Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Милли җанлы шәхесләр күбрәк кирәк". Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре, сөт бәяләре, көрәш һәм татар шигърияте турында

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары - Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында язгы кыр эшләренә әзерлек, сөт бәясе, татар көрәше һәм татар теле турында сөйләде.

news_top_970_100
"Милли җанлы шәхесләр күбрәк кирәк". Марат Әхмәтов язгы кыр эшләре, сөт бәяләре, көрәш һәм татар шигърияте турында

Марат Әхмәтовның интервьюсындагы 15 төп фикер: 


1. Язгы кыр эшләрен уздыру өчен барлык финанс мөмкинлекләре бар. Моның өчен дәүләт бюджет хисабына бирелгән ярдәмне дә, ташламалы кредитларны да уңышлы хәл иткән. 

2. Быел уҗымнар яхшы кышлады, туфракта дым запасы бар. Зур күләмдә уңышка ышанычыбыз бар.

3. Җәйнең беренче яртысында корылык көтелә, шуның өчен туфрактагы дымны сакларга кирәк.

4. Чит илдән коры сөт кертелү сәбәпле, сөткә бәя төште, республика беренче кварталда 1 млрд 200 млн зыян күрде. Коры сөт күләме зур, якын арада гына сөт базарында гадел бәяләр урнашуы көтелми.

5. Республикада сыерларның баш санын саклап калырга кирәк. Хуҗалыкларда савып алынган һәр литр сөт өчен 3 сум ярдәм күрсәтелә, шәхси хуҗалыклардагы һәр сыерга 3 мең сум бирдек. 

6. Уңышлы еллар авыл хуҗалыгына зыян сала дигән сүзләр дөрес түгел. Урак чорында ашлыкны сату белән мавыкмаска кирәк. Бездә икмәкнең табышлылыгы 5 процент. Ул 20 процент булырга тиеш.

7. Республика үз ашлыгын эшкәртергә тиеш. 500 мең тонна ашлыкны эшкәртеп, техника спиртка әйләндерү производствосы ачу буенча ТАИФ белән сөйләшү бара.

8. Татарстанда көрәш массакүләм спорт төре, аның белән хоккей уйнаган кадәр үк яшьләр шөгыльләнә. Әгәр көрәшкә бер хоккейчыга бирелгән кадәр ярдәм күрсәтелсә, көрәш икенче дәрәҗәдә булыр иде.

9. Массакүләм мәгълүмат чаралары көрәшне яктырту өчен акча сорый. Шул сәбәпле көрәшне рекламалау кыен. "Батырлар" тапшыруын күрсәтү өчен телевидение сорый, көрәшчеләр турында мәкалә язу өчен дә акча кирәк. 

10. Татар көрәшенең кагыйдәләрен үзгәртергә дигән фикер дөрес түгел. Традицияләрне сакларга кирәк. 

12. Татарстаннан читтәге татар авыллары - Гали, Шыгырдан, Тукайда яшәүчеләр милләткә җаваплырак карыйлар. Аларның нык торышлы булуы тарихи фактор. Без республикада күмәк хуҗалык итү принцибын һәм зур предприятиеләрне сакладык. 

13. Соңгы елларда авылларда бик зур позитив үзгәрешләр булды. Әмма яшәү чыганагы - хезмәт хакы, менә шуның буенча без аксыйбыз.

14. Марат Әхмәтов күңеленә ошаган шигырьләрне җыя һәм укый. Әмма китаплар укыйм дип әйтә алмый.

15.Һәр татар кешесе ана телен мөмкин кадәр камилрәк белүне үзенең бер горурлыгы, дәрәҗәсе итеп кабул итәргә тиеш. Әгәр күңелебездә ана телебезне белү, анда аралашу ихтыяҗы юк икән, ул телнең язмышы өметле була алмый. 

Язгы кыр эшләрен уздыру өчен барлык финанс мөмкинлекләре бар

- Марат Готович, язгы кыр эшләре якынлаша. Алар кайчан башланып китәр дип планлаштырасыз һәм безнең Татарстан хезмәтчәннәре моңа ни дәрәҗәдә әзер?

- Язгы кыр эшләренә хәзерлек урак беткәннән соң, көздән тотына, кыш дәвамында бара. Ә инде аерым урыннарда язгы кыр эшләребашланып китте дип тә әйтә алабыз. Үткән яңгырларга кадәр Сарман, Зәй, Мөслим районнары, Норлат районының бер хуҗалыгы чәчүгә керешеп киткәннәр иде. Дөрес, ул аерым, иртәрәк өлгерә торган кояшка карап торганрак, авышрак басуларда.

Безнең “Туман” дип атала торган махсус агрегатлар бар, алар җирдә батмый, юеш туфракта да эшли. Уҗымнарның, күпьеллык үләннәрнең бик күп өлешен инде тукландырырга өлгердек, туфрак дымлы вакытта үсемлекләрнең тамырларына кирәкле туклыклы матдәләрне бирә алдык.Без ярты миллион гектар мәйданда уҗым тукландыруны башкарып бетерергә тиешбез. Шул ук күләмдә күпьеллык үләннәр бар.

Икенчедән, быелгы язгы кыр эшләренә әзерлек өчен кирәкле мөмкинлекләр бар. Бөтен финанс ресурсларын - үзебезнең бюджет хисабына бара торган ярдәмен дә, ташламалы кредитлар мәсьәләсен дә уңышлы хәл итәбез. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә елына 5 проценттан да югары булмаган 12 миллиард сумнан артык күләмдә ташламалы кредитлар җәлеп итә алдылар. Ул кредитларның инде 10 миллиардка якыны хуҗалыкларга барып җитте. Аның өстенә без үзебезнеңеллык бюджетта каралган, сөтчелек өчен диелгән акчаларны да нәкъ чәчүгә эшли алсын өчен предприятиеләргә җиткердек.

