Зәйнәб Фәрхетдинова: «Сәхнә безнең өчен һәрвакыт изге урын булды»
Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинованың юбилей концертлары башланып китте. Ул әлеге гастроль турын нинди хис-кичерешләр белән башлап җибәргән? Җырчы белән шул турыда сөйләшеп алдык. Бер уңайдан гаилә хәлләрен дә белештек.
«Юбилей концертларымны бик зур проект итеп башладым»
Зәйнәб апа, афишаларыгызны күреп торабыз, юбилей концертларыгызны башлап җибәрдегез. Әлеге концертларга куркып кына алынуыгыз турында әйткән идегез. Ничәмә-ничә еллар сәхнә тоткан җырчыны борчылырга нәрсә мәҗбүр итә?
Рәхмәт афишаларны күзәтеп баруыгызга, моны ишетү күңелемә бик рәхәт. Соңгы вакытта гастрольләргә сирәгрәк чыгылса да, бу эшчәнлегемне туктатасым килми. Чөнки мин концертларга күңелем һәм иҗатым белән әзер. Өлкәннәр әйткәндәй, әле кулда көч бар, тавыш та үз урынында. Фонограммалар кулланмыйча, үз тавышым белән җырлагач, күңел барыбер сәхнәгә тарта. Элек җырлаган җырларны да яңартып, аларны яңадан үземне элекке еллардан ук карап, кызыксынып килгән тамашачыма тәкъдим итү, концертка җыелган халык белән бергәләп җырлап алу мөмкинлекләре бирә әлеге гастрольләр. Һәм, әлбәттә инде, залда утыручы яшьләрне дә Зәйнәб апалары белән таныштырасым килә. Ул бит әле бер буын дигәндәй, бәлки, онытылып, игътибар итми калган тамашачы да бардыр. Аларга да үземнең иҗатымны тәкъдим итү бик кирәктер дип уйлыйм.
Куркып алыну дигәндә, йөреп торган таш кына шомара, дип әйтәләр бит. Барыбер тәҗрибә дигән әйбер бар. Ешрак җырлап, концертларда чыгышлар ясау – җырның тагын да тирәнрәк нечкәлекләрен чыгара, үзеңне формада тотарга ярдәм итә. Җырны өйрәнү белән үк сәхнәгә чыгып башкару түгел.
Икенчедән, мин юбилей концертларымны бик зур проект итеп башладым. Алдыбызга, Валерий Коротков җитәкчелегендәге «Jive» инструменталь төркеме белән репетицияләр ясап, аларны да үзебез белән кайбер гастрольләргә алып чыгарга, дигән план куйдык. Бу – бик куркытты, әлбәттә. Чөнки тере инструментлар, андый профессионаллар белән барыбер сирәгрәк эшләнелде. Элеккерәк елларда гастрольләрдә тере инструментларны кушып җырлаган булсак та, соңыннан бер өзеклек булып алды – аранжировка кабызып җырлау белән шөгыльләндем. Шуңа күрә бу төркемнең кушылуы минем иҗатыма яңача яңгыраш бирде һәм бирәчәк.
Өченчедән, хәзерге заманда концертларны шоу-элементлары – ут, экран, бию кебек элементлар белән тулыландыру да бик зур чыгымнар таләп итә, һәм бу – бик зур җаваплылык. Шул ягы да борчылырга мәҗбүр итте: эшләп чыга алырмынмы, халык килерме, дигән уйлар белән алындым.
Ә менә берничә концертны эшләп чыккач тынычлану киләме?
Ю-юк, тынычлану беркайчан да булмый ул. Эчтән янмасаң, ул иҗат та булмый, Гөлназ. Минем үземне эчтән ашый, кимерә торган гадәтем дә бар.
Дулкынланып башлаган эш хәерле була, диләр. Шуңа да карамастан, хәзерге заманның катлаулы булуын да аңлап, кайбер нокталарның концертларын язга калдырырга, дигән планнар бар. Язга таба дөньялар тынычланып, тормышлар стабильләшеп китмәсме, дип өмет итеп, берничә концертны яз айларына күчерергә уйлап торабыз.
