Журналист блокноты: Чакмагышның Хезмәт туе үзенчәлекләре - килен токмачыннан башлап...
Сабантуйларыбыз котлы булсын! Узган шимбә иртәннән үк Башкортстанда урнашкан Чакмагыш районының Сабантуй бәйрәмендә дә җир-су улларын, өстәл түрләребезне ак алтын белән тәэмин итүче нык беләкле савымчы-терлекчеләребезне кадерләдек һәм дус-ишләр, туган-тумача белән бергәләп бәйрәм иттек.
Сездә ничектер, ә безнең бәрәкәтле Чакмагыш төбәгендә Хезмәт туе бәйрәме кунакларны каршылаудан башлана инде ул. Бер гореф-гадәт бу! Район үзәгеннән бик ерак урнашмаган Кәшәк авылы яланнары-болыннары шулкадәр киң, сәхнәләребез дә матур һәм уңайлы.

Төп мәйданга кергәнче үк, машиналар туктаган җирдән үк безне «Дуслык тирмәләре» локацияләре каршылый. Монда татар, рус, башкорт, чуваш мәдәни балкышларын тамаша кылырга, дәртле җыр-биюләрдә катнашырга һәм чын-чыннан «алтын куллы» осталарыбызның күргәзмәләрен карарга мөмкин.

Һәр авыл Советы биләмәсе, һәр колхоз һәм хуҗалык үз тирмәсен куя, тирә-ягын үзенә генә хас булган мәдәни һәм халык кәсепчелеге үзенчәлекләре белән бизи. Мәсәлән, әллә кайдан ук игътибарны район үзәгендә елның-елында хезмәт рекордлары белән эшләп килгән «Заря» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы тирмәсе һәм стендлары җәлеп итеп тора. Бераз мактанып та алыйм әле! Кайчандыр шушы колхоз өчен җанын биреп хезмәт куйган, район Советы депутаты булган картәтәм Вәдүт Нәфыйковның оныгы булуы белән дә нык горурланам. Картәтәмнең туган колхозы белән әлегесе көнне дә элемтәләрне өзмибез, чәчүгә дә, уракка да бергә төшәбез. Хуҗалык стендында урнаштырылган производство алдынгылары фотоларының да авторы да мин. Һәркайсы күңелемә якын кешеләр бит.

Хуҗалыкны озак еллар җитәкләгән Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Гыйлемханов, бүгенге көндә рәислек дилбегәсен зур ышаныч белән тартып баручы яшь рәис Ранис Мәгалимовны кем генә бездә хөрмәт итми икән соң?! Әйткәндәй, Ранис Рәмзил улын әле зоотехник булып эшләгән чагын хәтерлим: җаваплы карашлы, авыл җире өчен җан атып торучы инде ул. Күпме фермалардан бергә репортажлар ясалганын санап бетерерлек тә түгелдер, мөгаен.
«Заря» – элек «Родина» колхозы, дип атала иде. Без инде «Родина» балалары вә оныклары! Бу урында, бихисап еллар буена хуҗалыкка тугры хезмәт салган, аның һәр икътисади мәсьәләсен күз уңында тоткан хезмәт ветераны Розалия апа Исламованы да билгеләп үтәсем килә. Розалия апа бүгенге көндә дә урак чоры булсынмы, хуҗалыкка һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торган эшчеләрдән. Былтыр, мәсәлән, иксез-чиксез басулардан кайткан ашлыкны кабул итүдә иде. Аның тормыш иптәше дә шушы хуҗалыкта намуслы һәм фидакяр хезмәте белән абруйлы шофёр булды.
Хезмәт ветераны Розалия апа Исламова
Ярый, Сабан туебызның үзебезнең якка гына хас булган кайбер үзенчәлекләрен тасвирлауны дәвам итим. Илебез күләмендәге зур-зур Сабантуйларда да бу ярышны күргән юк, ә бездә тирмәләр янында киленнәрне сыныйлар. Чакмагыш килен-җиңгиләре ярыша-ярыша токмач кисә! Аннары утын кистереп тә карыйлар, җитмәсә. Үзгә бер традициябез вә йолабыз инде бу. Чакмагышның булачак киленнәренә яшьтән үк әзерләнүне башлау да хуп. Кайбер авылларда сыер саудырып та карыйлар, дип беләм. Монысы инде икенче тема, Сабантуйдан берникадәр тайпылдым.

