Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Артур-Марат" дуэты таркалды: “Марат белән аралашкан юк”

"Казан егетләре" 1996 елда Рафаэль Мәҗитов тарафыннан оештырыла. Ул чагындагы егетләр төркемнәренең, чама белән әйткәндә, биш тапкыр үзгәрәчәген белгәннәр микән? Хәзерге “Казан егетләре” төркемендә беренче составтагы егетләр бөтенләй юк. “Язмыш бит, һәрбер әйбернең үз вакыты”, - дип җавап бирде “Казан егетләре”нең беренче составында булган Артур Минһаҗев. 

news_top_970_100
"Артур-Марат" дуэты таркалды: “Марат белән аралашкан юк”

“Казан егетләре” төркеменең үткәне һәм бүгенгесе

“Казан егетләре” төркемен кем генә, ишетеп булса да, белми икән? Әлеге егетләр турында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев үзе: “Егетләр, сез 15 елга алга йөгерәсез”, - дигән иде. Моның белән килешмичә булмый. Килешмәгәннәр “Казан егетләре” төркеменең беренче составы башкарган җырларны тыңлап карасын. Ассызыклап әйтәм: баштагы төркем башкарган җырлар, бүгенге түгел. Бүгенге “Казан егетләре” башка төрле стильдә эшлиләр. Начар түгел, ләкин башка стиль.

"Казан егетләре"ннән кайсыларыдыр һаман иҗат итә, ә кайберләре, үз эшләрен ачып, бизнесмен булган.

2009 елда "Казан егетләре" составында Айдар Әгъләмов, Марат Галимов һәм Артур Минһаҗев бар иде. Бүгенге составта бары тик Айдар гына җырлый. Марат, берничә ел элек, биектән егылып төшеп, больницага эләгә. Марат миңа үзе 2017 елда:“Мин, больницага эләккәч, икенче көнне үк яңа состав җыйдылар. Терелүемә ышанмадылар”, - дип сөйләде. 

“Казан егетләре”нең башка составы барлыкка килгәч, Артур белән Марат икәүләп дуэт рәвешендә җырлый башладылар. Иң кызыгы яисә аянычы – әлеге “Артур-Марат” дуэты да бу көннәрдә тулысынча таркалды. Марат Фирдүс Тямаев группасында эшли, Артур исә ялгызы җырлый һәм административ эштә дә үзен сыный.

“Омтылыр югарылык калмады”

- Артур, баналь сораудан башлыйк. Без синең белән 2017 елда аралашып алган идек инде. Ачык хәтерлим: планнарыгыз зурдан иде. Димәк, “Артур-Марат” дуэтының таркалуы юкка гына булмады. Сәбәбен аңлатып китсәңче?

- Әйе, безнең әңгәмәне ачык хәтерлим. Ул вакытны планнар зурдан иде, чыннан да. Ә бүген ул планнар юк. Беләсеңме, мактану булмасын, ләкин омтылыр югарылык калмады. Җырчы өчен түшәмгә барып җитү – иң куркынычы.

- Әйе, монысын аңлыйм. Ләкин тагын нәрсәдер булырга тиеш дип уйлыйм. Утырдыгыз да: “Менә безнең түшәм, булды, таралышабыз”, - димәгәнсез бит инде?

- Вакыт җитмәү дә комаучалагандыр. Мин административ эшкә кереп киттем. Мине Казандагы мәдәният үзәгенең берсенә директор итеп билгеләделәр. Хәзер минем кул астымда йөзләп хезмәткәр эшли. Бу – зур җаваплык. Без Марат белән ачыктан-ачык сөйләштек. Маратта төрле мәҗлесләр алып бару сәләте бар. Ул тамашачы белән уртак телне тиз таба. Шуңа күрә аңа мин тамада булып эшләргә тәкъдим иттем, ә үзем директор буларак вазыйфаларымны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә тырышам.

- 2018 елның “Татар җыры” фестивалендә, сезгә “Алтын барс” сыны бирелгәч, Марат рәхмәт әйтер урынга: “Безнең “Артур-Марат” дуэты буларак чыгышларыбыз булмас та инде”, - дигән мәгънәдәге сүзләр әйтте. Син аптырап калган идең дип хәтерлим. Көтелмәгәндә булдымы?