Мәскәүдә узачак концертыгызда бик күп җырчылар катнашачак. Әзерлек ничек барды? Чакырып та, баш тартучы артистлар булмадымы?
Мәскәүдә концертыбыз 1 декабрь көнне, Кремль залында булачак. Әлеге зур, уңайлы залда бик күп тапкырлар чыгышлар ясаганыбыз булды. Мәскәүнең иң заманча залы исәпләнмәсә дә, Кремль залы үзенә җәлеп итә, анда сәхнәдәш дусларым, инде арабыздан киткән легендар җырчыларыбыз белән дә концертлар куйганыбыз булды. Шуңа да бик яратып, үземне әлеге залда сынап карыйсым килде. Мәскәүдә безнең үз тамашачыбыз бар, елына бишәр концерт күрсәткән вакытларыбыз да бар иде. Әлеге тамашачыбыз алдында да сынау тоту бу – бүгенге көндә нинди син, ничек саклагансың, әзерлегең нинди? Әлбәттә инде, үткәннәрне дә искә төшереп, яңартып, иҗатымны сөючеләргә бер җылы кич бүләк итәсем килә.
Без бу эшкә әзерлекне инде 2 ел алдан башладык. Иҗатташ дусларым белән дә алдан сөйләшеп, барысының да графикларын туры китереп, көнен хәбәр иттек. «Киләбез, Мәскәү залын яратабыз, рәхәтләнеп чыгыш ясаячакбыз», – диделәр. Араларында яшьрәк артистлар да, иҗат юлын безнең белән бергә башлаган сәхнәдәш дусларым да бар. Рәхмәт аларга, бер дә каршы килмәделәр. Шушы залны Татарстанның йолдызлары белән гөрләтеп кайтырга уйлыйбыз. Минем җырларымны да җырлаячаклар, үзләренең популяр җырларын да башкарачаклар. Мәскәү тамашачыма иҗатыбызны, Татарстанны, бердәм эшләвебезне күрсәтәсем килә.
Бу – бик чыгымлы эш, финанс ягыннан үземә бернинди дә файда көтмим. Әмма минем халыкка татар җырының матурлыгын күрсәтәсем килә. Без – татар җырчылары күрсәтергә тиеш тә инде аны. Ходай очрашулар насыйп итсен.
«Зәңгәр кыңгыраулар» – филармониягә урнашуыма сәбәпче булган җыр»
Соңгы вакытта, бик яратып, элекке җырларыгызны яңартасыз. Алар ничек кабул ителә?
Кабул итәләр, Гөлназ, кабул итүчеләр бик күп. Концертларга килгән яшьләр дә бик яратып тыңлый. Өзеге-өзеге белән искесенә кире кайту – дөньякүләм практикада да бар. Халык популяр җырларны яңа яңгырашта да ишетергә тели. Үзәгеннән читкә китмичә, аларны яңартып җибәрү менә шушының өчен ул. Аның эчтәлеге, формасы шул ук кала бит, ниндидер аккордлар, я, булмаса, инструментлар гына өстәлә.
Яңа форматта кабул итә алмаганнар өчен, шул ук җырларны баян белән дә җырлап алам. Шул рәвешле барысы да тигезләшә, канәгатьcезлек белдерүчеләр юк. Әле Казан концертын караучылардан да бик күп уңай кайтавазлар килде. «Зәйнәб апа, бигрәк матур концерт булган, диләр, килә алмадык. Бик тә карыйсыбыз килә», – дип тә язалар. «Сез килеп карый алмагач, тагын берне куяргамы икән әллә», – дип шаяртам андыйларны.
Яңа җырларны да ишеттердек, баянга да җырладык. Концерт шулай тулыландырыла, үзгәрешләр дә кертелә. Һаман шул ук түгел, без барыбыз да үзгәрәбез, дөнья да бер урында гына тормый. Без боларның барысын да матурлыкка омтылып, күңелләргә барып җитсен, дип эшлибез.
Әле сезнең белән сөйләшер алдыннан гына яңартылган «Зәңгәр кыңгыраулар» җырын тыңлап утырдым. Җанны айкап, балачакка алып кайтты. Әлеге җырның үзегезгә эләгү тарихын сөйләгез әле.
