news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Булып куясың вак та» – Зәйнәб Фәрхетдинова күңел турында шигырь язган

news_top
«Булып куясың вак та» – Зәйнәб Фәрхетдинова күңел турында шигырь язган
Салават Камалетдинов

Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә үзе язган шигыре белән уртаклашты. 

«Сезне бүген тагын бер яңа шигъри юлларым белән таныштырам әле, вакытыгыз булганда укырсыз», – дип яза ул.

***
Күңелемне күтәрдем дә
Элеп куйдым чөйләргә.
Башкаларга катышым юк,
Вакыт та юк сөйләргә.
Вакыт табам сиңа гына,
Утырып сөйләшергә.
Син, күңелем, иң ачыгы
Утырып көйләшергә.
Ак та буласың син, күңел,
Булып куясың вак та, 
Тик беркайчан каралма син!
...Кара әле, чынлап та?!
Аклы-кара күлмәгем бар,
Кидем җилфердәгәнгә,
Торам карап синең якка,
Елмайчы мин үткәндә! 
Өстемдә ап-ак пиджагым, 
Аягымда туфлием,
Атлап барам вак-вак кына,
Күңелне төшермимен.

Шигырьне җырчының виртуаль дуслары «шәп» дип бәяләгән. «Булдырасың, Зәйнәб! Илһамың килеп кенә тора, күңелеңнең аклыгы күбрәк булсын», – дип язганнар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар