Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зәйнәб Фәрхетдинова – тагын бер талантын халыкка чыгаруы, яңа интригасы һәм Илсөя турында

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрләргә үзе язган шигырьләрне куя башлады. Зәйнәб апа белән яңа шөгыле турында сөйләштек. Берочтан Салават, Элвин Грей, Илсөя Бәдретдинова һәм милли бурыч турында да сүз булды.

news_top_970_100
Зәйнәб Фәрхетдинова – тагын бер талантын халыкка чыгаруы, яңа интригасы һәм Илсөя турында
Салават Камалетдинов

«Шигырьләрне күптәннән язам»

Зәйнәб апа, сез шигырьләрне кайчан яза башладыгыз? Нәрсә этәргеч бирде?

Мин шигырьләрне Зөфәр белән өйләнешеп, тулай торакта яшәгән вакытларда ук яза башлаган идем. Кызганыч, «Ак кораб» дигән, шигырьләрем тупланган ул дәфтәремне югалттым. Кайбер кеше язган шигырьләрен истә калдыра, шуңа шаккатам. Мин алай түгел.

Берәр тема күңелемдә ялтырап китә дә, язарга утырам. Булдыра алганын язам, булдыра алмаганын, «чыкмый әле бу» дип, башка вакытка калдырып торам.

Инде күптәннән язам, дисез. Шигырьләрегезнең темалары үзгәрдеме? Элеккеләре бүгенгеләреннән аерыламы?

Барыбер шул балачак, мәхәббәт, әйтелми калган үкенечләр турында языла. Әни, туган нигез, туган як хатирәләренә тукталам. Йөрәккә иң якын әйберләр бит барысы да. Күңелдә хисләр уянып ала да… Кайвакыт үземнең берәр фотографиягә карап та шигырь юллары туа. Әле менә соңгы шигыремне дә социаль челтәргә фотомны элеп куйгач яздым. Үзеннән-үзе:

Өстемдә ап-ак пиджагым,

Аягымда туфлием,

Атлап барам вак-вак кына,

Күңелне төшермимен, –

дигән шигырь юллары килде.

Туган нигезгә хәзер бик сирәк кайтыла. Анда күбрәк абый кайткалап йөри, йорт аның карамагында. Нигезне, әнине сагыну хисләре тулып ташыганда, шигырь булып языла, әнигә шигырь аша еш мөрәҗәгать итәм.

Еракта яши ул балачак, –
Бәхетле илемнең бишеге.
Әнкәмнең теләгән зур сүзе:
«Бәхетле бул, балам», – диюе.
Балачак йөрәкнең түрендә
Саклый ул бары кадерлесен.
Онытылган шуклыклар, тишек ыштан, 
Матур курчак сорап елаган...
Һәм күңелсезе...
Бәхетле балачак күңелемдә
Яңара сагынган чагымда.
Аңласам да кире кайтмасын,
Нигәдер күңел гел җилкенә.
Җилкенә нигезгә, урамга, 
Тыкрыктан йөгерә Ык-суга,
Баешта көтү кайткан чакта,
Тузанлы сукмактан таллыкка...
Хатирә яңарса да кабат,
Кайтмас ул курчаклар иленә,
Яши ул, яши балачак
Тик башка бер нәни күңелдә.

Зәйнәб апа, шигырьләрегезнең барысын бергә туплап, шигъри концерт ясарга уйламыйсызмы?

Мин бер-ике шигыремне яз көне куйган лайт-концертымда укып үттем. Дөресрәге, укып китәргә үземдә көч таптым. Бик матур шигырьләр яңгырады, дип әйтүчеләр булды. Лирик концерт дигәндә, кем белә бит. Бәлки, чынлап та, киләчәктә, җырларны шигырь белән аралаштырып, тагын да күбрәк иҗат җимешләремне кертеп булыр.

Шигырьләрегезне социаль челтәрләргә куясыз. Кайтавазлар киләме?

Мин аларны халыкка тәкъдим иткәндә үк «шагыйрә түгелмен, күңелемә килгән әйберләрне генә язам, гаеп итмәгез» дип әйтеп куям. Ничек булган соң, дип сораганда, төрле кайтавазлар килә. Киңәш бирүчеләр дә бар. Бер танылган шагыйрә, мәсәлән: «Акыллым, мин менә бу җирен болайрак үзгәртер идем», – дип, шигырь юлларын үзгәртеп үк җибәрде. Матур булган, дип әйтүчеләр күбрәк – шунысы сөендерә.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

«Телне саклау юнәлешендә ниндидер үзгәрешләр булыр, дигән өмет бар»

Сез милләт мәсьәләсендә үз позициягезне белдерү белән аерылып торасыз. «Казан утлары» журналының 100 еллык юбилеенда татар халкына багышлап башкарган җырыгыз, Бөтендөнья татар конгрессында катнашуыгыз – шуның дәлиле. Милли өлкәдә сезне бүгенге көндә нәрсә борчый?

Татарлар турындагы ул җырга килгәндә, Ркаил абый сүзләренә көйне Азат Хөсәенов күптән язган булган инде.

