идек, яңадан җырлый идек...

- “Казан егетләре” ни өчендер Казан гимны булырлык җыр белән таныла алмады...

- Андый җырны без яздырып карадык, башкорт белән татарлар берләшсен дип, Айдар Галимов белән “Казан-Уфа” җырын да яздырып караган идек - алар ничектер китмәде. Әллә ротация җитмәдеме икән?.. Ә “Казан егетләре”ндә чагында безнең тарафтан башкарылган андый гимн булмады. Ә бәлкем, хәзер дә эшләгән булсак, язылыр да иде, олыгайгач тирә- юньгә, кешеләргә, иҗатка икенче төрле карыйсың икән. Язар идек.

- Хәзер Марат Галимов буларак Казанга гимн булырлык җыр язу теләгең юкмы? Син бит татар эстрадасы тарихында барыбер “беренче Казан егетләренең берсе” буларак калдың.

- Аның турыда уйлаган юк иде, дөресен әйткәндә. Уйлап карарга кирәк.

- Марат, гафу ит, әлеге дә баягы хатын темасы. Кешедән белешкәнче, үзеңнән сорыйм: беренче хатының белән аралашасыңмы?

- Минем бит инде беренче хатынымнан ике балам бар. Аллага шөкер, зурлар инде. Ралинәгә - 17, улым Сөләйманга 13 яшь тула. Минем балаларның әнисе белән араны өзсәң, дөрес булмас иде. Мин хәлемнән килгәнчә, аларга булышам. Линара минем балаларны ярата. Өйдә булганда, ял көннәрендә кунакка алып килергә тырышам. Кызым Камелия дә Сөләйман белән Ралинәне бик ярата. Шуңа күрә беренче хатын белән аралашабыз, балалар булгач, шалтыратышмый булмый, булышырга да тырышам. Бәлкем, тиешенчә үк булыша да алмыймдыр. Хәлдән килгәнчә инде. Гаилә ягыннан, балалар ягыннан барысы да әйбәт, Аллага шөкер.

- Артур белән шалтыратышканыгыз да юк инде, димәк?

- Артур белән шалтыратышканыбыз юк - ул интервьюда да әйткән инде аны. Ләкин мин аны туган көне белән котлаган идем. 30 март көнне... Ә ике-өч көннән соң Артурның интервьюсы чыкты. Туган көненә чаклы интервьюсы чыкса, мин аны котламаган булар идем - анысын чын йөрәктән әйтәм. Ул хәзер ялгыз җырлау теләгенә иреште – хыялын тормышка ашырды. Ә минем ялгыз җырлавым – шулай килеп чыкты инде...

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 июль 2023
    Исемсез
    Бирешмэ нык бул
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100