«Зәңгәр кыңгыраулар»ны мин тулай торакта тәрбияче булып эшләгәндә театр актрисасы Зөлфирә Зарипова башкаруында ишеттем. Шул чакта ук күңелемә керде. «Бигрәк матур, шушы җырны җырлыйсым килә», – дип, Зөфәргә дә тыңлаттым. Мин ул вакытта тәрбияче булып урнашкан гына идем әле, филармония турында уйларым да юк. Шунда Зөфәр миңа филармониягә урнашып карарга киңәш итте. Әлеге җырны башкарасым килү минем филармониягә урнашуыма сәбәпче булды, этәргеч бирде, дип тә әйтергә буладыр.
Зәйнәб апа, соңгы елларда шигырьләр дә иҗат итәсез. Үз шигырьләрегезгә җырлар башкару ниятегез юкмы?
Минем үз шигырьләремә язылган берничә җырым бар. Кайберләре 1-2 тапкыр башкарылып, әлегә читтәрәк торып торалар. Көйләрен дә үзем иҗат итәм мин аларның.
Шигырьләрне мин төп үзем өчен генә дип язам. Кайберләрен Зөфәргә укыйм да: «Әйбәт, калдыр, көе дә матур», – ди. Шулай аның белән киңәшләшеп, берничәсе җыр буларак та яздырылды.
Башка кеше сүзләренә язылган көйләрем дә бар. Аларын узган сезоннарда башкардым. Җырлар күбрәк шулай башка авторларның сүзләренә языла. Әле эшләнмәгәннәре, аранжировкага бирелмәгәннәре дә күп.
«Һәркемнең үз күзаллавы, үз стиле булырга тиеш, дип саныйм»
Соңгы елларда образларыгызны тулысынча үзгәрттегез. «Яңа Зәйнәб Фәрхетдинова» дигән сүзләрне дә еш ишетергә туры килә. Бу яңа образларда үзегезне ничек хис итәсез? Алар барысы да сезнең күңелегезгә ятамы?
Минем беркайчан да стилистым булмады. Рәссамыбыз, тегүче кызларым да – шул ук кызлар. Барысы да гади: хәзер мөмкинлекләр күбәйде бит, чүпрәктән күп нәрсә юк. Күрә белгән кеше образларны үзе дә тудыра ала, әллә нинди зур стилистлар белән эшләү мәҗбүри түгел.
Сәхнә ачык төсләрне яратканын беләбез. Әмма кайвакыт, әлеге дә баягы, үзеңнең күңел халәтеңнән чыгып яки җырына карап тегелгән әйберләр дә була. Үкчәле туфлиләрне дә яңартасың инде, уңайлырагын карыйсың. Төсләрне дә күңел халәтемнән чыгып сайлыйм. Яратмаган төсләрем белән эш итә алмыйм. Үземә нинди төс, фасон ошый, килешә – шуларны алам.
Электән үк мине күршеләр «модница» дип йөртәләр иде. Балалар белән урамга һавага чыкканда да күршебез гел киемнәремә игътибар итә торган иде. «Мода» дигән төшенчә һәрвакытта да булды. Хатын-кыз була торып, аңа ничек игътибар итмисең инде. Хәзер аеруча, теләгән әйберне кияргә, килешкәнне кияргә мөмкинлекләр бик күп.
Зур концертлар, премия тапшыру концертлары алдыннан барырга туры килде стилистларга. Оештыручылары стилистлар чакыртып эшләргә яраталар. Ләкин минем тискәрелегем бар инде – ачулансалар да, ачуланмасалар да, һәркемнең үз күзаллавы, үз стиле булырга тиеш дип саныйм. Бәлкем, моны кайвакыт кабул да итеп бетерә алмыйлардыр, тик мин шундый булып туганмын инде.
Бу иҗат сезоныннан соң башка йөри алмам инде, дип язган идегез. Әлеге сүзләр нәрсәгә ишарә иде, Зәйнәб апа?