- Әйе, көтмәгән идем. Бәйрәм сәхнәсендә әллә ни яхшы булмаган яңалыкны әйтер дип уйламаган идем дә. Үзенә дә әлеге фикеремне әйттем. Ул: “Ярар инде”, - дип кул гына селтәде. Бәлки пиар ясыйсы килгәндер, аңламый калдым.

“Яңа проект әзерлибез”

- Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсең?

- “Сольный” рәвештә җырлыйм. Өстәвенә, әйткәнемчә, “Сәйдәш” мәдәният үзәген җитәклим. Бүген безнең бинада ремонт бара. Яңа проект әзерлибез. Әлегә игътибарымның, вакытымның барын да әлеге проектка багышларга тырышам. Җырлы тормышымда тагын бер адым ясала.

- Нинди проект? Тулырак сөйләп үтсәңче.

- “Сәйдәш”тә продюсерлык үзәген ачарга иде. Тәҗрибәм дә, белемем дә бар кебек. Ләкин иң мөһиме – без әзерләгән “йолдызлар”, дип әйтим әле, Аллаһ боерган булса, татар музыкасына, Яхин, Сәйдәшев, Музаффаров иҗатларына гашыйк булып, аларның иҗат җимешләрен башкарачаклар. Без, Алла боерса, бөек композиторларыбызның композицияләрен бераз гына гадиләштереп һәм заманчарак итеп тәкъдим итәчәкбез.

- Заманча, “шытыр-пытыр”мы? “Үзгәреш җиле” татар халык җырларын, классик әсәрләне ватты бит инде. Синең дә аларның юлларын дәвам итәсең килә әллә?

- Юк, бутама. “Үзгәреш җиле” вата, ә без, әлеге композицияләрнең затлылыгын саклап калып, бары тик яңа ясалышта гына ишеттерәчәкбез.

- Тыңлап карамыйча, барыбер аңлап булмый. Ярый, уңышлар. Ә акча каян аласыз?

- Муниципаль оешмада эшлибез, шуңа күрә хөкүмәт акча бүлеп бирә. Эшләп чыга алырбыз дип ышанам. Без яшь егет-кызларны җырларга да, биергә дә, сәхнәдә матур йөрергә дә өйрәтәчәкбез. Менә хәзер төрле популяр җырчылар белән сөйләшеп йөрим. Аларны без дәресләргә чакырырга планнаштырабыз. Кыскасы, кызык булырга тиеш.

- Сез биергә дә, җырларга да өйрәтүен өйрәтерсез. Ә алар башка продюсерлык үзәге белән элемтәгә керсәләр, нишләр идегез?

- Кызык сорау. Белмим, алар үзләре нишләргә икәнен хәл итәрләр. Без өйрәтә алсак, мин шат кына булачакмын. Бәлки алар популяр җырчылар белән бер сәхнәгә чыга алырлар. Элек бар иде бит “Йолдызлар фабрикасы”. Күпме җырчы танылды әлеге проект кысаларында.

- Популяр җырчылар, дисең. Артур Мингазов өчен популяр җырчылар – ул кем?

- Раяз Фасыйхов, Филүс Каһиров, Алсу Әбелханова, Резидә Шәрәфиева һәм башкалар.

“Һәрберебезнең үз юлы”

- “Казан егетләре” төркеменең бүгенге иҗаты турында нәрсә әйтә аласың?

- Нәрсә дип әйтим, алар үз юллары буенча баралар. Молодцы, бары шул.

- 2017 елда миңа: “Төркемдә эшләгән 15 ел заяга булган”, - дигән идең...

- Ачулы чак булгандыр. Һәрберебезнең үз юлы. Ләкин сүзләремнән баш тартмыйм.

- Аларның концертларына барып кайту теләге бармы?

- Барыр идем, ә ник бармаска?!

“Марат белән аралашкан юк”

- “Сольный” карьерада хәлләр ничек?

- Менә озакламый май аенда үземнең альбомым чыгачак. Эшлибез, Аллага шөкер, бер дә тик утырган юк.

