Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юлай юллый» проекты: Әстәгъфирулла! Колбаса дип келәй ашаталар икән

«Интертат» «Юлай юллый» дип аталган яңа проект башлый. Аның авторы – Юлай Низаев. Проект кысаларында журналист, көн кадагындагы проблемаларны ачыклап, хокуклары бозылганнарның хакларын юллап йөрер дип ниятлибез.

news_top_970_100
«Юлай юллый» проекты: Әстәгъфирулла! Колбаса дип келәй ашаталар икән
Фото: Светлана Щеглова дизайны

Бүген кибет киштәләрендә нинди генә сосискалар юк икән?! Үзебезнең төбәктә җитештерелгәннәре дә соңгы чорда популярлаша. Аларны, еш кына бернинди этикеткаларсыз, ярминкәләрдә дә мактый-мактый саталар. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе бу продукциягә ясаган анализын «Интертат» журналисты да күзәтте.

Иттә, сөттә, бала өчен ризыкта – келәй табыла! Болай дәвам итсә, келәйләнеп бетәрбез, җәмәгать?!

Ни өчен нәкъ менә сосискаларны тикшерергә булганнар? Беренчедән, аларны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Икенчедән, тиз генә капкалап алырга кирәк булса, сосискалар моның өчен бик яхшы туры килә. Кулланучылар арасында үткәрелгән сораштырулар буенча, барлык сосискалар арасында нәкъ менә «Молочные» рейтингны әйдәп бара икән. Дегустациядә 14 төрле «Молочные» сосиска үрнәге бәяләнде, барысы да «Б» категориясенә карый.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

«Кемнәрнең авылларында якыннары, туганнары бар – алар бүгенге көндә бик бәхетле. Чиста, экологик сыйфатлы ит продукциясен ашыйлар. Чыннан да, болай дәвам итсә, техник регламент бик яхшы термингә әвереләчәк. Иттән келәй килеп чыгуы, балалар ашамлыкларында да хәтта шундый кимчелекләр табылуы – аеруча куркыныч. Cоциаль әһәмиятле азык-төлекнең стандартларга туры килмәве бик аяныч. Балалар өчен тәгаенләнгән ашамлыклар да хәвефле булуы ихтимал.

Соңгы 10 ел эчендә товарларның сыйфат ягы нык кимүе күзәтелә. Әле 2017 елда 9 процент фальсификат турында сөйләсәк, инде хәзер 35-37 процентка килеп терәлдек. Продуктларның сыйфаты яхшыруга таба бармаса, 10 процент сыйфатлы продукция калган көнгә якынлашуыбыз көн кебек ачык. Күпчелек җәмәгать туклану оешмалары бу кискен проблемага «күз йома». «Колбаса продукциясе цехларында эшләүчеләр үзләре аны ашамый» дигән сүз хак инде ул», – дип бәян итте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов.

Җитәкче көнкүрештә киң таралган азык-төлек товарларының сыйфаты кимүе хакында ТР Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясаган. Әлбәттә, 5 минут эчендәге докладта шушы теманың бөтен аянычлыгын әйтеп бетерә алмаган, дип саный.

Шик тә юк, статистикага күз салсак: Кытай, Казахстан бездән иң күп ит сатып алучылар исәбендә. Тик итебез сыйфатлы булудан гына торамы бар эш?! Аңардан сосискалар җитештергәндә күпме катнашмалар кушсак... Зур федераль сәүдә челтәрләре нокталарында сатылган продуктлар да таләпләргә туры килми икән, уйланырга урын бар... Әйе, Казан агропаркына, ярминкәләргә яки базарларга ит продукциясен алып чыгучылар сертификатлар белән чыгарга тиеш. Шулай да, берәр кулланучы ул сертификатны, товарның сыйфатын дәлилләгән кәгазь сораганы бармы? Булса да сирәктер...

Шулай ук чара барышында яңгыраган Җәүдәт Йосып улының кайбер фикерләрен билгеләп үтәсе килә:

  • Монда күпчелек халык Советлар Союзы дәверен хәтерлидер. ГОСТтан җитештерүчеләр тайпылмый иде. Ирекле сәүдә итүләр сыйфатны бетерә ул!
  • Иң яхшы фальсификатка «Иң яхшы товар» исемен бирү очраклары булган.
  • Матбугат чаралары хезмәткәрләренә рәхмәт! Халык өчен, кулланучылар сәламәтлеген кайгырта торган мәгълүмат вакытында ирештерелеп тора. Бу хакта җитештерүчеләр «антиреклама» дисәләр дә, хаклыкны җиткерү кирәк.

Дегустация алдыннан чынбарлык турында ролик!

Дегустацион эш башланганчы чын-чыннан бик куркыныч ролик күрсәтелде. Россия экономистлары санап фараз чыгарганнар: быел илдәге һәрбер кеше 10 кило ит ашаячак. Бу узган елгы сан белән чагыштырганда 1 килога күбрәк икән. Фаразланган күренеш сыер ите арзаная баруына бәйле түгел, ә дуңгыз һәм кош-корт итенә хакларның сыер ите бәясенә тигезләшүенә бәйле.

Роликта итле азык-төлеккә келәй катнаштыруларын ачыктан-ачык исбат иттеләр. Ул ит кисәкчәләрен тоташтыру өчен кулланыла булып чыкты. Нигә соң аны кулланырга? Ит калдыкларыннан матур-матур колбаса продуктларын эшләү өчен. Ризыкларга кушу тыелган келәйны эремчеккә, йогуртка, хәтта ки икмәккә дә кушып җибәрәләр икән...

