Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы Акбулатның никах мәҗлесеннән яңа кадрлар

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы Акбулатның никах мәҗлесеннән яңа кадрлар
Фото: © социаль челтәрдән

Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның уллары Акбулатны өйләндерүе хакында хәбәр иткән идек. Акбулат тормышын үзенең сөйгәне Әдилә исемле кыз белән бәйләде. Акбулат Әдиләгә тәкъдимне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында ясаган иде.

«Ирек» мәчетендә никах укытып чыкканнан соң, яшьләрнең никахлашу тантанасы шәһәрдәге рестораннарның берсендә дәвам иткән. Мәҗлесне хәләл туйларда гына эшләүче Айваз Садыйров алып барган. Ул үзенең сторисларында әлеге күркәм бәйрәмнән матур кадрлар белән бүлешә.

Зәйнәб Фәрхетдинова килене Әдиләне бөтен йолаларын китереп, йомшак ак мендәрләргә бастырып, бал-май каптырып каршылаган. Айваз Садыйров мәҗлестә Акбулатның әти-әнисенә атап язган, күңелгә үтәрлек хатын да укыган.

«Аллаһы Тәгалә миңа шундый әни һәм әти бүләк иткән өчен мин чиксез шатмын. Алга таба да тигезлектә, тынычлыкта, безнең куанычларга сөенеп, безнең өчен шатланып, бездән начар хәбәрләр ишетмичә, һәрвакытта да бәхетле яшәсәгез иде. Мин дә сезнең үрнәктә күркәм яшәргә тырышачакмын», – дип мөрәҗәгать иткән ул әти-әнисенә.

Никах мәҗлесенә ике яктан да яшьләрнең иң якын кешеләре генә җыелган.

Акбулат белән Әдиләне без дә әлеге матур бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100