Сөткә бәяләр шушындый хәлдә булу сәбәпле, безнең өч айда- январь, февраль, мартта бер миллиард ике йөз мең сум күләмендә акча кереме кимрәк булды. Ул сөт сатудан кергән зыян дип әйтикме инде. Шушы ким керемне каплау өчен республика бюджетыннан һәр литр сөткә 3 сум күләмендә субсидия җиткереп барабыз. Беренче квартал өчен 1 миллиард сум субсидия җиткердек. Бу шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләренә язгы кыр эшләренә эшли.

Өстәмә ярдәм – 1 млрд 800 млн

Аның өстенә яңадан өстәмә бер ярдәм формасы керттек. Ул максатчан күрсәткечләрне тәэмин итү өчен дигән стимул акчасы, 1 миллард 800 млн сум күләмендә. Зур гына күләмдә сумма бит инде, аны авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җиткерү бара. Миндәге мәгълүматлар буенча, без бер миллиард сумга якын акчаны авыл хуҗалыгы предприятиеләренә җиткердек. Аның бер шарты бар – салымнар буенча бурычың булмаска тиеш. Шуңа күрә кемнәрдер үзләренең койрыкларын чистарталар дип әйтик инде, шул сәбәпле кисәк кенә бар сумманы да җиткереп булмый.

Шуңа күрә үткән 2017 елның язгы кыр эшләренә хәзерлек чоры белән чагыштырып карасак, авыл хуҗалыгы предприятиеләре финанс ягыннан тәэмин ителеш буенча хәтта былтырга караганда артыграк күләмдә дә финанс ресурслары белән тәэмин ителгән. Бу безгә, әлбәттә, безгә зур ышаныч бирә.

“Уҗымнар яхшы кышлады”

Аның өстенә быел уҗымнар бик матур кышлап чыкты. Өченче ел бик матур кышлаган иде, үткән ел берникадәр сыеграк иде. Уҗымнарның яхшы кышлавы 500 мең гектар мәйданда уңышка ышанычыбызны шулай ук берникадәр ныгыта. Без әле бүген чәчүгә яңа кереп барган чорда “быел шуның кадәр уңыш булыр” дип сөйләшергә иртә. Алдан кычкырган күкенең башы тишелә дип әйтәләр. Шуңа күрә чебиләрне көз көне санарбыз.

Республика язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп, оешкан төстә башкарып чыгу, җәйге чорда чәчүлекләрне тәрбияләү һәм уңыш факторларының бөтен мөмкинлекләрен гамәлгә кую өчен әзер.

“Җәйнең беренче яртысы корырак булуы көтелә”

- Метеостанция фаразлары нәрсәне күрсәтә, быел нинди яз һәм нинди җәй көтелә?

- Без үзебез шаһит, яз бераз соңга кала бит инде. Яңгырның ипле генә, пыскып явуы кар суын да, яңгыр суын да туфракка сеңдерергә ярдәм итте. Туфракта бик яхшы дым запасы. Беренче максатларыбызның берсе - язгы кыр эшләре вакытында бу дымны сандыкка салган кебек каплап куярга кирәк булачак. Ул дым безгә бик кирәк булачак.

Чөнки безгә билгеле булган фаразлар буенча,җәйнең, бигрәк тә беренче яртысының, корырак һәм эссерәк килүе көтелә. Иң яхшы фараз - иртәгә ничек буласын мин сиңа берсекөнгә әйтермен, диләр. Шуңа күрә, әлбәттә, әйбәткә юрыйсы килә. Үткән ел явым-төшемле булган иде, шуңа күрә уңышы да матур булды - биш миллион тоннадан артыграк. Әмма сакланганны Ходай саклаган, ди. Чарасын күрсәң, үзеңә җиңелрәк була. Без бу дымны бик кадерләп сакларга тиеш.

Бер ай алга киткән фаразны да әле бик үк дөрес дип әйтмиләр, иллегә илле генә булырга мөмкин. Шуңа күрә июль, август, сентябрь айларына һава торышы нинди булырга мөмкинлеген яши-яши күрербез.


“Сөт бәясе безне бик борчый, савым сыерларының баш санын саклыйсы иде”

- Сөт бәясе турында әйтеп киттегез бит. Бу мәсьәләне берәр ничек хәл итәргә мөмкинме? Татарстан бюджеты гына бу чыгымнарны күтәрә алмый, аны хәл итү мәсьәләсе каралмыймы?

- Безне бик борчый бу проблема. Чөнки без сөт җитештерү буенча Россиянең беренче номерлы субъекты. Һәркөнне безнең 3 мең ярым тонна товарлы сөт эшкәртүгә яки каядыр озатылып тора. Әлбәттә, безнең кайбер күршеләргә күпкә җиңелрәк, чөнки кайсыныңдыр 250, кайсыныңдыр 280, кайсыныңдыр 300 тонна тәүлеклек товарлы сөте бар. Дөрес, Башкортстанда, Киров өлкәсендә, Удмуртиядә ул берникадәр күбрәк. Сөт базарындагы бу чатаклык, бәяләрнең кискен төшүе Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләренә өчен бик нык сукты.

