Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Чегән, носкиеңны салып ат!» – Зәринә Хәсәншинаны образы өчен әнисе орышкан

news_top_970_100

Зәринә Хәсәншина туган ягы Балык Бистәсендәге күршесенең туган көненә җыенган. Туган көнгә килүчеләр өчен бер шарт куелган, алар 90нчы еллар модасы буенча киенергә тиеш булган.

Җырчыны яңа образда беренче булып әнисе күргән. Видеода күренгәнчә, җырчы өстенә төрле төстәге өч кат кием, тирән ерыклы итәк, төсле носки кигән.

«Куркыныч бит син. Чегән. Кит моннан, ник катлы-катлы киендең соң син. Әстәгыфирулла! Кит моннан, без яшь чакта болай киенеп йөрмәдек инде. Тиле, ул носкиеңны салып ат инде», – ди җырчының әнисе, кызын күргәч.

Ә Зәринә Хәсәншина әнисенең бәясеннән рәхәтләнеп көлә генә.

Җырчының әнисен язылучылар да ярата. Әнисе белән күбрәк видеолар төшерүен сорап яза алар.

Зәринә Хәсәншинаны әнисе егетләр белән йөрмәгәнгә сүгә: «Гомер буе сиңа берсе дә ярамады». 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100