Шушы юбилей концертлар белән бер йөреп кайтсам, бәлки, гастрольләр эшчәнлеген туктату турында да сүз барыр. Гастрольләр – бик чыгымлы эш, алар әле стабиль йөреп торган кешеләргә дә авырдыр. Төркем белән эшләгән кеше буларак, без моны бик яхшы беләбез. Заманында 18әр, 20шәр кешелек бик зур составлар белән йөрдек. Замана да кыйммәтләнә тора, төркемне урнаштыру, юл чыгымнары... Бер ноктадан чыгымы өстемә чыкса, икенчесе, бәлки, каплар дип йөрсәң, күтәрә алмаслык булса, зур гастрольләр оештыруның мәгънәсе юк. Шуңа да карамастан, исән-сау вакытта быелгы сезонны йөреп карыйсым, тамашачым белән күзгә-күз очрашасым килде.
«Киленебез «әтием», «әнием» дип дәшә»
Сез быел яңа рольгә ия булдыгыз бит әле – кайнана роленә. Өлкән улыгызны башлы-күзле иттегез. Аз гына сөйләп китмәссезме икән? Килен кайсы яклардан? Никахлар ничегрәк үтте?
Никах бик матур булды, Аллаһка шөкер. Яратып кавышкан пар алар, яшьләргә исәнлек-саулык, бәхет кенә теләп торабыз. Үзара аңлашып яшәсеннәр. Әлбәттә, замана катлаулана, эшләре дә катлаулана. Алла ярдәм бирсен яшләребезгә, замана таләпләре без, безнең әниләр үскәндәге кебек кенә түгел хәзер дип, концертларымда да әйтәм. Әмма бернәрсәгә дә карамастан, саф хисләр шул ук булып кала. Гашыйк җаннар бер-берсенә булган мәхәббәтләрен сакларга тырышсыннар.
Киленебез Әдилә исемле, Зәй ягыннан, дәүләт эшендә эшли.
Балалар аерым яшидер?
Юк, бергә яшибез. Аллаһка шөкер, барысы да әйбәт. Аңлашып, дус-тату гомер итәбез.
Хәзер, барыбер күпләр әти-әнидән аерым яшәүне кулай күрә. Балалар ничек сезнең белән бергә яшәргә булдылар?
Һәр кеше юрганына карап аягын суза бит. Кемнеңдер бөтен уңайлыклары булган фатирга кереп утырырга җае була, кемгәдер алып бирәләр, дигәндәй. Фатирыбыз иркен, бергәләп яшәргә мөмкинлек бар. Әйе, өйләнешкәч тә башка чыгарырга кирәк, аерым торсыннар, үзләре яшәсеннәр, дигән кешеләр дә, төрле фикерләр бар. Безнең балаларга әлегә шулай уңай булды, безгә дә бер авырлыгы да юк. Бик матур итеп, уртак тел табып яшибез, Аллаһка шөкер. Киленебез бик ягымлы, ачык, аның белән серләребез килешә.
Үзара килешмәү мөмкин дә түгел. Хәзер бит замана шундый – барлык уңайлыклар да бар. Безнең эшләребез дә төрле, төрле режимнарда яшибез. Шуңа күрә ризык мәсьәләсендә дә алар үзләре теләгәнчә көйләп ашарга мөмкиннәр, без инде – өлкән кешеләрчәрәк. Кайвакыт кем җитешә, шул әзерләп, бергәләп ашыйбыз. Озын сүзнең кыскасы шул: бергә яшәүнең бер кыенлыгын да күрмибез, Аллаһка шөкер, дип кенә торам.
Киленегез сезгә кем дип дәшә?
«Әнием», «әтием» дип дәшә. Кыз баладан андый сүзләр ишетү бик күңелле, бик рәхәт икән. Үзгәрмәсеннәр, гел шулай булсын. Бөтен кешеләргә дә шулай булсын, яшьләребез өлкәннәргә карата ихтирамлы, игътибарлы булсын.
АкБулат турында күп беләбез, иҗади тормышын да күзәтеп барабыз. Ә сезнең кечкенә улыгыз нәрсәләр белән шөгыльләнә?