Мин әйттем - без беренче кварталда гына да 1 миллиард 200 мең сум күләмендә акча керемен югалттык. Без аны бюджеттан мөмкин кадәр тулыландырырга тырышсак та, бу ярдәм ул комга су сипкән кебек дип әйтик. Сөтчелек тармагы ул чеби үстерү кебек түгел - яз көне алып кайттың да, ике айдан суярлык бройлер тавыгы үсми. Бик яхшы хуҗалыкларда өч елсыз, оешканлыгы, технологиясе җитмәгән хуҗалыкларда дүрт елсыз да туган бозаудан сыер булмый. Шуңа күрә, терлекнең баш санын бик саклыйсы килә, бигрәк тә савым сыерларының. Шуңа күрә без, Президент белән киңәшеп, шәхси хуҗалыкларга да 360 миллион сум күләмендә ярдәм күрсәттек. Монда сөтнең товарлык күләмен ачыклау авыр, шуңа күрә сыер башы санына карап, кемгәдер 3000, кемгәдер 4000 сум күләмендә субсидияне февральдә үк бирдек. Баш санын саклау өчен.

Республика кысаларынданиндидер өлешчә чаралар күреп була. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән эшкәртү предприятиеләре арасындагы мөнәсәбәтләргә берникадәр ачыклык кертергә тырыштык. Ике арада арадашчылар бар икән, шулар мөнәсәбәтләренә гаделлек кертергә дип әйтим инде берникадәр. Аларның да финанс хәле безгә таныш. Безнең республикада кемдер үзкыйммәте күләмендә сатып, кемдер хәтта үзкыйммәтеннән түбәнрәк бәягә сатып та шул хисапка байый дип әйтә алмыйм. Чөнки без еллык хисап документларыннан күзәтәбез: күпләп сату, аны эшкәртү бәясе нинди. Икесен чагыштыру хисабына берникадәр ачыклык кертеп була.

“Сөт базары көзге якка гына уңай якка үзгәрер дип көтәм”

Проблема илгә чамасыз коры сөт керүдә. Беларустан сөт продукциясе, сыр керә. Аның өстәвенә республикага үткән ел гына да бер миллион тоннага якын пальма мае кергән. Кибет киштәләрендә, базарларда сыйфатлы булмаган фальш продукция. Дөрес, ул пальма маен сыер маена кушып спред эшләргә рөхсәт ителә. Әмма кушып эшлиләр дә, сыер мае дип саталар. Аны намуслы җитештерүченең сөттән генә эшләнгән продукциясенә караганда берникадәр очсызгарак сата алалар. Коры сөтнең базарда бәясе – килограммы 95-100 сум. Аны унга бүлеп карасаң, эшкәртү предприятиесе сөтнең бер литрын 10 сумга сатып алган кебек килеп чыга. Шуңа күрә бездән читтәрәк булган эшкәртү предприятиеләре коры сөт белән бик нык файдаланалар.

Аның запасы хәйран. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия хөкүмәте алдагы чорда ниндидер кискен эшлекле чаралар күрсә дә, сөт базары көзге якка гына балансланыр дип көтәм. Шуңа күрә әле безгә җәйге чорны да үзара аңлашу белән, шул ук вакытта дәүләт ярдәмен дә ташламыйча, бергәләп үтәргә туры киләчәк.

Әлбәттә, сөт җитештерү белән шөгыльләнгән предприятиеләрнең, күпләп сыер асраучы шәхси хуҗалыкларның, гаилә фермерларының кәефен төшерде бу хәл. Үткән ел сөт бәясе бик югары иде, хәтта ул берникадәр көткәннән дә артыграк иде. Илдә шундый үзенә күрә бер ыгы-зыгы тудырган иде үткән елгы сөт бәясе. Ул чор белән чагыштырганда бүгенге сөт бәяләре арасында аерма алтышар-җидешәр, аерым предприятиеләрдә сигезәр сумга җитә. Без, әлбәттә, аның бар өлешен дә бюджет хисабына гына каплап бара алмыйбыз.

Район башлыкларына: Егетләр, җыйнаграк булыгыз!

Мин район җитәкчеләренә, хуҗалык җитәкчеләренәәйтәм: без шушы чараларны күрдек. Бер литр сөткә өч сум дәүләт ярдәмен бирдек, өстәмә максатчан күрсәткечләргә ирешү шарты белән 1,8 миллиард сум күләмендә дәүләт ярдәмен күрсәттек, әйткәнемчә, бер миллиардын инде җиткердек, 800 миллионы, салымнардан чистартуга бәйле рәвештә алдагы атналарда тапшырылачак. Ашлама туплау өчен бер миллиардсумлык ярдәм иттек. Шушы ярдәмнәрне күрсәткәч: “Сез, егетләр, хезмәттәшләр. Үзегезнең терлекчелек фермаларында үзегездән торган эшне дә эшләгез әле. Сез бит үзегез дә җыйнаграк, оешканрак булырга тиеш”, – дибез. Мондый мөнәсәбәт булганда базар проблемасын әйдә без уртаклашыйк! Үзебезнең тырышлык һәм дәүләт ярдәме белән күтәрик.

Әлбәттә, Татарстан үзе генә сөт базарын көйләргә сәләтле түгел. Россиядә сөт базарын бары тик Россия хөкүмәте генә көйли ала. Анда бу мәсьәләдә җитди карап, чаралар күрерләр дип бик өметләнәбез.