Быел бәйрәмебез халыкара масштабка да иреште: дәрәҗәле кунаклар белән бергә Һиндстан, Төркия, Кытай, Германия, Тунис вәкилләрен кабул итүгә шат идек. Кунаклар безнең кунакчыллыгыбызга сокланды, хуҗалыклар һәм бай милли колорит белән таныштылар.
Үзәк мәйданда иртәнге сәгатьләрдән үк кәеф күтәренкелеге хөкем сөрде. Дәртле җыр-биюләр тирә-якны ямьләндереп торды. Иң башта хезмәт алдынгылары парады тантананы күркәмләндерде. Мәйдан түреннән җигүле атлы тарантас, куәтле машиналар узды.

«Хезмәт алдынгылары парадын матур итеп бизәлгән тарантас ача. Егет-кызлар элеккеге заманнардагы кебек гармун моңнары яңгыратып Сабантуй мәйданына керәләр. Тарантаска көрәш батырларына тапшырылачак бүләкләр җыелган. Безне тарихи заманнарга алып кайткан бу тантананы «Салкын чишмә» хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Хәбиров башлап җибәрде», - дип игълан итте трибунадан Чакмагыш районы мәдәният сараеның алыштыргысыз алып баручысы, нәфис сүз остасы Гөлназ Сәлимова.
Тарантас үтүгә үк мәйданга «John Deere» тракторы керде. Беренчеләрдән булып бизәлгән арбалы «УАЗ» машинасында «Базы» хуҗалыгы уңганнары да чыкты. Юмашның дан-шөһрәтле «Базы» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативыннан алып тулы бер олы агросәнәгатьчелек комплексына кадәр юл үткән. Аны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Соколов җитәкли. Әйтергә кирәк, елның-елында «Базы»лылар җитештерү күләмнәрен арттыра һәм илнең азык-төлек хәвефсезлеген ныгыта. Авыл хезмәтчәннәренә дан!
Алга таба мәйдан түрен Тайняш авыл Советындагы «Герой» хуҗалыгы алдынгылары бизәде. Хуҗалыкка Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәргать Ваһапов җитәкчелек итә. Бу авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы районда беренче булып чәчү кампаниясен дә тәмамлады. Мәйдан тирәсендә җыелган күпсанлы тамашачыларны сәламләп барабанчы кызкайларыбыз да узды. Барабанчы кызларның «Браво» ансамбле 2013 елны оешты һәм анда 20дән артык яшь буын вәкилләре барабанда уйнау сәнгате серләренә төшенә. Парадта муниципалитетның оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре дә узды. Чакмагыш район мәдәният бүлеге, үзәк хастаханә, мәгариф учреждениеләре һәм башка коллективлар да тантаналы төстә үттеләр.

Сабантуй бизәге – ярышлар, көрәш келәме! Мисал итеп китерәм, бездә машина белән сыер саву операторлары бәйгесе һәр ел зур киеренкелек белән үткәрелә. Үз эшләренең осталары ярышында быелгы Сабантуйда җаваплылыгы чикләнгән «Базы» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җәмгыятенең данын яклаган Рәүф Гомәров, «Заря» хуҗалыгыннан Регина Хәсәнова, «Юлдаш» җәмгыятеннән Гөлназ Гомәровага тиңдәшләр табылмады. Бригадирлар ярышында исә «Заря»дан Айнур Раянов абсолют җиңүгә иреште.

Гомумән алганда, бәйрәмнәрдә алынган рухи күтәренкелек, бердәмлек һәм дуслык ел дәвамында озатып килсен иде. Быелгы Сабан туе да күп сөенечләр белән истә калсын. Дөньялар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрберебезнең сагынып көтеп ала торган, авыл халкы өчен аеруча якын олы бәйрәмнәрнең берсе ул – Сабантуй. Бай тарихыбыз, милли гореф-гадәтләребез, халкыбызның рухи мирасы.
Халкыбызның ерак гасырлардан безнең көннәргә кадәр килеп җиткән әлеге затлы милли бәйрәме, заманнар ничек кенә үзгәрсә дә, һәрвакыт сагынып көтеп алына торган олы вакыйга булып кала бирә. Якты хатирәләр, шатлык, туганлык хисләре аша һәркемнең йөрәгендә урын алган Сабантуй яшен-картын, олысын-кечесен, төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерә, башка бик күп халык бәйрәмнәре кебек үк, дус-тату, үзара аңлашып, мәдәни казанышлар белән уртаклашып яшәү үрнәге булып тора. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре төнне көнгә ялгап эшләве аркасында өстәлләребез мул. Кояш нурлары белән бергә басуга чыгып, вакыт белән исәпләшми эшләүче механизаторларыбыз алдында баш имичә мөмкин түгел.
