Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юынырга ярамый торган сулы Өстеял авылы урынына таш куелды: «Сагындыра. Төштә гел авыл»

Кайчандыр Арча районында Өстеял (рәсми исеме Кече Әтнә) дигән авыл булган. Юл, эш булмагач, халык әкрен генә китә башлаган, авыл газ, судан да аерылган, юкка чыккан. Республика көнендә авылга таш куйганнар. Бу чарага кайткан кешеләр: «Авыл төшкә керә», – дип сөйли.

news_top_970_100
Юынырга ярамый торган сулы Өстеял авылы урынына таш куелды: «Сагындыра. Төштә гел авыл»
Илфат Фәйзрахманов фотолары һәм видеолары

Өстеял авылы Марий Эл республикасы белән чиктәш урнашкан булган. Хрущев заманында «перспективасыз» авыллар исемлегенә кертелү сәбәпле, эш урыннары бетә, һәм халык күченә башлый. Алай да авыл озак еллар яши әле. 2000 еллар башында халык авылдан тулысынча китеп бетә.

Авылга юл булмаса да, кайчандыр бу авылда яшәгән кешеләр туган җирләре белән элемтәне өзми. Республика көнендә авыл башланган җиргә таш куелган. Авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булган кешеләр шул таш тирәсендә җыелган.

Оештыру эшләрен үз өстенә Нуретдин абый Шәйхетдинов алган. Үзе берничә тапкыр: «Бу – мин әйткән фикер түгел, мин – оештыручы гына», – дип кабатлады. Бу фикер халык күңеленә 8-9 ел элек, Сабан туе вакытында кереп калган. Шулай ук юкка чыккан күрше авылга да таш куйганнар, ә Өстеял ташсыз, эзсез кала биргән. Булмаган авылны да кадерләүче, туган җиренә тугрылык хисләрен югалтмаган авыл кешеләре йөрәгендә бу фикер озак еллар йөргән. Карталарда калмаган авылның исеме мәңгелеккә ташка уелды.

Нуретдин абый бу эшне нидән башлаулары, ничек башкарып чыгулары турында сөйләде.

Мин ул турыда гел уйлап йөрдем. Эшләргә кирәк, дигән фикергә килдем. Авыл өчен янып йөргән егетләргә дә бу турыда әйтә тордым. Күршедәге шулай ук юкка чыккан Яңа Әтнә авылына таш куйдырган кешеләр белән элемтәгә кердем. Алардан ничек эшләгәннәрен белештем. Казанда шул ташларны ясый торган урынның адресын бирделәр, шунда киттем. Үземә ошаган бер ташны сайладым да, авансны үз акчамнан түләп калдырдым. Аннан ватсапта авылдашларны бер төркемгә җыйдым. Таш ясатырга булдым, авылдашлар, ярдәм итә алмассызмы, дидем. Рәхмәт авылдашларга, 2 көндә кирәкле сумма җыелды. Йөк машинасы белән ташны алып кайттым. Бөтен эшне ахырына җиткергәч, авыл халкына әйттем инде. Алар болай да сорашып торды, үзем дә язып тордым. 30 августта авылдашлар белән җыелдык, – дип сөйләде Нуретдин абый.

Авылда эш булмагач, Нуретдин абый үзе дә 2002 елларда авылдан Арчага киткән. Авылның иң зур вакытында да монда 25 хуҗалык кына булган, дип искә алды ул.

Элек мәчет тә булган. 1969 елда мин 1нче сыйныфка яңа мәктәпкә кердем. Хәзер инде авылда 1-2 җимерек йорт һәм нигезләр генә калды. Һәр кеше үз нигезенә килә. Сагындыра. Төшкә гел авыл керә, уйда гел туган авыл. Җәй көне гел кайтабыз, чистартып торабыз. Палаткада булса да кунабыз. Елга буенда матур җирдә урнашкан, – диде ул.

Ташны авылның башына, зират янына куйганнар. Авыл зиратын һәм изге чишмәне халык гел карап тора. Таш зират янында торгач, игътибар итми калмаслар, үләннән дә арындырып торырлар, дигән өмет бар.

Авыл халкы белән бергә куйдык инде, барысы да булышты. Минем хыял иде инде ул. Аны барыбер кем дә булса куяр иде. Ташның кырыен брусчатка белән эшләттем, кайтып чабып торабыз. Зиратка барыбер кем дә булса кайта инде, зират янында торгач, таш тирәсен чистартып торучылар булыр. Бик кирәк әйбер инде бу. Ташны ясаган егетләрдән дә, мондый ташларга ихтыяҗ бармы, дип сораган идем. «Бик күп сорыйлар», – диделәр, – ди.