Аның өстенә бит әле, яңа гына президент сайланды, хөкүмәтнең әлегә кадәрлесе китәме-каламы дигән фикер белән яшиләр, яңасы оешмаган. Бу вакуум чоры дип әйтсәң инде кемнәрдер үпкәләр. Бушлык чоры - иске команда китмәгән, яңасы килмәгән. Бу чор да безгә файдалы түгел. Шул ук вакытта бик өметләнәм - җәйге чорда бу хәлгә берникадәр үзгәреш керер.

“Баш саны буенча тотрыклылык”

- Сыерларның баш саны кимү күзәтелмиме?

- Әлегә баш саны саклана, чөнки без моңа кадәр сөт сатудан керемнең кимүен каплап бардык. Җәйге чорда без бу балансны дәүләт ярдәме хисабына саклый алмаска мөмкин. Шуңа күрә җәйге чорда авыл хуҗалыгы предприятиеләренең хәле киеренкерәк булырга мөмкин. Анысы хакында ниндидер киңәшүләр, очрашулар аша яңадан фикерләшербез. Аннан соң әле югары технологик җиһазланмаган, классик тәртиптә эшләгән -җәйге чорда бер төрле типта ашатмый торган хуҗалыклар бар. Алар яшел азык ярдәмендә сөтне арзанрак үзкыйммәтенә дә җитештерә алалар. Ул чорда, бәлки, берникадәр безгә булышыр. Бүген баш саны буенча тотрыклылык, кәеф артык күтәренке булмаса да.

Авыл хуҗалыгын уңышлы еллар бетерәме?

- Хуҗалык җитәкчеләреннән, аеруча фермерлардан еш кына шундый абсурд сүз ишетергә туры килә: авыл хуҗалыгын уңышлы еллар бетерә дип әйтәләр. Уңышлы ел була икән, ашлыкның бәясе түбән була да, халык күбрәк зыян ала. Бу боҗраны өзеп буламы?

- Мин зыян күрәләр дигән фикер белән килешмим. Уңышлы елны күбрәк керем алырга, табышлы эшләргә хыялланасың. Мәсәлән, без 2017 ел уңышы астына да, 2016 елныкына да акчалата караганда бер төрлерәк күләмдә чыгым тоттык, Рәмис. 2016 елда шул ук чыгым белән без 4,3 миллион тонна икмәк алдык. Шундый кадәр күләмдәге чыгым белән 2017 елда 5,3 миллион тонна җыеп алынды. Бер миллион тонна икмәккүбрәк. Димәк, безнең 2017 елда җыйган икмәкнең үзкыйммәте 2016 елдагыга караганда кечерәк.

Дөрес, базарда икмәкнең күләме зур булу сәбәпле, сату бәяләре дә төште. Икмәк сатудан зыян юк, ә икмәк сатудан табыш ала алмадык. 2016 елда икмәкнең базарда сату бәяләре үзкыйммәтеннән югарырак иде, шуңа күрә ел берникадәр табышлырак булды. Ә 2017 елда акча кереме шуның кадәр үк, ә сату бәясе үзкыйммәте күләмендә килеп чыкты.

Чыгу юлы бар. Әйтик, син әйбәт технология белән сыйфатлы итеп өченче класслы бодай җитештергәнсең икән, үзкыйммәте 6,5 сум булган икмәкне 7-8 сумга сата аласың. Әгәр дә синең технологияң, оешканлыгың ертык, 5 класслы, терлек азыгына ярый торган гына бодай җитештергәнсең икән, ул вакытта 5 класслы бодайның сату бәясе 5,5 – 6 сум гына, үзкыйммәте тирәсендә. Урак чорындабәя тагын да берникадәр төшеп ала.

Ныклык запасы булган хуҗалыкларга урак чорында ашлыкны сату белән бик мавыкмаска иде. Шул ук вакытта аларның хәлен дә аңлап була. Чыгымнарның зур вакыты - терлек азыгы хәзерләү дәвам итә, чәчүгә җир әзерләргә, уракны алып барырга кирәк. Бу чорда - июль ахыры, август айлары -авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен финанс чыгымнарының иң зур вакыты. Шуңа күрә алар ындырга кайткан ашлыгын сатып булса да, берникадәр очны очка ялгарга тырыша. Хәлләрен аңлап була дип әйтүем.

Икмәк эшкәртү предприятиеләре кирәк: ашлыктан техник спирт җитештерәчәкбезме?

Җитмәсә,соңгы берничә ел рәттән ил күләмендә рекордлы икмәк җыйнап алабыз. Дәүләт көйләнеше дә, аның өстәвенә безнең икмәкне тирән эшкәртү технологиясе булганпредприятиеләр дә җитми.

ТАИФ компаниясе белән киңәшәбез, республикабызга беренче этапта 500 мең тонна, икенче этапта тагын 500 мең тоннага исәпләнгән ашлыкны тирән эшкәртү предприятиесе кирәк. Без бишәр миллион тонна икмәк җыйган елларны ашлыкны я каядыр сатарга тиеш, я тирән эшкәртү аша каядыр урнаштырырга тиеш. Әйтик, шул ук Түбән Каманың НЕФТЕХИМ компаниясе техник спирт куллана. Шуңа күрә дә без ТАИФ белән киңәшүләр алып барабыз. ТАНЕКО да,“Татнефть” компаниясенең нефть эшкәртү предприятиесе дәбәлки киләчәктә шундый ихтыяҗ күрсәтер. Ә инде азык спирты җитештерү буенча предприятиеләр спиртны җитештереп, аракыга әйләндерә, сатып алу күләмендә генә эшкәртә. 150-180 мең тонна гына икмәк эшкәртә торган спирт предприятиеләре безнең ихтыяҗны канәгатьләндерми.

