news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Татар эстрадасының тагын бер буйдак егете өйләнә!

news_top
Татар эстрадасының тагын бер буйдак егете өйләнә!
Акбулатның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татар эстрадасындагы тагын бер буйдак егет «камыт кияргә» җыена. Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы, җырчы Акбулат өйләнә.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында Акбулат үзенең сөйгән кызы Әдиләгә тәкъдим ясаган. Әдилә егетнең тәкъдимен кабул итә. Әлеге видеоны Акбулат сторисларында күрсәтә.

Видеога йөрәк һәм йөзек рәсемнәре куеп, ул: «Тормышымда яңа бүлек башлана», – дип язган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар