Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Миньязова Түбән Камада һәлак булган туганы турында: «Затлы кеше иде»

news_top_970_100
Гөлназ Миньязова Түбән Камада һәлак булган туганы турында: «Затлы кеше иде»
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Түбән Кама районы Каенлы авылында кешеләр канализация коесында агуланып үлгән, дип хәбәр иткән идек. Әлеге фаҗигадә алып баручы Гөлназ Миньязованың җизнәсенең абыйсы да һәлак булган. Бу хакта Гөлназ социаль челтәрләрдә яза.

«Гомер юлы... Башлангач кайчан, ничек тәмамланасын белмибез. Иртән эшкә китеп, кич моргта булырсың дип кем уйлаган. Бик яхшы, киң күңелле, беркайчан беркемгә «юк» дип әйтмәүче затлы туганыбызны югалттык. Кисәк. Бер минутта. Тыныч йокла, Ришат абый, җаныкаем», – дип язган Гөлназ Миньязова.

«Интертат» хәбәрчесе Гөлназның үзе белән элемтәгә керде.

«Ришат абый бик яхшы кеше иде. Ришат абый – бертуган апамның иренең абыйсы. Без бик яхшы аралаша идек. Хезмәттәшенә ярдәм итәргә дип төшеп китеп, шулай фаҗигале һәлак булды. Ул әлеге оешмада күп еллар машина йөртүче булып эшләде. Каенлы авылы аларның эш зонасы иде. Андагы канализация коесына нәрсәдер тыгылган. Шуны төзәтергә дип, башта слесарь төшеп киткән. Ә коега ничәдер ай дәвамында газ җыелып торган. Слесарь агуланганны аңлагач, иң беренче булып, аңа ярдәмгә Ришат абый ташланган. Алар артыннан шушы авылда яшәүче ике ир-ат төшеп киткәннәр. Өчесенең гомере өзелде, берсе авыр хәлдә реанимациядә ята…

Ришат абый – башкаларга ярдәм итәргә ашкынып торучы, бик киң күңелле кеше иде. Хезмәттәше шундый бәлагә тарыгач, ничек инде ул коега төшмәсен, ди? Әгәр дә авыл җирендә шундый ситуация булса, берәребез куркынычсызлык кагыйдәсе турында уйлап торыр идеме икән? Миңа калса, барыбыз да ярдәмгә ашыгыр идек.

Шундый затлы, матур, акыллы кеше иде ул, белсәгез. Хатыны Зәлидә апа белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Балалары зурлар инде, үз тормышлары белән яшиләр. Оныклары да бар. Тагын берничә айдан пенсиягә чыгарга тиеш иде. Нибары 59 яшендә кара гүргә кереп ятты.

Бөтен дөньялары җиткән, инде матур итеп, балалар белән чөкердәшеп, тормышның тәмен белеп кенә яшисе вакытта шушы фаҗига килеп чыкты…», – диде Гөлназ.

Ришат Галиевның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

 

Фото: © Гөлназ Миньязованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

 

Фото: © Гөлназ Миньязованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Гөлназ Миньязованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Фото: © Гөлназ Миньязованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100