Ел корырак килгән елларны без икмәкне үзебезнең ихтыяҗ күләмендә генә җитештерә алабыз. Ул елларны, әлбәттә, андый проблема тумый.

Быел икмәк бәяләре гадел булуы ихтимал

Дөрес, мин быел уңышлы килсә дә,берникадәр өметлерәк карыйм. Чөнки инде ил күләмендә 45 миллион тонна икмәк озатылган, аны яңа уңышка кадәр 50-52 миллион тоннага кадәр булыр дип әйтәләр. Ил быел яңа уңышка алдагы ел белән чагыштырганда кимрәк запас белән килә. Шуңа күрә, быел икмәккә берникадәр гаделрәк бәя урнашмас микән.

Үзебез өчен дә ике ел рәттән уңышлы, рекордлы ел килер микән, белмибез. Шуңа күрә без хуҗалыкларга чәчү мәйданнарын сакларга тәкъдим итәбез. Әмма чәчүлек структурасында морженаль, сатуда ихтыяҗы чикләнмәгәнкультуралар кирәк. Рапс, көнбагыш, бөртеккә кукуруза -шул юнәлешләрне күбрәк тәкъдим итәбез. Үткән ел гыйбрәтлерәк ел булды, хәтта 19 мең гектар мәйданда көнбагышны алып та бетерә алмадык - җәй салкын, яз соң килде, көз елак һәм шулай ук салкынчарак булды. Шулай булуга карамастан, рапс, көнбагыш чәчү хисабына чәчүлек мәйданнарын берникадәр балансларга җыенабыз.

“Икмәкнең табышлылыгы 5 процент”

- Үзкыйммәтеннән ничә процентка артык булуны сез гадел бәя дип әйтер идегез?

- Ким дигәндә 20 процент. Кара диңгезгә, экспортка якын субъектларда икмәкнең табышлылыгы 50-60 проценттан ким түгел. Безнең бабайлар, борынгылар шушы төбәкне сайлаган туган җир итеп. Икмәккә яхшы бәя эшлим әле дип Кубаньга китеп булмый. Кайда тудык, шунда үстек, шунда гомер итәбез, шунда эшләп, яшәп, табышлы булып яшәргә тырышырга кирәк. Безнең милләтнең андый сыйфатлары бар, без булдырабыз. 

- Күпме булды ул быел икмәкнең табышлылыгы? 

- Безнең икмәкнең табышлылыгы 5 процент. Ул зур түгел, чөнки ул икмәкне сатканнан кергән акчаны син бүген яңа уңыш астына тотасың, әле аның уңышын яңадан 7-8 айдан соң гына җыйнап аласың. Ул чор эчендә инфляция бара. Күз алдыңа китер үткән елгы ягулык бәясен. Ташламалы ягулык булса да - рәхмәт нефтьчеләрдә, ТАИФ компаниясенә - 33 сум 50 тиеннән җибәрдек, ә быел 41 сумнан. Күрдеңме, бәя никадәр сикерде ягулыкка,ә ул безнең икмәкнең үзкыйммәтендә хәйран өлешне алып тора. Аның әле калганнары да тик тормый бит. 

Соңгы вакытларда евроның бәясе хәйран гына үзгәрде, 8-10 процентка кадәр күтәрелде. Ә безнең чит илдән кайткан техникаларга запас частьләр, чит илдән килә торган үсемлекләрне саклау чаралары һәм башка кайбер әйберләргә бәя урынында тормый. Шуңа күрә ким дигәндә 20 процент табышлылык кирәк. Аның 10 проценты инфляцияне каплауга китсә, 10 проценты киләчәк инвестиция өчен.


"Акча булмаса да, көрәшнең массакүләм булуын саклыйбыз"

- Сабан туйлары якынлаша, көрәш федерациясе җитәкчесе буларак Сездән сорыйсым килә. Көрәш бездә тиешле дәрәҗәдә популяр дип саныйсызмы? Көрәш барганда заллар тулып тора, халык агылып йөри дип әйтә алмыйбыз. Данис Зарипов дип язылган футболка кигән үсмерне без күрә алабыз, ә Раил Нургалиев дигән футболка киеп йөргәнен күз алдына да китереп булмый.

- Рәмис, мин сине гаҗәпләндерердәй җавап бирермен дип уйламыйм. Әгәр дә кемдер безгә булышып, бер хоккейчының чыгымын безгә көрәшне үстерергә бирсә, көрәшне икенче дәрәҗәгә куя алабыз. Бер хоккейчы яки ярты футболчыныкын. Безнең татар көрәше федерациянең җәмәгать башлангычында. Спонсорларның теләге һәм ихтыяры күпмегә мөмкинлек бирсә, шуның белән бара торган әйбер.

Без алай да әле ул көрәшнең массалыгын саклап киләбез. Безнең татар көрәше белән хоккей белән шөгыльләнгән кадәр санда яшүсмерләр һәм балалар шөгыльләнә, беләсең килсә. Хоккейга күпме акча тыгыла, ә милләтнең көзгесе булган татар көрәшенә күпме чыгым тотабыз? Ул чагыштырырлык түгел. Әгәр безнең реклама белән шөгыльләнергә, тамашачыны тартып китерергә, аны кызыксындырырга зур күләмдә финанс мөмкинлекләре булса, әлбәттә, татар көрәше башкача була алыр иде.

Безнең резервларыбыз бик зур. Безнең чиста татар районы,башлыклары татар егетләре булса да, татар көрәше массакүләм булмаган районнарыбызбар. Мин аны гел үзебезнең эшләп бетермәгән җитешсезлегебез дип санап киләм.

