“Чын татар ирләре юк” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Моны әйтүчеләр мисал итеп башлыча татарлар булган өлкәләрне төртеп күрсәтә: дөрестән дә, гадәттә хатын-кызлар гына анда. Матбугат, әдәбият, татар филологиясе, эстрада өлкәсендә башлыча хатын-кызлар – яшьләр арасында диюем.
Шимбә көнне Казанда цирк бинасында узган “Манзара” спорт-музыкаль тантанасына килгән кеше ул сүзне әйтмәс иде. Килмәгәннәр күз алдына китерсен: бер цирк татар егетләре. Һәм берән-сәрән генә аларга ияреп килгән кызлар. Барысы да татарча сөйләшә. Һәм татар егетләренең дә гадәттә татар өлкәләрендә була торган гуманитарийлары - идән астындагы билчән кебек озын буйлы, ак чырайлылары түгел. “Менә бу безнең милләт баласы” дип күрсәтерлекләре: типсә тимер изәрлек, басса бакыр изәрлек, кем әйтмешли. Бер дигән итеп татарча сөйләшәләр, кулларыннан эш килә, бер сүз белән әйткәндә, тормыш алып бара торган егетләр. Татар чаралары булганда җыела торган контингент - кулларына иске газеталар салынган кыршылып беткән пакетлар тоткан, таушалган пиджәкле бабайлар да түгел иде монда.
Татар халкы җыела торган урыннар күп түгел. Камал театры, шул ук татфак, татар конгрессы... Татар теленең кулланылыш даирәсен арттырыйк дисәк, татар кешеләре җыела торган урыннар да артырга тиеш. “Манзара” татар милләтенең асыл егетләрен бер урынга җыя алган проект булган.
Көрәш – ул милли спорт төре, татар халкының байлыгы. Салават Фәтхетдинов “безнең бүләкләребез дә күп түгел, өчпочмак белән түбәтәй генә” дип шаяртты. Күп алар, әмма күбесе инде онытылган, шуңа без аларны белмибез дә. Татарның милли спорт төре булган көрәш тә онытылуга таба юл алган иде – трибуналары буш залларда уза иде бит көрәш. Ә бит алай ярамый. Ул бит татарның гасырлардан килгән байлыгы! Телне саклаган кебек үк көрәшне дә сакларга бурычлы без.
Ә нигә шулай иде соң? Минемчә, сәбәп моңа кадәр булган көрәш бәйгеләренең иске калып буенча үтүендә. Замана үзгәрде, ә бәйгеләрне оештыру искечә калды. Ә хәзерге тиз һәм ялтыравык заманда яшәгән кешеләр аны искелек итеп кабул итә. Элек авылдагы татар кешесенә спорт ярышы - сабан туендагы бәйге булган. Хәзер бик күп санда: гаилә, компания белән барып карый ала торган спорт чаралары барлыкка килде. Рәхәтләнеп кара хоккейны, анысы ошамаса “Татнефть”тә кыйнашканнарын кара. Берничә көн дәвам иткән, көрәшчеләрнең озак вакытлар бер-берсенә бил бирми азапланып йөрүен карау заман темпына ияләнгән гадәти кешегә кызык түгел. Профессионалларга кызык. Күпчелек халыкка – юк.
Ә көрәшчеләрне популярлаштыру белән беркем дә профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнми. Бу яктан алар үз көннәрен үзләре күрә: инстаграмга пост куялар икән, аларны табып була. Юк икән, аны да белә алмыйсың.
Спорт шоу-бизнес кебек бөтен кешегә кызык булганда гына популяр булачак.
Айдар Шәймәрданов һәм башка оештыручылар көрәш бәйгесенең асылын калдырып, аны оештыруын – басым ясап әйтәм, оештыруын – бөтенләй башкача итеп ясап чыга алган. Эстрада җырчыларының чыгышы тамашачыларны һәм көрәшчеләрне ял да иттерә, бәйге нәтиҗәсендә барлыкка килгән үзара киеренкелекне дә бушатырга мөмкинлек бирә. Бер дигән шоу килеп чыккан. Көрәшнең ни икәнен белмәгән кеше дә килеп карый алырлык проект булган бу.