- Үзеңә генә эшләү җиңелрәкме?

- Беләсеңме, балачактан бирле ялгызым җырлый идем. Һәрвакыт үземне “сольный” җырчы дип күрә идем. “Казан егетләре” төркемендә җырлый башлагач ук, аерым җырлау теләге бар иде. Шул ук вакытта төркемнән дә китәсе килмәде. Без һәрберебез җырларны үзебезчә тоябыз. Төркемдә җырлаганда, үзеңнең мөмкинлекләреңнең барысын да күрсәтә алмыйсың. Хәзер исә үзем өчен үзем җавап бирәм. Миңа ошый! Мин ялгызым җырлауга бик шат.

- Төркемдә җырлаганда, башкаларны да тыңларга кирәк. Бу сезгә комаучалый идеме?

- Комаучалый иде дип әйтә алмыйм. Билгеле бер карарга килгәндә, минем фикерем дә, башка җырчының фикере дә исәпкә алына. Ә хәзер үзем ничек тоям, шулай иҗат итәм.

- Хәзер сез Марат Галимов белән нинди мөнәсәбәтләрдә?

- Әле бу арада аралашкан юк, ул гастрольләрдә йөри.

- Соң сез элеккегечә дуслармы соң?

- Белмим дә инде, әле аралашкан юк.

- Менә шундыйрак сорау бирәм: Марат белән утырып эчкән бар идеме?

- Бар иде инде.

- Хәзер эчмисезме? Күптәнме?

- Кайчан булды микән ул?! Хәтерләмим. 

- Аңлашылды. Аның хәзер Фирдүс Тямаев белән җырлавы билгеле. Моңа ничек карыйсың?

- Мин Маратны өйрәтә алмыйм. Ләкин бу бер дә дөрес күренеш түгел дип уйлыйм. Марат Татарстанның атказанган артистын кайчан алды да, Фирдүс кайчан алды. Җырчы “астында” җырлап йөрү Маратка килешми дип уйлыйм. Ул Тямаев төркемендә барыбер үзе булып кала алмый.

- Соң акча кирәктер инде. Хатыны да үзеннән күпкә яшь…

- Әйе, нәкъ шулай. Шулай да һәрберебез үз юлыбызны үзебез сайлыйбыз.

- Синең хатының Маратның хатыны белән аралашамы?

- Юк, аларның яшь аермалары да җитәрлек. Карашлары, фикерләре төрле. Болай исәнләшә алалар инде, ләкин аралашмыйлар.

- Ә Маратның беренче хатыны белән синең хатын нинди мөнәсәбәттә?

- Алар менә аралашалар. Дуслар дип әйтсәм дә була.

“Өебез дә, фатирыбыз да бар”

- Үзеңне бай дип саныйсыңмы?

- Бай дип инде, булганына шөкер.

- Нинди машинада йөрисең? Хатыныңда нинди машина?

- Икебез дә “Toyota Rav 4”да йөрибез.

- Үз йортыгыз белән торасызмы? Ничә этажлы?

- Әйе, Казанның матур табигатьле бер почмагында яшибез. Ике этаж.

- Күпмегә төшкән иде? Ничәнче елны салдыгыз?

- 2,5 миллионга төшкән иде дип хәтерлим. Өебездә 12 ел торабыз инде хәзер.

- Акчаны күп эшләдегезме?

- “Казан егетләре” төркеменә охшаш төркем юк иде элек. Гадәттә безне сатып алалар иде.

- Ничек инде сатып алалар иде?

- Бизнесменнар төрле чараларга чакыралар иде.

- Кредит түлисеңме?

- Кредитым бар, яшермим.

- Нәрсә өчен алган идең?

- Мондый сорау бер дә көтмәгән идем. Җырчы булуым белән бәйле, ләкин ул зур кредит түгел. Тиздән түләп бетерәм.

- Фатирыгыз бармы?

- Әйе, бар.

- Улың белән кызыңа ничә яшь?

- Улыма – 18, кызыма – 11.

- Димәк, улың инде фатирлы да?

- Хәлдән килсә, улыма өй салып бирергә иде, Аллаһ боерса.

- Балаларың татарча сөйләшәме?

