Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кулыбыздан эш китте»: авыл халкы өч кешенең канализация чокырында үлүеннән шок кичерә

Бүген иртән Түбән Кама районы Каенлы авылының Интернациональ урамында балалар бакчасы артындагы канализация коесында кешеләр һәлак булган.

news_top_970_100
«Кулыбыздан эш китте»: авыл халкы өч кешенең канализация чокырында үлүеннән шок кичерә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Каенлыда ике эшченең вафаты турында алдан ук билгеле булды. Икесен ашыгыч ярдәм машинасында Түбән Каманың Үзәк район хастаханәсенә илткәннәр иде.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Төштән соң Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте тагын берсенең үлеме турында хәбәр итте. Бер эшченең әле реанимациядә булуы турында да мәгълүмат килде. 

Ир-атлар канализация чокырында җыелып торган күкертле водород белән агуланган, дип хәбәр ителә. Беренчел мәгълүматлар буенча, эшчеләр индивидуаль саклану чараларын кулланмаган. Тиешле экспертизаларны билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

Без Каенлы авылында яшәүчеләр белән элемтәгә кердек. «Бөтен кешенең кулыннан эш китте. Аптырашта калдык», – диде безгә авыл кешесе.

Фото: © Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

«НТР 24» сайтында коедан суны суыртырга ярдәм иткән кешеләр белән видео урнаштырылган. Алар коедагы кешеләрнең хырылдап сулавын ишеткән: «Алар сулый иде», – диләр. Зыян күрүчеләрне коедан коткару хезмәте кешеләре чыгарган.

Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, Түбән Кама янындагы Каенлы авылында эшчеләрнең канализация чокырында һәлак булуына бәйле җинаять эше кузгатылган. Ул «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу, саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү» маддәсе буенча ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100