Ул миңа ике җыр җибәрде. Берсе мәхәббәт турында иде. Туктале, минәйтәм, менә бу татар иле турындагысын башкарыйм әле. Без аны бик тиз арада гына әзерләдек. Ләкин аңа игътибар иттеләр. Ул җырны яңадан яздырып, яхшылап репертуарыма кертәсем бар.

Репертуарымда милли рухлы җырлар һәрвакыт булды. Тарихка барып тоташучы, халык язмышы белән бәйле җырларны – бу теманы урап үтә алмыйм.

Концертларымны башлаганда яки тәмамлаганда да милләтебез турындагы җырлар куярга тырышам. Мин – татар җырчысы, иҗатымны халыкның үткәне, язмышы белән бәйләп алып барырга тиешмен.

Милли өлкәдәге проблемаларга килгәндә, телне саклау мәсьәләсе кискен тора инде. Бөтендөнья татар конгрессы миңа бик ошады, рәхмәт чакыруларына. Конгресста делегат буларак инде берничә ел катнашам. Бик зур игътибар белән тыңлап утырырга тырыштым. Быел андагы алымнар яңачарак, күзаллау да икенчерәк тоелды. Хәрәкәт күренә, телне саклау юнәлешендә ниндидер үзгәрешләр булыр, дигән өмет бар. 

Әлеге дә баягы – моң, халкыбызга гына хас моңны һәм аны тәкъдим итүне югалтмау мөһим. Үзебезнеке генә булган моңыбыз бар бит безнең, халкыбыз белән генә бәйле, истәлекле җырларыбыз күп. Сәнгать өлкәсендә әнә шул безнең халыкка гына хас бормаларны югалтмыйча, дөрес тәкъдим итү юнәлешендә эшләргә кирәк.

Туган көнем, юбилеем якынлашып килә. Шуңа багышлап, туган якларым Азнакайда «Зәйнәбфест» дигән фестиваль үткәрергә булдык. Ул «Авыл көе» дип аталачак. Инде исеменнән үк мин әйткән халыкчан җырларны югатмау максатын куюым аңлашыладыр. Минем моңа үземнең өлешемне кертәсем килә. Баянга шәп итеп җырлый торган җырчыларны дәштем. Бу, әлбәттә инде, Зәйнәбкә ошаган, үзем күрәсем килгән җырчылар булачак. Бик күп артистлар катнаша. Мин шулай туган көнемне үткәреп тормыйм, ә менә тамашачыма үзенчәлекле бәйрәм оештырырга булдым.

«Профессиональ музыкантлар белән җанлы чыгышлар ясау – гомерлек хыялым»

Казанда узган «Печән базары»нда GAUGA төркеме белән чыгыш ясадыгыз. Мондый яңалыкны ничек кабул иттегез?

Миңа башта шок булды. Аларны тыңлап карадым, башка манера, икенче стиль. Хәтта мин күрсәтәсе килгән манера да түгел. Кабат җырлап карарга булдым. Егетләр шулхәтле күп көч куеп тырышалар, минем теләгем – алар да үз тыңлаучыларын тапсыннар. Бу стиль, әлбәттә, безнең халыкчанлыктан читкәрәк китә. Ләкин халык арасында төрле музыкаль «слух»лы кешеләр бар. Шундый форматны яратучылар бар. Бу төркемдә профессиональ музыкантлар уйный, аларның иҗатында музыка, аның төрле инструментлар белән бәйләнештә яңгырашы – иң мөһиме. Әлбәттә, мондый җанлы чыгышларның үзенең бер «ашы, тәмле урыны» була.

Музыкантлар белән җанлы чыгышлар ясау – үземнең дә гомерлек хыялым. Ләкин безнең сәхнәләрдә андый форматта эшләү – шактый кыен әйбер. Беренчедән, төрле техник моментлар алга килеп баса: аның өчен залларның икенче төрлерәк булуы кирәк. Финанс ягыннан караганда, зур төркем белән Казанда концертлар куярга була әле, әмма гастрольләргә йөрү акланмый, бик кыйммәткә төшә. Моның өчен бәяләрне үзгәртергә кирәк. Бәяләрне арттыра башласаң, халык риза булмаячак. Шуңа да халыкның материаль ягын ныгытырлык дәүләт проектлары булсын иде. Кәефен күтәрү, үзенә рухи байлык туплау теләге булсын өчен, кешенең тормышы җитеш булырга тиеш. Аның концерт барып карарлык күңел күтәренкелеге булырга тиеш.

Аннан бүген кешенең тукталып, уйланып, бәя биреп торырга вакыты юк кебек. Монысы да бүгенге дөнья, замана таләбедер, бүгенге чор менә шундый кармакта. Килеп чыккан ул менә шундый стихия, һәм бөтен нәрсә, шул исәптән сәхнә дә, шул стихия эчендә бөтерелә. Нәрсәдер үзгәрергә тиеш икәнлеге көн кебек ачык, ләкин моның өчен бер этәргеч килеп чыгуы кирәк.