Шул ук вакытта, кесә мөмкинлегенә карап, мин канәгатьлек тә белдерәм. Безнең титуллы ярышлар бар. Әйтик, авыл хуҗалыгы министрлыгы призына, герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган, “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә уза торган турнир, республика чемпионаты, республикабызның беренче Президенты Кубогы. Безнең 16 титуллы турнирыбыз бар. Аларның күбесендә 42-45, хәтта 52 команда катнаша, аның өстенә 400дән артыграк көрәшче катнаша.

Дөрес әйтәсең, ЦСКА белән “Ак Барс” финалда уйнаган “Татнефть-Аренадагы”кадәр зал тутырып тамашачы җыя алганыбыз юк. Әмма үзенең чемпионатларында безнең татар көрәше кадәр көрәшче җыйган башка берәр спорт төре бармы икән? Юк.

Көрәш - безнең милли традицияләребезне үстерү, телне саклау. Татар көрәше яшүсмерне тормышка сәләтле итеп тәрбияли, аны тәвәккәл, кыю, тырыш, фидакарь булырга, куркып калмаска өйрәтә. Көрәштә төп сыйфат – көндәшеңне җиңү түгел, үз-үзеңне җиңү. Үз ихтыярың син үз-үзеңне җиңә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш. Үз-үзен җиңә алган кеше генә батыр көрәшче була ала. Чөнки хәзерге татар көрәше Сабантуе җиткәч яки аның алдыннан бер чиләк йомырка эчеп батыр калу түгел. Ул башка спорт төрләре кебек үк югары һөнәри осталыкта ел дәвамы һәр көн, һәрдаим шөгыльләнүне сорый, спортчы, көрәшчене искиткеч тар, кысан ихтыяри кысаларда эшләргә, яшәргә мәҗбүр итә. Татар көрәше - ул спортның дәрәҗәле, матур төре. Дөрес, халыкның аны кабул итүен, тамашачының аны яратуын арттырырга, бу максатка ирешергә кирәк.

- Шушы шартларда аны ничек популярлаштырып була? Буламы?

- Әлбәттә, була. Әгәр дә без татар көрәшен башка дәрәҗәдә финанслый алсак, әлбәттә, була.

- Финанс булмаса?

- Ә нишләп булмаса? Булдырырга кирәк. Аның өчен татар җанлы, милли җанлы, традицияләргә хөрмәт белән карый торган спонсорларыбыз, шундый җитәкчеләребез күбрәк кирәк.

Федерация җитәкчесе вазифасы миңа җәмәгатьчелек башлангычында тапшырылган эш булды. Безнең хөкүмәттә һәр министр нинди дә булса бер спорт төренә беркетелгән. Мин әйтә алмыйм, кемнәр ни дәрәҗәдә үз вазифасын башкара, үземчә, бу вазифага җаваплы карыйм.


“Сез бит һәрберегез акча сорыйсыз!”

- Мәгълүмат чаралары көрәшне тиешле дәрәҗәдә яктырта дип уйлыйсызмы?

- Сез бит һәрберегез акча сорыйсыз. Сайтка акча сорыйлар, ТНВ акча сорый безнең “Батырлар” тапшыруын алып барыр өчен, кайдадыр мәкалә язасы булса, акча кирәк. Бөтен җирдә акча кирәк, Рәмис. Шуңа күрә шул матбугат чаралары яктыртып барсын өчен дә федерациядә аның махсус белгечләрен булдырырга кирәк, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк, шулай бит? Һәр нәрсә акча сорый.

- Без сорамыйбыз.

- Менә монда утырганда сорамыйсың. Әйдәле, менә бу проблеманы бергә хәл итик әле дип әйтсәк, мәсьәлә акчага терәлергә мөмкин. Мин үпкәләтеп әйтмим, болай әйтәм.

- Әйтегез, бер көрәшчедән дә сорамыйбыз, көрәштән туры онлайн да бирдек.

- Алай булганда, сезнең кебекләр күбрәк кирәк. Милләт җанлы, спорт җанлы, аңа мөкиббән, хөрмәт белән карый торган шәхесләр күбрәк кирәк.

“Татар көрәше белән билбау көрәшен берләштерергә намусым кушмый”

- Фатих Сәүбәновичның көрәш турындагы фикерләрен беләсездер инде. Ул татарның классик көрәше, бил бирмичә көрәшүбелән ерак китә алмыйбыз, ди. Билбаулы, аяк чалу көрәше кагыйдәләрен кабул итсәк, татар көрәшен дөньяга таныта алабыз, ди. Сез килешәсезме?

- Рәмис, һәркемнең үз фикере, бу очракта мин синең белән әңгәмә вакытында гына да милли көрәш турында сүз кузгалгач, традиция-традиция дип, берничә тапкыр шушы сүзне кыстырдым. Безнең татар көрәшенең үзенең традициясе бар. Билбау көрәше үзе аерым булсын, татар көрәше аерым булырга тиеш. Без үзебезнең милли традицияләребезне, аның тамырын, нигезен сакларга тиеш дип саныйм мин. Алар бер-берсенә комачауламый. Шушы ук татар көрәшендә өлгереп, шунда танылган егетләребезгә билбау көрәше белән көрәшергә, дөнья чемпионатларына чыгарга мөмкинлек бирәбез. Билбау көрәше классик төр бит инде, нәкъ безнең татар көрәше кебек. Әмма күрә торып, үзең татар егете була торып, шуның кадәрле милли тарафдарларың була торып, ике Федерациянең җитәкчесе үзем була торып нигә мин аларның икесен бергә кушарга тиеш. Минем моңа намусым бармый.