Сүз уңаеннан, безнең Нуретдин абый турында бер язганыбыз булды. Ул соңгы елларда Марат Яруллин җырлап таныткан «Миңа нишләргә?» җырының авторы. Рәсми рәвештә бу җырны башка кешеләр язган булып саналса да, әлегә фактлар бу җырның авторы Нуретдин абый булуы турында сөйли.

«Агачлар үсәр, ул вакытта без булмабыз, тик барыбер кемдер шушы ташка сөртенер»

Ташны авылның иң олы кешесе Фәүзия апа Исмәгыйлева ачкан. Авыл халкы Нуретдин абыйга һәм шулай ук авыл өчен янып торган Даяр Хәбибуллинга рәхмәтләр әйтә.

Зиратның исеме булды инде,тик авылныкы юк иде. «Кирәкми ул таш, монда барыбер урман үсәчәк, озакламый зиратын да таба алмассыз», – диючеләр булды. Нәрсә әйтәсе килә: бәлки, урман да үсәр, гасырлар узар, тик бу таш кала. Агачлар үсәр, ул вакытта без булмабыз, тик барыбер кемдер шушы ташка сөртенер, укыр, карар. Нуретдин абыйга, авылдашларга рәхмәт. Нуретдин абыйның тормыш иптәше Фәнүзә апага рәхмәт, – дип сөйли Даяр абый.

Нуретдин һәм Даяр абый авылның изге чишмәсен дә тәртиптә тота.

Ташны ачканда Гәүхәрия апа Мөхәммәдиева 2011 елда авылга кайтканын искә ала:

Көз көне кайттык, юллар бик начар де. Көчкә йөреп килдек. Зиратка мендек, җимерек хәлдә иде, койма баганалары ауган иде. Яз көне, баганалары яңартылды, дигән хәбәр килде. Коймалар куелды, буялды, эшләнде, чишмәләр күтәрелде. Бөтен авылдашларга мең-мең рәхмәт, исән-сау булыгыз. Аллага шөкер, күтәрелеп киттек, матур итеп очрашкалап торыйк. Бәлки, Корбан ашлары үткәрербез. Безнең белән балалар, оныклар килә, алар да авылга юлны мәңге онытмас. Бәлки, тактадан гына булса да, чәй эчә торган урын ясап булмасмы, – дигән теләген әйтә ул.

«Кайтып килгәч тә, берәр атна горурланып йөрисең»

Нурисә Хөснетдинова Даяр абый белән бергә укыган булган. «Молодец егет инде. Ничек белмәгәнбез аны?! Аны белмәгәч, марига кадәр кияү эзләп барганбыз», – дип, шаяртып та ала.

Балалар үстергәндә әти-әни янына кунакка кайтып китә идек бит инде. Хәзер туфрак тарта. Нуретдин ватсапта төркем ясаганнан соң, башка төркемнәр онытылды, гел шуны кереп карыйм. Шушының кадәр халык җыелган икән, әйдәгез, шушы матур гадәтне бетермик. Даярлар гел кайта, җыештыра, алар нигезе үрнәккә куярлык, җыештырып куйганнар. Бүген бер дулкынлану белән кайттык. Зиратларны, чишмәләрне карап торалар. Авылга керү юллары бетмәсен иде инде. Бер кайтып килгәч тә, берәр атна горурланып йөрисең. Хәрабә булып тормасын, территорияне карыйк. Бергә кайткач күңелле була. Үзең генә кайтып, алдыңны-артыңны карап, аю-бүре чыкмыймы, дип шүрләп торганчы, бергә эшлик. Барыгызга да зур рәхмәт. 60-70 яшьтә дә барыгыз да чәчәк шикелле, – дип елмая ул.

Тәскирә апа Сәрвәрова да авылга дулкынлану хисе белән кайткан.

Егетләр, афәрин. Авылга кереп чыгу да күңелгә бик рәхәт. Дулкынланып кайтасың. Җимерелгән җир булса, кайтуы күңелле дә булмас иде. Авыл көнен шулай бергә үткәреп торыйк. Даяр һәм Нуретдинны генераллар итеп сайлыйбыз, кайчан кайтырга әйтсеннәр. Аралашып торырбыз, кирәк вакытта кайтырбыз, – ди ул.

Фәрит абый Нуриев авылның бердәм булуын ассызыклый.

Әтиләр кибет янында җыела иде. Эләгешеп китсәләр: «Яңа Әтнә кебек буласыгыз, тараласыгыз киләме», – диләр иде. Алар таралып бетте. Авыл дус булсын. Безнең балалар бу гадәтне дәвам итсен. Нуретдин, син – чын ир-ат, әйттең – эшләп чыктың. Ярдәмләшеп торсак, авыл яши, авылның нигезе тора. Авылны йөреп чыктык, барысы да күңелгә тия. Мөмкинлек булганда, аяк йөреп торганда, авылга кайтып торыгыз, – ди ул.