Улыбыз Фоат та сәхнәне бик ярата, матур итеп җырлый. Тавышы да бар. Абыйсыныкы бер төрле булса, аныкы икенче төрлерәк. Муслим Могамаев җырларын башкарырга ярата, безгә артык күрсәтмәсә дә, үзе язган җырлары да бар, дип беләм. Кызганыч, соңгы вакытта сәхнә турында уйлау мөмкинлеге юк, чөнки хәлләребез бик үк җиңелләрдән түгел…Улыбыз бераз авырып тора. Шул сәбәпле КХТИда укуын да туктатып торырга туры килде. Улыбыз хәзер күбрәк үзенең саулыгы белән шөгыльләнә. Гаепләмәсәгез, бу хакта артыгын сөйләргә теләмәс идем.
Сау-сәламәт була күрсен, Зәйнәб апа, шул иң мөһиме.
«Сәхнәдә бер-беребезгә юл бирдек»
Зөфәр абыйның хәлләре ничек, дип тә cорыйм әле?
Аның да хәлләре әйбәт, Аллаһка шөкер, гел минем янәшәмдә.
Зөфәр абый белән Акбулат яңа клип төшереп йөриләр. Бу моңсу тарихның сюжетын әзерләүгә сезнең дә кул тигән сыман.
Әлеге клип тулысынча АкБулатның идеяләре буенча әзерләнде. Сюжетын үзе уйлап чыгарып, сценариен да үзләре язып, оператор егетебез белән бергәләп төшерделәр. Зөфәр абыегыз да күтәреп алып, аларга кушылып китте.
Сәхнәдә дилбегә сезнең кулда кебек, Зәйнәб апа. Ә көнкүрештә төп мәсьәләләрне Зөфәр абый хәл итәме?
Әлбәттә, ансыз булмый. Мин ир-ат киңәшеннән башка яшәргә өйрәнмәгән. Зөфәрнең: «Менә үзең ничек тоемлыйсың, ничек җайлы – шулай тот сәхнәдә үзеңне», – дип әйтүе, аның продюсерлык карашы булуы, мөмкинлек бирүе, иҗат кешесе буларак, миңа бик кирәк. Мин аңа «рәхмәт» кенә дим.
Безнең арабызда сәхнә, иҗат мәсьәләсендә беркайчан да кычкырышып, «син дөрес эшләмәдең» дип төртеп күрсәтү дигән әйбер булмады. Без сәхнәдә һәрчак бер-беребезгә юл бирдек. Зөфәрнең үзенең тавышы, үзенең сүзе, минем – үземнеке. Аннан ир-атның күңеле бер төрле, хатын-кызныкы икенче төрле була бит ул. Безнең үзара контраст бара.
Өйдә, әлбәттә, төрле чаклар була. Ул миңа кычкырырга, мин дә тавышланып алырга мөмкинмен. Ачуланышкан вакытлар була, чөнки бу инде – тормыш, тормышта мәсьәләләр төрлечә хәл ителә. Әмма сәхнә буенча мөнәсәбәтләребезгә тел-теш тидерә алмыйм. Анда икебезнең дә үз урыны, сәхнә – безнең өчен изге җир.
Зөфәр абый кырысрак кеше кебек. Күп вакытлар бергә булу дәверендә холкын өйрәнеп беткәнсездер инде. Сезгә аның кайсы сыйфатларына яраклашырга, күз йомарга туры килә? Кайсы сыйфатларына, еллар узса да, һаман сокланасыз?
Һәркемнең уңай яклары да, җитешсез яклары да була. Безне Ходай тәгалә бер-береңне тәрбияләү, бер-береңне саклар өчен кавыштыра. Барыбызга да Аллаһы Тәгалә юл күрсәтә.
Җитешмәгән яклар алар бар инде, бер кеше дә идеал түгел, әмма идеал булырга омтылырга тиеш. Ир-атның үз сүзе. Һичшиксез, хатын-кызга беренче чиратта аны тыңларга, барысын да аның белән уртага салып, киңәшеп хәл итәргә кирәк.
«Зөфәр кабул иткән дуслар белән генә аралашам»
Янәшәгездә күңелегезне аңларлык кешеләр күпме, Зәйнәб апа? Дуслар, дип әйтик.
