Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншинага әнисеннән киңәш: «Аска гына карап йөр, авылыңны эчтә тот»

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншинага әнисеннән киңәш: «Аска гына карап йөр, авылыңны эчтә тот»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зәринә Хәсәншинаның әнисе кызын кияүгә бирергә хыяллана. Фәнисә апа Зәринәсенең һаман ялгыз булу сәбәбен дә ачык белә:

Бер дә матур тотмыйсыз үзегезне. Кызлар тыйнак булырга тиеш инде алар. Сез «иржанка» шикелле, «лар-лар», – дип ачуланып ташлаган әнә үзен.

Зәринә, һәрвакыттагыча, әнисен сторисларында күрсәтеп бара, үзе рәхәтләнеп көлә.

Хәзер нишләргә тиеш инде мин, әни? Авызымны тыяргамы? – дип сорый ул аннан.

Тыярга тиеш, әкрен генә, матур итеп көләргә тиеш. Тыйнак кызларны яраталар. Аннан алар кияүгә чыккач күрсәтә күрсәтүен холыкларын…

Вот именно, әни. Ә без нинди булачакны кияүгә чыкканчы ук күрәсәтәбез.

Күрсәтергә ярамый кызым, «скромный» гына булырга кирәк. Аска гына карап йөр, авылыңны эчтә тот син. Аннан соң чыгарырсың. Ә син хәзер күрсәтәсең. Артист бит син, өйрән әзрәк, – дип киңәш итә кызына Фәнисә апа.

Шул артист булганнан куркып калалар да инде, әни, – дип көрсенә Зәринә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100