Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлил Шәйхетдинов Зәйдәге чемпионат турында: "Сугышулар булып тора, моны гадәттән тыш хәл дип әйтеп булмый"

4-7 октябрь көнне Зәйдә билбау көрәше буенча Россия беренчелеге өчен чемпионатта карачәй һәм калмык көрәшчеләре арасында сугыш чыкты. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе конфликтның сәбәпләрен белү максатыннан ызгышның шаһитләре һәм көрәш буенча белгечләр белән сөйләште. Көрәшчеләр арасында мондый сугышларның гадәти хәл булуын, хәтта кайбер бәйгеләрдә тәртипне ОМОН саклаганын ачыкладык.

news_top_970_100
Хәлил Шәйхетдинов Зәйдәге чемпионат турында: "Сугышулар булып тора, моны гадәттән тыш хәл дип әйтеп булмый"
“Калмык көрәшчесе карачәй егетенә начар сүзләр әйткән”

Бәйгенең судьясы Азат Әхәтов "Татар-информ" хәбәрчесенә конфликтның каян килеп чыкканын сөйләде. Сугышкан егетләрнең исемнәрен әйтергә теләмәде.

- Калмык көрәшчесе карачәй егетенә әдәпсез сүзләр әйткән. Шәхсән мин үзем аның ниләр әйткәнен ишетмәдем. Карачәй егете үз чиратында калмык көрәшчесенә йодрыклар белән ташланды. Карачәй егетенә якташлары ярдәм итә башлагач, массакүләм кыйнашка әйләнде. Монда судьяларның да, оештыручыларның да гаебе юк. Ярышларга кадәр алар арасында бернинди дә талаш юк иде. Көрәш барышында килеп чыккан конфликт бу.


Командалар үз көрәшчеләренең гамәлләре өчен гафу үтенде. Гаеплеләрне дисквалификацияләделәр һәм бер елга ярышлардан төшереп калдырдылар.

“Ике малайны төркем белән кыйнадылар”

Зәйдә үткән ярышларда катнашкан көрәшче Радик Сәлахов карачәй һәм калмык көрәшчеләренең ни сәбәпле конфликтка керүләрен әйтә алмады. “Мин карап кына утырдым. Минем бит мондый хәлләрне күргәнем юк, монысы – беренче тапкыр. Ике малайны төркем белән кыйнадылар инде, шул гына”, - диде ул.  

ОМОНнар автомат белән бәреп кергән чаклар да булгалады

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов “Татар-информ” хәбәрчесенә көрәшчеләрнең сугышулары гадәттән тыш хәл түгеллеген әйтте. 


-Спорт ярышларында, бигрәк тә көрәш вакытында шундый бәрелешләр булып тора. Бу очрак беренчесе генә түгел. Мондый хәлләр моңарчы Воронежда да булган иде. Көрәш ярышларында бик кайнар егетләр катнаша. Баш судья һәм ике як команда вәкилләрен җыеп, конфликтка кергән ике спортчыны да комиссион рәвештә бер елга көрәш ярышларыннан төшереп калдырдылар. Икенче көнне көрәш башланыр алдыннан ике команданың да вәкилләре чыгып, халык һәм башка спортчылар алдында гафу үтенде. Көрәшчеләрнең шушындый үз-үзләрен тотышлары, тәртипләре киләчәктә исәпкә алыначак инде. 

Спортчыларны бит психология ягыннан белеп булмый, шуңа күрә мондый хәлләр бүтән кабатланмас дип тә әйтеп булмый. 

Шулай ук андый хәлләр икенче спорт төрендә дә булмас дип тә әйтә алмыйм. Конфликтлар һәрдаим чыгып кына тора. Көрәшчеләрнең үз-үзләрен шулай тотышлары аларны бер дә бизәми. Берсендә, ирекле көрәш үткән вакытта шушы Зәй спорткомплексын ОМОНнар автомат белән бәреп кергән чаклар да булгалады. Билбау көрәшендә мондый хәлләр элек тә бар иде, әмма соңгы елларда, төрле төбәк вәкилләре катнаша башлагач, шундый сугышулар була башлады. Менә шул төбәкләрдән килгән “башсыз” егетләр катнашкан ярышларда тавыш гел чыга. 

