Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөфәр Билалов Зәйнәб Фәрхетдинова турында: «Мин аңа шаккатам!»

news_top_970_100
Зөфәр Билалов Зәйнәб Фәрхетдинова турында: «Мин аңа шаккатам!»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага 55 яшь тулды. Туган көнендә ул Азнакайда «Зәйнәбфест» – «Авыл көе» концертын куйды.

Зәйнәб Фәрхетдинованың ире Зөфәр Билалов хатынына шаккатуын әйтте.

55 яшь түгел әле аңа, үзенең җырындагы кебек унҗиде-унсигез генә. Бүләк – шушы бергә оештырган «Зәйнәбфест». Бу идеягә Зәйнәб озак еллар килде һәм, ниһаять, өлгерде. Мин, әлбәттә, хупладым. «Зәйнәбфест» – Зәйнәбнең халыкка һәм үзенә гомум бүләге.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Бәйрәмнәр безнең һәрвакыт сәхнәдә үтә. Мин үзем дә күп кенә туган көннәрне гастрольләрдә, Мәскәү сәхнәләрендә, юлда үткәрдем. Ул шулай булырга тиеш тә. Бәйрәм, юбилей дигәч тә, аяк тибеп, табын артында гына утырырга кирәк дип санамыйм мин.

Гаиләдә ул – балаларны, гаиләне ярата торган чын әни, чын хатын. Әни буларак, таләпчәнлек ягы да бар. Мин кайвакыт аңа шаккатып та куям. Җырлар әзерли, гел яңа уйлар белән йөри. Һәрвакыт иҗат, планнар, яңа җырлар, аранжировкалар дип чаба. Шул ук вакытта балаларга тәмле ризыклар әзерләргә дә өлгерә. Мин аңа карыйм да: «Зәйнәб, син ничек арымыйсың?» – дим.

 

Фото: © «Татар-информ» архивы

Сәхнәдә ул – халык кешесе, милләт кешесе, ул йолдыз. Гаиләдә – яраткан әни, яраткан хатын. Һәм ул шулай булырга тиеш тә, – дип сөйләде Зөфәр Билалов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100