Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова: «55 яшь – әле ул картлык түгел»

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова: «55 яшь – әле ул картлык түгел»
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдиновага 55 яшь. Юбилее уңаеннан ул туган ягы Азнакайда «Авыл көе» фестивален уздырды.

Зәйнәб Фәрхетдинова 55 яшьлек гомеренә нәтиҗә ясады. «Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек», – диде ул, «яңа яшьтә ничек сезгә?» дигән сорауга.

55 яшь – әле ул бөтенләй карт түгел! 55 яшькә җиткән һәрбер кешене, һәр хатын-кызны юбилейлары белән тәбрик итәм. 

Бернәрсә дә үзгәрмәде кебек. Эшләгән эшләргә, җырлаган җырларга, балаларга карагач, байтак гомер үтелгәнен аңлыйсың. Аллага шөкер, матур эшләр эшләнгән. Сәхнәдә, профессиональ юнәлештә дә беркайчан да тыныч торылмаган. Тормышка карата да мөнәсәбәт сүрелмәгән. 

Мәхәббәттә дә, Зөфәр белән ничә еллар бергә, Аллага шөкер. Тормышта да, сәхнәдә дә шатлыкларны, кайгыларны бергә бүлешеп яшибез. 

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

Бүгенге көнгә җиңел генә киленмәгән. Тормыш тигез генә бармады. Әти-әни янында үсү, әти-әни яныннан чыгып китүләр, үз гаиләңне кору, балалар туу – барысы да үзенчә рәхәт мизгелләр. Әнкәйләрне югалткач, сыну-сыгылулар... Без тормышта бирешмәскә тиеш дип, акылга сеңеп калган инде. 

Аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау. Шундый зур хыяллар белән яшибез, – дип сөйләде ул.

 

Фото: © Энҗе Габдуллина

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100