Моннан 8 ел элекме икән, безнең боз сараенда ярыш барган вакытта тәртипне автоматлар белән сакладылар. Анда бит сугыш чыгарга гына тора. Ул вакытта ирекле көрәш буенча ярышлар барган иде. Мин бу хәлләр Татарстанда ярышлар начар оештырылганга күрә чыгып тора дип әйтә алмыйм. Безнең тарафтан бөтен спорт ярышлары да тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Бөтен кеше канәгать. 

Сугышулар һәрдаим булып тора, шуңа күрә моны гадәттән тыш хәл дип тә әйтеп булмый. Хәтта берничә тапкыр балалар арасында да булды инде. Төрле чаралар кабул ителгәч, бу хәл инде булмаска тиеш, әмма барыбер тәртип бозучы спортчылар табылып тора. 


“Кавказ халкы кызу канлы...”

Татарстан Республикасының билбау көрәше федерациясе башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин сугыш чыгарган егетләрнең "махсус исәпкә" эләккәнен әйтте. 

-Әгәр конфликт чыгарган шушы ике көрәшче тагын сугышса, аларны бөтен элек җиңеп алган исемнәреннән һәм титулларыннан мәхрүм итәчәкләр. Көрәшчеләрне тәрбияләргә кирәк, андый хәлләр булырга тиеш түгел. Көрәшчеләр үзләрен кулда тота белмиләр. Кавказ халкы кызу канлы, алар сугышмыйча булдыра алмый. Аларга кисәтү генә җитми, “җинаять һәм җәза бирү” бергә йөрергә тиеш. Тәртипне бозалар икән, җаваплылыкка тартылсыннар. Ә гомумән, мондый сугышулар сирәк була торган хәл. 

Егетләрнең исемнәрен сорагач, Хәбир әфәнде: “Алар татар түгел, шуңа күрә мин аларның исемнәрен хәтерләмим дә инде”, - дип җавап кайтарды. 



Алар барыбер сугышырлар иде, я бәдрәфкә алып кереп бәрәләр иде

Ә менә Зәйдәге көрәш бәйгесен оештыручы, тренер Рәкыйп Фәйзуллин исә көрәшчеләрнең командасын гаепли.

- Бу - сугышу түгел иде, алар мөнәсәбәт ачыкладылар. Калмык егете карачәй көрәшчесен котыртты. Бернинди дә массакүләм сугышу булмады анда, ике карачәй көрәшчесе һәм бер калмык "үзара сөйләштеләр". Массакүләм сугышу – ул унбиш кешегә ун, егерме кешегә унбиш кеше сугышканда була, ә ике кешенең келәм өстендә бер-берсенә каршы чыгып алуы массакүләм түгел. Түзмәгәннәр инде, нишләтәсең... Берсе отты, берсе оттырды, өченчесе инде хәшәрәт булып чыкты, имеш дустын яклап чыга. Бер-ике мәртәбә суккалаганнардыр инде, булды, шуның белән бетте бит. Аларны аердылар, монда бернәрсәне дә куптарырга кирәк түгел, гел булып тора торган әйбер ул, - диде дә Рәкыйп Фәйзуллин, үзе дә кызып китте бугай, сугыш чыгарган егетләргә карата тозлы-борычлы сүзләрен тезде...

Пар чыгарып алгач, дәвам итте ул:

- Хоккейда сугышалар бит, бер-берсен яралар, беркем дә бернәрсә дә әйтми! Ә монда уф, әллә нәрсә булган! Көрәш өчен дә сирәк күренеш түгел бит бу, Кавказда өелеп-өелеп сугышалар! Бер елга дисквалификацияләделәр, булган, тагын ни кирәк? Көрәшче өчен бер ел көрәшми тору бик җитди җәза ул. Аннары инде бер ел үтә дә, спортчы тагын көрәшә башлый. 