- Алар татар телен камил беләләр, ләкин сөйләшкәндә, рус телен дә кыстыралар. Миңа “пап” дип эндәшәләр.

- Улың рус кызына өйләнәм дисә, нишләр идең?

- Миңа бик авыр булыр иде. Улымны сүгәрмен кебек. Кара әле, бу темага аның белән сөйләшкән юк иде. Ә улым инде үсә, бу темага аның белән аралашып алырга кирәк булыр.

“Акчасыз утырган чаклар булды”

- Хатының кайда, кем булып эшли?

- Хатыным Луиза Казанның мәдәният һәм сәнгать институтында укытучы булып эшли. Ул – профессор.

- Акчасыз утырган чаклар булдымы? Хатыныңның “зарплата”сына гына яшәгән чаклар бар идеме?

- Булды, әлбәттә. Җырчы кешенең бу айда бер концерты булмаска мөмкин, икенче айда өч айлык итеп акча эшләргә мөмкин. Төрле чаклар булды инде. Ләкин бер гел бергә булдык. Мәхәббәт шунда сынала да инде.

- Әйе, җырчы кешенең акчасы гел булып тормый. Башка өлкәләрдә эшләгән чаклар булдымы?

- Сакчы булып эшләгән чаклар да булды. Гаиләне ашатырга кирәк бит, өйдә утырып кына булмый.

- Сез кайда таныштыгыз?

- Икебез дә Казан мәдәният һәм сәнгать институтында укыдык. Хорда таныштык. Хәтерлим: зур күзлекле иде ул. Бөтен битен каплаган иде күзлеге, ләкин шуңа карамастан да мин аңа бик тиз арада гашыйк булдым.

- Беренче үбешүегезне хәтерлисеңме?

- Казанның Пушкин урамында үбештек. Хәтерлим: күбәләк-күбәләк кар ява иде. Нәкъ киноларда кебек фонарь астында суырып үптем мин аны. Әәәй, тәмле иде дә соң иреннәре.

- Луиза кайсы якныкы? Никахыгыз ничәнче елда булды?

- Азнакай районы Актүбә авылыннан. 2000 елда никахлаштык. Азнакай якын түгел. Кайтып барабыз, юл бетми дә бетми. Кул сорарга кайтканда, әтинең кызык итеп әйтеп куйганы әле бүген дә истә: “Улым, Казан ягындарак табып булмый иде мени аны?”, дигән иде.

- Никах белән кул сорау бер көнне булды әллә?

- Юк, кулын сорадык та, икенче көнне никах укыттык. Юл якын түгел иде, әти белән әнине “туда-сюда” йөртәсе килмәде.

- Сез бик ышанып кайткансыз бугай. Бирмәсләр дигән фикер әллә юк иде дә?

- Ничек инде минем кебек егеткә бирмәсеннәр? (көлә). Шунда кунып калдык та, икенче көнне никах укыттык.

- Луиза белән бергә кундырдылармы?

- Юк, әлбәттә. Бер өйдә дә кундырмадылар “даже”. Мине башка өйгә кунарга алып киттеләр, әтиләр әби белән бабайларда калдылар.

- Артур, елаганың бармы? Ни өчен?

- Бар, мәсәлән, эт үлгәч, еладым. Хәтерлим: Мәскәүгә банкетка чакырганнар иде. Шунда барганда, юл читенә туктагач, машинадан чыгып еладым. Марат та, администраторыбыз Булат та моны күрделәр.

- Алданган чак булдымы?

- Булды, юмартлыгым белән кулланучылар да булды. Хәзер аңлыйм: кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк, ләкин артык юмарт булу кирәкми. Булышырга кирәк түгел димим, ләкин чамасын белеп.

Алга таба ни буласын бер Ходай гына белә. “Казан егетләре” төркеменең язмышы, бер яктан караганда, кызык, икенче яктан караганда, аянычрак. Барыбызга да таныш “Чыгарыш сыйныфлары очрашуы” дигән көн бар. Бәлки “Казан егетләре” төркемендә җырлаган барлык солистларны җыеп, продюсерлары Рафаэль Мәҗитов та бер җылы очрашу үткәрер?! 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100