«Салаватның концертларын махсус көтеп алганым юк»

Бу көннәрдә Казанда Салават Фәтхетдинов концертлары гөрли. Сез дә бардыгызмы?

Салават минем өчен принципиаль түгел. Халык барсын, карасын, әмма минем, Салават дип, концертларын махсус көтеп алганым юк.

Зәйнәп ханым, татар сәхнәсендә беренче номерлы шәхес – ирләрдән – Салават. Ә хатын-кызлардан?

Хатын-кызлардан Илсөя Бәдретдинова концертларын бик матур итеп бирә. Җырлары бертөрлерәк булса да, сөйләүләре, халыкка якынлыгы белән бүгенге сәхнәнең шәхесе, иң популяры дип әйтергә була. Бүгенге сәхнәдә кемнедер кабатлаучы, ясалма җырчылар күп. Ә Илсөянең үз сүзе бар, чыгышлары кызыклы.

Әлбәттә, бу популярлык аңа озак килде. 20 еллап баргандыр ул аңа. Бүген мин менә Илсөяне үзенчәлекле җырчы, персона дип саныйм. Тегендә дә, монда да яхшы кыяфәт ясап, сикеренеп йөрүчеләр күп. Тавышлары да бар кебек үзләренең, ләкин берсен дә шәхес буларак күрмим. Монда моң, тавыш турында сүз бармый, ул яктан яшьләрнең эзләнүләре бар.

Әмма тыңлаган кеше минем сүземә карап тормый. Һәркемнең үз фикере, һәр артист үз тыңлаучысын таба. Бүгенге эстрадада тамашачы мәхәббәтен яулау, үзеңне күрсәтү мөмкинлекләре күп. Кемдер матурлык, кемдер моң, кемдер сүз белән алдыра.

Ир-атлар арасында Элвин Грейны билгеләп үтәр идем. Ул эстрадага яңалык кертте. Чит ил музыкасын тыңлап үскән яшьләр өчен ачыш, сусалган яңалык булды. Татар-башкорт җырын сыйфат ягыннан бөтен дөнья дәрәҗәсендә яңгыратырлык дәрәҗәгә җиткерә алды.

«Мин – татар җырчысы, иҗатымны халыкның үткәне, язмышы белән бәйләп алып барырга тиешмен»

Сез бер әңгәмәгездә, дөреслек өчен көрәшүче депутат булыр идем, дигән идегез. Соңгы елларда бу фикерегез үзгәрмәдеме? Яшәешебезгә нинди үзгәрешләр кертер идегез?

Мин эшне тәртип салудан башлар идем. Урамнарыбызда, җәмәгать урыннарында чиста булса да, кайбер күзгә күренми торган урыннарында тәртип булмауга ачу килеп куя.

Ләкин мин бу сорауга ниндидер төгәл фикерләр әйтә алмыйм. Чөнки ул турыда утырып уйлаганым юк, андый тәкъдим ясыйбыз дип әйткәннәре юк.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Тәкъдим булса ризалашыр идегезме соң?

Әллә депутатлык тәкъдим итмәкче буласызмы соң сез миңа? «Тәкъдим итсәләр» белән «тәкъдим иттеләр» бер үк әйбер түгел бит әле ул (көлә). Бу юнәлештә эшли торган, шул урыннарда утыра торган кешеләр бар. Минем һөнәрем – җырчы, сәнгать юлында матур итеп эшләү, җырларыбызны саклау, халыкка файда китерү – төп бурычым.

Социаль челтәрләрдә интрига ясап, тиздән яңалык хәбәр итәчәгегез турында әйткән идегез. Безнең укучылар белән дә уртаклашмассызмы икән?

Мин «Зәйнәбфест» уздырачагымны хәбәр итмәкче булган идем. Виртуаль дусларымнан нинди генә җаваплар, фаразлар килмәде, әмма нәкъ менә фестиваль турында язган кеше булмады. «Тиздән туган көнегез була» дип язгаладылар. Аларга лайклар куеп, дөрес җавапка якын килгәннәрен аңлаттым.

Тормышыгызда нинди күңелле вакыйгалар көтелә?

Алай үзгәрешләр юк. Этем бар. Көнгә өч тапкыр урамга алып чыгабыз, барыбызга да җитә. 8 Мартка бүләк иткәннәр иде.

Җан иясе булгач, аны карарга кирәк, ул – хәзер гаилә әгъзасы. Шуңа күрә тизрәк үз йортыбыз белән яшисем килә. Белмим, кайчан, ничек итеп тормышка ашырылыр ул. Әмма «дускаебыз» үз йортыбыз белән яши башлар өчен стимул булды.

Рәхмәт, Зәйнәб апа, уңышлар!

  • Зәйнәб Фәрхетдинова «Интертат»ка интервьюда «Дөреслек өчен көрәшүче депутат була алыр идем», дип әйтте.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 август 2022
    Исемсез
    Мин Зәйнәпнен концертен бер тапкыр гына караган кеше, ошатмадым, башка барасым килми. Киену рәвешен яратмыйм.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100