"Чит төбәкләрдә яши торган безнең милләттәшләребез үзләренең милли аңына җаваплырак карыйлар"

- Татар авыллары турында сөйләгәндә еш кына Татарстаннан читтә булганнарын телгә алабыз. Самараның Гали, Чувашиянең Шыгырдан, Тукаен, Киров өлкәсендәге авылларны. Бу нәрсә белән бәйле? Күрше тавыгы күркә булып күренә дигән әйберме бу, әллә Татарстанда да шундый бай авыллар бармы, без күреп бетермибезме?

- Рәмис, безгә килгән кунаклар шулай ук безнең бик күп татар авылларына гаҗәпләнеп, бигрәк үрнәк яшисез дип әйтеп сокланып китәләр. Мин күрше тавыгы күркә булып күренә дип әйтә алмый. Бик күп район башлыкларын, җитәкчеләрне туплап Самара өлкәсенең Гали авылына, Шыгырданга, Йөрүзәнгә, башка җирләргә дәчыгып, тәҗрибә өйрәнеп йөргән бар. Дөресен әйткәндә, Россиядә бармак белән санарлык инде андый авыллар. Һәм ул авылларның андый яшәү үрнәге бик күп еллар дәвамында формалашкан.

Әйтик, Гали авылы. Әле теге чорда ук, искиткеч зур авыл булу сәбәпле, эш җитмәгәнлектән, халык 1980 елларда ук эшмәкәрлеккә чумган. Шөгыльне үз хуҗалыгы тирәсендә табарга тырышканнар. Бәрәңге бакчасын бәрәңгегә түгел, кыйммәтлерәк продукция җитештерүгә көйләгәннәр. Каралты-курасы артында теплица корганнар, зур терлек абзары төзеп, терлек асраганнар. Ә инде илгә демократия кергәннән соң, 90нчы еллардабазар мөнәсәбәтләре активлаша башлагач, алар хәтта шушы продукцияне эшкәртү, каядыр урнаштыру мәсьәләләре буенча да активрак шөгыльләннәр.

Ә без бит республикабызда күмәк хуҗалык итү принцибын, зур предприятиеләрне, халыкны эшле итүне һәм эш урыннарын саклау мәсьәләсен күп еллар дәвамында көн кадагындагы кебек саклап килдек. Ул миңа кадәр дә шулай булды, хәтта соңгы елларда да шулай алып барырга тырышабыз. Ул фактор да, бәлки, берникадәр йогынты ясагандыр. Мин аны тискәре йогынты дип тә әйтмим. Аның өстәвенә, чит төбәкләрдә яши торган безнең милләттәшләребез ничектер үзләренең милли аңына, теленә, мәдәниятен, традицияләренә, яшәү образына җаваплырак карыйлар кебек. Үзебезнекеләрне рәнҗетмик, җаваплырак та карыйлар кебек. Алар белән аралашканда, аларның өстенлекле сыйфаты күренә. Тагын да тирәнрәк кермик инде.

“Хезмәт кешесенең кеше сыйфаты да үзгәрде” 

- “Деловая активность” дип әйтәбез бит инде, безнең халыкта шуның сүлпән булуын нәрсә белән аңлатырга була? Сүлпән дип әйтәм,мәсәлән, “Бер елда бер мең гаилә фермасы” дигән программа бар иде. Дәүләт акча бирсә дә, бер ел эчендә бер мең фермер туплап булмады.

- Мин алай дип әйтмәс идем. Мин синең бу фикерең белән килешмим. Безнең республикабызда халыкның эш активлыгы сүлпән, сүрән түгел. Бездә нинди генә программа игълан ителүгә карамастан, халыкның активлыгы ул программаларда катнашу өчен каралган финанс мөмкинлекләренә караганда югарырак. Без һәр активлыкны үзебезнең дәүләт ярдәме белән беркетеп бара алсак, безнең халык тагын да күбрәк нәтиҗәгә ирешер иде.

Дөрес, һәр эшмәкәрлеккә дә дәүләт үз өлешен кертергә тиеш дигән мәҗбүри таләп юк. Без урыннарда җирлек, район башлыклары, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашкан вакытта гел сораштырып торабыз. Гел яңа мөнәсәбәтләр, яңа фикерләр эзлибез, сорыйбыз.

Безнең традиция бар - Фәрит Хәйруллович белән елга берничә мәртәбә зоналарда очрашабыз. Һәр елны нәтиҗә ясап киләбез. Үзебезнең фермерлар белән дә елга икешәр-өчәр мәртәбә очрашып, киңәшеп, нинди чаралар, үзгәрешләр кертергә кирәк, шуны эшләп барабыз. Республикабызда хәйран колачлы күләмдә эш бара бу мәсьәләдә. Шул ук вакытта бу 90нчы еллар дәвамында, реформа чорында дип әйтик, халыкның, хезмәт кешесенең, хисапчылар телендә әйтсәк, кеше сыйфаты да хәйран үзгәрде.

Кешенең язмышына җаваплы бик күп мәшәкатьләрне дәүләт үз өстенә алды. Шул ук вакытта эш белән шөгыльләнгән предприятиеләрдә хезмәт хакы чамалы, халык анда ябышып эшләп ятарлык хак түгел. Чөнки ул башка җирдә ниндидер вак-төяк эш белән дә шуның кадәр күләмдә хезмәтхакы ала. Әгәр дә ул шушы ук хакны башка җирдә җиңел генә эшләп ала икән, нишләп ул синең фермаңа ябышып ятсын, яисә синең 15-20 еллык тракторыңда механизатор булып эшләсен.

