Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәринә Хәсәншинаны әнисе егетләр белән йөрмәгәнгә сүгә: «Гомер буе сиңа берсе дә ярамады»

news_top_970_100
Зәринә Хәсәншинаны әнисе егетләр белән йөрмәгәнгә сүгә: «Гомер буе сиңа берсе дә ярамады»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Зәринә Хәсәншинаның әнисе кызын кияүгә бирергә тели, ә Зәринә кияү турындагы уйларны башына да кертеп чыгармый бугай әле. Җырчы, көлә-көлә, әнисенең үзен егетләр белән йөрмәгәнгә ачуланганын видеога төшергән.

«Менә апаең да йөрмәде. Мин аңа теге гәҗитне укытасым килә әле», – дип зарлана ул улына, Зәринәгә ниндидер гыйбрәтле язма укытмакчы булып. Ул арада: «Менә син төшер, давай, төшер. Менә бу муендагы чүпрәкләрне төшер. Күрми калырлар, алайса, җилкә сызлаганны», – дип, Зәринәне дә орышып ала. – Дөресен әйтәм мин. Гомер буе сиңа бер кеше дә ярамады. Йөрисең хәзер берүзең», – ди ул.

Зәринә кычкырып көлә:

«Әни, без алай озак йөрмәячәкбез», – ди Зәринә.

« Башланды, җәмәгать. Уф, берәрегез кияүгә алыгыз әле. Инде Рәзилгә дә тотынды», – дип көлә Зәринә.

«Хәзер мин наныеңны кысам инде. Әнә Рәзилнең иптәшләре кызларын ияртеп кайтканнар, барысы да матур гына йөриләр. Сез йөрисез икегез сантый-пантый. Әле апаңа да «балаларга дөрес тәрбия бирә алмадык микәнни» дип әйтеп тордым. Аның да балалары йөри».

«Менә, әни, дөрес тәрбия биргәнсез. Без башта матди якны кайгыртабыз, «приданый» әзерлибез. Тегесе, монысы булсын дип тырышабыз», – ди кызы.

«Матди якны гына уйлап яшәп, ире дә, хатыны да булмый», – дип, барыбер үз сүзен бирмәгән әни кеше.

«Әни иртәдән бирле безгә наезжает», – ди Зәринә. Әнисе моны элеп ала: «Ә без аны к...безгә дә элмибез!»

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100