Күңелемне аңлаучы кешеләрем ул – гаиләм. Якын дусларым күп, дип әйтә алмыйм. Мин Зөфәр кабул иткән дуслар белән генә аралашам. Әллә бер бала гына булып үскәнгә, мин ул яктан аерымрак карашлы кеше. Ачуланмасыннар инде, тик шау-шулы компанияләрне бөтенләй яратмыйм. Яшь вакытта гастрольләр вакытында ардырдымы икән. Алай дисәң, элек тә яратмый торган идем шау-шуны. Дуслар белән төрле компанияләрдә утыру яклы кеше түгелмен. Аның урынына мин тыныч кына зонтик белән яңгыр астында йөреп кайта алам яки берәр эш белән мәшгуль булам.
Бергә укыган кызлар белән генә аралашып, сөйләшеп торабыз. Туганнар белән дә җылы мөнәсәбәтләр, аралашып яшибез, Аллаһка шөкер. Ләкин якын дусларым юк минем.
Сез еш кына балачак хатирәләрен искә аласыз. Аларда әниегез якты төсмерләр белән сурәтләнә. Ә әтиегезгә карата йөрәгегездә үпкә хисләре, үкенечләр бар сыман…
Балачакның төрле мизгелләре булды. Алар искә төшеп-төшеп куялар, әмма кемнең башыннан нәрсә үтмәгән дип, барысын да онытырга тырышасың. Безнең чорда авырлыксыз, әтиләре алдында гына сикертеп үстергән, туган көннәренә әллә нинди бүләкләр алып яшәгән балалар сирәк булгандыр. Бер кешенең дә сандыгы буш түгел. Шул ук вакытта уңай гаиләдә үскән, әтиләренең холыклары әйбәт булган кешеләр дә бардыр. Холыкны бит инде барыбер шул «салу» белән бәйли торган идек… Шул әйбер гаиләдә чагылыш таба.
Әйе, искә төшә, әйтәсе килә кайвакыт.. Ләкин минем кебек әйтәсе килгән кешеләр бер мин генә түгел. Минемчә, моны кичерә, үткәрә белгән кешеләр көчле кешеләргә керәдер.
Әнигә: «Нигә син шундый эчә торган кешегә кияүгә чыктың соң?» – дип әйткән вакытларым булды. «Балам, син туасы булганга, туасы җан булганга», – дип җавап кайтара иде әнием. Без шушы юлны узарга тиеш булганбыздыр. Хәзер, олыгая барган саен, ул әйберләргә үпкәләп түгел, догалар укып-укытып, булганына кәнәгать булып яшисең. Беребез дә гаиләне сайлап килми. Яхшы гына булсын иде, кечкенә чактан син теләгәнчә генә булсын иде дип, кем теләмәс. Ул вакытларны искә алмаска, игътибарымны башка әйберләргә юнәлтергә тырышам.
Соңгы елларда социаль челтәрләрдә дә актив эшлисез. Тормышыгызны, иҗатыгызны күрсәтеп барасыз. Аларның механизмнарын өйрәнү кыен булмадымы?
Хәзерге яшьләр шуның белән туган кебек, мине дә улларым өйрәтте. Ничек куясы, нишләргә дип, ярдәмче кызларымның да башларын катырып бетердем (көлә).
«ВКонтакте»дагы төркемебезне администраторыбыз алып бара. «Инстаграм»га (Россиядә тыелган челтәр) язмаларымны үзем куям. Әмма аны алып барырга да кәеф, илһам кирәк. Социаль челтәрләр – халык белән элемтәнең бик яхшы чарасы. Улым «иртәрәк өйрәнгән булсаң, тагын да яхшырак була иде» дип тә йөри. Без яңалыкны кабул итә белмибез инде, шундый начаррак гадәтебез бар. Яңалыкны кабул итәргә, вакытында өйрәнергә, аңа ябышырга кирәк, югыйсә. Хәзерге заман шунсыз бармый.
Рәхмәт, Зәйнәб апа! Уңышлар телибез сезгә!