«Авылны төштә күреп саташабыз»

Радик Сибгатуллин авылдан иң соңгысы булып киткән. Ул урманчы булып эшләгән.

Бөтен кеше киткәннән соң да 1 ел яшәдем. Утларны да өзделәр. Аннан яшәргә мөмкинлек калмады. Китәсе килмәде инде. Газ юк, суны коедан ала идем. Кибетләр 2000 елларда бетте. Сагындыра. Икенче авылда кыенрак булды, умарта тотуы авыр иде, чөнки монда ияләнгән, – ди ул.

Рәмзия апа Әхмәтҗанова үз нигезендә басып тора.

Әниләр 20 ел элек Иске Кенәргә күченде. Алар киткәндә, кешеләр калган иде әле. Нигезне сагынабыз. Иске Кенәр төшкә керми, туган авыл гына керә. Төшләр күреп тә саташабыз. Шушында уйнап үстек. Авыр булса да, күңелле иде. Җай булганда кайтабыз. Зиратта минем әбием, аның сеңлесе җирләнгән. Аның ташы юк иде, шуны ясаттык. Бик тату, дус булдык авылда, – ди ул.

«Бу халыкның юлсызлыктан интеккәннәрен хәтерлим»

«Безнең гәҗит» газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов та таш ачылышында булган, бу авыл аның өчен дә кадерле.

Минем әнием Әминә Ташкент шәһәрендә туган. Ул – бик бай, дәрәҗәле мулла кызы. Әбием, 11 айлык әниемне алып, бабамны ташлап, бу якка кайтып киткән. Әниемне Кызыл Утар авылында сеңлесендә калдырып, Өстеял авылына тол иргә кияүгә чыккан. Әнием дә 5нче сыйныфта укыганда алар янына күчкән, аннан фермада эшләгән. Әнине Түбән Оры авылына үзеннән 14 яшькә олы әтиемә кияүгә биргәннәр. Кызганыч, әтием кыска гомерле булды: мәктәп яшендәге һәм техникум студенты булган балаларын ятим, әниемне 42 яшендә тол калдырып, китеп барды.

Минем өчен Өстеял бик якты балачак хатирәләре белән кадерле. Каникулларда кунакка шәһәргә барырга туганнар юк иде, мин бирегә килә идем. Әни белән бергә үскән Асия апаларда, Фәттах җизниләрдә кунак булам. Аларның улы Нуретдин белән яшьтәшләр диярлек. Нуретдин, Асия апаның башка кызлары да безгә бик еш килә. Авылның гөрләп торган чаклары иде бу. Бик матур, бай тормышлы авыл. Аның данлыклы, бик күп риваятьләр иясе булган чишмәсе бар. Аның суын теләсә ничек кулланырга, юынырга ярамый. Дәлилләре җитәрлек. Бу як халкы, марилар аны «изге чишмә» дип атый. Суы бик сихәтле. Бозылмый. Аңа ераклардан кайталар. Әниемне дә ел да шунда алып килеп, бик озаклап янында утырып, Коръәннәр укып кайта идек.

Хәзер дә чишмәгә, авылга бик еш барам. Бүген анда ташландык нигезләр генә каршы ала. Бик моңсу. Авыл халкына рәхмәт. Элек-электән бердәмлеге белән аерылып тора иде Өстеял авылы. Биредәге хуҗалыклар 30дан артмады, әмма бик бердәм, бертуганнар шикелле яшәделәр. Әле дә, кайда гына булуларына карамастан, аралашып торалар, кайтып йөриләр. Хәтта, килен-кияүләр дә бу авылны үзенеке итеп саный. Менә шулар бүген дә авылга бакыйлыкка күчәргә ирек бирмиләр. Фәттах җизнәм, Саяр абый балалары чишмәне дә карап торалар.

Бу халыкның юлсызлыктан интеккәннәрен хәтерлим. Кайту-китүләре бер бәла иде. 20шәр километр пычрак ерып җәяү йөрделәр. Әмма зарланмадылар, – дип сөйләде ул.

Нуретдин абый авылның исеме килеп чыгышы турындагы бер тарихны сөйләде. Элек авыл атлар йөри торган юл өстендә торган. Юлчылар анда туктый торган булган. Өстеял русча «постоялый» сүзеннән килеп чыккан. Хәзер дә авыл халкы өчен шулай туктап ял итеп алу урыны гына булып калган. Чыннан да, еллар узар, ул таш калыр. Әле дә борынгы ташларны өйрәнеп торалар, ул да өйрәнү объекты булыр. Авыл халкы, киләчәктә дә шулай бердәм булыгыз.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 сентябрь 2023
    Исемсез
    Молодцы
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100