Иҗади гаилә – Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловларның улы, җырчы Акбулат сөйгәне белән никах укыткан. Никахлашу тантанасы фотолары белән үзенең сәхифәсендә Зәйнәб Фәрхетдинова уртаклаша.
Фотоларда улы белән киленен билгеләп, җырчы: «Бәхетле булыгыз», – дип язып куйган.
Акбулат сөйгәне Әдиләгә тәкъдимне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял иткәндә, «Бурдж-Хәлифә» манарасы янында ясаган иде.