Көрәшче сугыша икән, бөтен команданы төшереп калдырырга була инде, әмма, алай дисәң, бер көрәшче өчен бөтен команданы төшереп калдыру... Бу очракта, димәк, аларның тренерлары һәм җитәкчеләре шундый ... инде. 

Сугышу чемпионатның ямен бозмады, кыздырып кына алды. Алар барыбер я аннары чыгып сугышырлар иде, я бәдрәфкә алып кереп бәрәләр иде инде. Бирәсең берне һәм булды, шунда келәмдә бетә ул. Бернәрсә дә булмады кебек.

Мин моны ни өчен әйтәм? Кайбер вакытта безнең татарча көрәштә дә судьялар эше, русча әйткәндә “...” була. Бөтен әйбер “на грани” тора монда. “Егетләр, дөрес итеп хөкем итегез, бөтен кеше дә адекват булмый”, дип гел әйтәм. Алар берәр үзләреннән көчлерәк булган көрәшчене оттырып чыгарып җибәрәләр, ә ул шартлатып берне маңгайга бирә. Әйтсәң, “Мин судья бит”, диләр. Судья икән - судья бул. Дөрес итеп хөкем ит. 

Бер елны булды андый хәлләр. Судья бер көрәшчене оятсызлык белән кыса, кыса, кыса инде. Булды, кысты, ахырдан чыгып ярдылар ул судьяны. “Тагын бер мәртәбә келәмгә керсәң, чабалар сине”, - диделәр аңа. Хәзер ул судья бер җирдә дә хөкем итми! Хәтта күренми дә!

Рәкыйп Фәйзуллин сугышкан егетләрнең исемнәрен хәтерләми. Алай да берсенең фамилиясен атады. “Алар миңа бернигә дә кирәк түгел. Белмим мин аларны. Тобоев, тагын кемнәрдер”, - диде ул.

“Татарча көрәштә сугышу булганы юк, билбау көрәшендә ел саен чыгып тора”

Бик тәҗрибәле һәм күп титуллы көрәшче егеттән дә Зәйдә чыккан сугыш турында фикерен сорадык. Ул аноним булып калырга теләк белдерде, шуңа күрә аның фикерен исемсез генә язабыз. Көрәшче егет сугышуның сәбәбен бу спорт төренең үзенчәлеге белән аңлатты.

- Шул ук бер командалар сугыша анда гел. Аларга культура җитеп бетми. Гел бер үк ярышларда чыга ул. Минем ул ярышка барасым да килмәде, бармадым да. Кирәге дә юк аның, теләмим дә. Безнең татарча көрәштә, мәсәлән, сугышу булганы юк. Билбау көрәшендә бер ел саен чыгып тора. Димәк, судья эшләрендә ниндидер проблемалар бар.  

“Сугышу турында язарга кирәкми!”

“Татар-информ” хәбәрчесе танылган җырчы, көрәшче Вил Усмановның да фикерен белеште. Ул сугышуны күрсәтергә кирәкми, дигән фикердә.


-Бу турыда язып чыкмау әйбәтрәк. Безнең мактанырлык батырларыбыз җитәрлек. Менә алар турында күбрәк язарга кирәк. Дөнья чемпионнары булып танылган малайлар бар бит. Күрәсез, Дагыстанда, Махачкалада җиңүче егетләренә нинди бәйрәм ясыйлар, ничек күтәрәләр ул егетләрне? Ә татарлар арасында шуңа лаеклы егетләр юкмыни соң? Безнең миллилегебезне күрсәтә алырлык егетләр юкмыни? Татар көрәше бит бу. Аны сугышкан дип чыгарып күрсәтергә кирәк түгел. Батыр егетләр турында, көрәшнең матур ягын язарга кирәк. Батырларыбызны мактыйк, алар турында языйк һәм шул егетләребез белән горурланыйк. Балалар да күреп үссеннәр, “менә бит, авыл малае, авылда туып үскән егет дөнья чемпионы булган!”, дисеннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100