Республикабыз башкаласының искиткеч камилләшә, матурлана баруы, биредә бик күп яңа эш төрләре барлыкка килү дә халыкның хәрәкәтен арттырды. Күзе күргән, колагы ишеткән кеше үзенә җайлырак, кулайрак яшәү чарасын, хезмәт чарасын эзли бит инде. Юллар бар, транспорт күп, хәтта 100-150 кмдан Казанга, башка шәһәрләргә килеп эшләп йөрүчеләр бар.

Безнең авыл җирендә проблемалар комплекслы. Әлбәттә, аның иң зурысы – авыл хуҗалыгы хезмәтенең, эшенең,шушы бизнесның табышлыгын күтәрү. Төрле-төрле чаралар белән - дәүләт ярдәме, базар көйләнеше, урыннарда булдыклы оештыручылар табу белән халыкка шәһәрдәгедән ким булмаган хезмәт хакы түләү. Авылның социаль инфраструктурасы буенча бик матур үзгәрешләр бара, без аның шаһитләре. Көндәлек шунда карап йөргәнгә генә без аңа игътибар итмибез. Моннан 10-15 ел элеккеге белән чагыштырсак та, аерма искиткеч зур. Ул программалар эшләмәгән авыллар юк.

Ә инде эш кешесенә яшәү өчен чыганак кирәк. Ул чыганак – хезмәт хакы аша, менә шуның буенча аксыйбыз.

“Шигырьнең эчтәлегенә күз төшсә, күңел аша үткәреп укырга яратам”

- Марат Готович, әңгәмә башында сезнең шигырьләр туплавыгызны белү кызык булды. Кемнәрнең шигырьләрен укыйсыз, кемнәрнеке ошый?

- Роберт Миңнуллин “Татарстан-Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә тапшыру алып барды бит китап турында. Мине тапшыруга чакыра. Мин әйтәм: “Роберт Мөгәллимович, мин бит бик китап укымыйм. Син мине анда чакырып, ул тапшыруда оятка калдырмакчы буласыңмени?”. Шуңа күрә сиңа да җавабым: алай шигырьләр уку белән бик мавыгам дип әйтә алмыйм. Кайдадыр күз төшсә эчтәлегенә, шул вакытта шигырьләрне игътибар белән, күңел аша үткәреп укырга яратам, әлбәттә. Әнгам Атнабаев турында сүз булды бит, аның шигырен сөйләп үттек. Наҗар Нәҗми тагын. Балык Бистәсенең элеккеге башлыгы Илһам Вәлиев очрашуга килгән саен Кадыйр Сибагатуллинның берничә шигырен кыстырып килә иде.

Менә шундый таныш шагыйрьләрнең, шул ук Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллинның, әйтик, минем якташым бар бит әле Балтачтан Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның шигырьләрекулга килеп кергәндә яисә алар ниндидер очрашуда үзләренең шигырьләр китабын бүләк итсә, аеруча күңелгә ошаганнарын билгеләп алам. Шундый дәрәҗәдә генә мавыгу.

- Күләмле әсәрләрдән күңелгә ошаганнары юкмы хәзерге әдәбиятта? 

- Рәмис, үзем дә оятка калмас өчен дә һәм сине дә рәнҗетмәс өчен, китап авторларын да, китап исемен дә әйтми калыйк бу очракта. Күбрәк вакытлы матбугатны укырга туры килә. Мәгълүматбик күп бит, аларны карап бармыйча булмый, бигрәк тә авыл хуҗалыгына кагылышлы темаларны. Мәсәлән, “Бизнес Онлайн” электрон газетасында Яңа Чишмә фермеры Алена Белоглазованың сөт базары турында борчылып,йөрәгеннән чыккан фикерләрен укыгач, битараф калып булмый. Ниндидер чаралар эзләргә кирәк дип уйлыйсың. Нәрсә эшләргә була икән яңадан дип. Шуңа күрә әле классикага вакытым юк, исән-сау булсак, алдагы елларда алар белән күбрәк мавыгырбыз инде. 


“Татар теле синең белән миңа кирәк булырга тиеш”

- Марат Готович, сезгә бу сорауны биргән бар иде инде, бәлки, ниндидер яңа фикерләр тугандыр Сездә. Татар телен бүгенге шартларданичек сакларга мөмкин?

- Һәр татар кешесе үзенең ана телен - әле ул безнең республикада дәүләт теле дә - мөмкин кадәр камилрәк белүне үзенең бер горурлыгы, дәрәҗәсе итеп кабул итәргә тиеш. Әгәр безнең күңелебездә шушы кадерле ана телебезне белү, анда аралашу ихтыяҗы юк икән, ул телнең язмышы өметле була алмый.

Синең белән миңа кирәк булырга тиеш татар теле. Аны ниндидер чаралар белән, хәтта татар телен мәгариф системасында мәҗбүри укыту ашагына да саклап булмыйдыр. Мин ул дәүләт теле буларак укытылырга тиеш дип саныйм. Әмма телне саклауның, аны үстерүнең бик күп чаралары бар. Ул – гаилә, үзара аралашу, ихтыяҗ, мәдәният, сәнгать, бик күп юнәлешләр. Әгәр дә без шундый комплекслы, системалы һәм киң колач белән барабыз икән, бер мәгарифкә генә терәлеп тормыйча да телнең матурлыгын да, камиллеген дә саклап, үстереп булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100