Бу «тылсымлы чимал» булган келәйны интернет кибетләрдән дә кайтарып була, диләр. Шаккаткыч бит бу хәл... Кем ничек, нәрсәдән җитештерәсе килсә, шулай эшли ала. Азатлык хөкем сөрә!

Дегустацион тикшерү ничек барды соң?

Дегустация өчен махсус бланклар тараттылар һәм бәяләү системасын аңлаттылар. Алар арасында фальсификатлар да булуын әйттеләр.

Дегустаторлар сосискаларның тәмен һәм исен, консистенциясен, фарш төсен һәм кыяфәтен бәяләделәр. Барлыгы 3 пункт нигезендә (бишәр балл куеп булды) һәр марканың 15 балл җыю мөмкинлеге булды.

Шулай ук бланкта комментарийлар, өстәмәләр өчен дә урын бар иде. Дегустаторлар арасында кулланучылар хокукларын яклау тармагы белгечләре, ведомстволар вәкилләре булды.

Һәр төр сосисканы бәяләү өчен 5 минут вакыт бирделәр.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Белгечкә җыелган сораулар күп булды

Бер арада инспекциянең Эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова белән сөйләшеп алдык.

Розалия Арсланова

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Розалия Мәхмүтовна, кибет киштәләрендәге азык-төлекнең дә, башка товарларның сыйфат ягы кимүен күзәтәбез...

Без бу проблеманың көннән-көн начарланганын сизәбез, күрәбез. Лаборатор нәтиҗәләре иң беренче чиратта безгә килә, һәм без аларны карап гаҗәпләнәбез. Бик дөрес әйтте безнең җитәкче: продуктларның, товарларның сыйфат ягы начарая баруы элек бу кадәр түгел иде. Инде хәзер җитештерүчеләр бернәрсәдән дә чирканмыйлар! Тавык итен сыер һәм дуңгыз ите белән рәхәтләндереп катнаштыралар. Бу хакта этикеткаларда, продуктның бер җирендә дә язылган булмый! Аңлап торабыз, әлбәттә, тавык ите иң очсызы.

Ит продукциясе белән аеруча сак булу кирәклеген беләбез дә ул. Хәвефле матдәләр табылганы да бармы?

Соңгы тикшеренүләр, тикшерүләр безгә нәрсәләрне ачыклады? Ит продуктларының берничәсендә антибиотиклар бар. Димәк, ул терлек чирле, авыру булган, һәм малларга, исән калсын өчен, антибиотиклар кадаганнар. Ул иткә дә, сөткә дә күчә.

«Ит келәе». Моңа кадәр бу төшенчәне бик ишеткәнем юк иде.

Иң соңгы кимчелек – ул ит келәе. Нәрсә өчен кушалар аны? Продукт күбрәк массалы булсын, сыйфатлы булып күренсен өчен, мәсәлән, ит продукты ул массадан 20-30 процентка арта. Җитештерүчеләр үзләренә күбрәк файда алыр өчен кулланалар. Кеше ризыкны ит келәе бармы-юкмы икәнен берничек тә тикшерә алмый! Яңа технологияләр белән лаборатор тикшерүләр аркылы гына белеп була. Әле яңа җиһазлар, әсбаплар белән тәэмин ителгән бик заманча лаборатория булуы кирәк. Ит келәе билгеле ки, кеше организмы өчен файдалы кушылма түгел!

Республикадагы җитештерүчеләр арасында да келәйлы сосискалар җитештерүчеләр бармы әллә?

Булды, андыйлар табылды. Алай гына түгел, шундый ук келәйны сөт продуктларында таптык. Татарстанда җитештерелгән эремчекләрдә келәй пәйда булды.

Тикшерүләрдән соң берәр нинди җәза бармы ул?

Иң кызганычы шул: бүгенге көндә 2030 елга кадәр тикшерүләргә мораторий бара, җәза искәртүләр белән генә чикләнә. Аңа хәтле бу кадәр дәрәҗәдә курыкмыйча сыйфатсыз товарлар җитештерүчеләр булуын уйламаган да идек. Көннән-көн башка регионнардан китерелгән кимчелекләре булган продуктлар арта. Аларга карап безнең җитештерүчеләр дә бозыла башлады.

Кулланучы ничек сайлый? Ул бәягә карап сайлый. Читтә җитештерелгәннең бәясе шактый арзан, һәм кулланучылар аларны ала. Ә үзебездә җитештерелгән товарлар кибет киштәләрендә тулып ята. Хәзер безнекеләр дә, качып-качып кына, сыйфатсыз итеп җитештерүгә тотындылар. Аңлап торалар бит – мораторий булу сәбәпле, штрафлар юк! Хәтта начар беркетмәләр төзелсә дә, сыйфатсызлык чәчәк ата, сату дәвам итә. Җәза булмау, бар әйбергә рөхсәт булу хокукларга каршы гамәлләр белән алга бара.

Билгели ки, сосискаларга төрле тәмләткечләр, консервантлар кушалар. Мәсәлән, «глутамат натрий.».. Аның зыяны кеше организмына ничек?

Бүгенге көндә азык-төлектә антибиотиклар булуы хәвеф тудыра. Әйе, кеше чирләгәндә, үзе дә антибиотиклы дарулар куллана. Организм аңа күнегә, ризык белән дә кергәч – аңа ияләшү процессы китә. Һәм, кешенең сәламәтлеге какшагач, кеше антиботик кулланганда, аның файдасы тими башлый. «Глутамат» кайбер халыкларда гадәти ризык буларак та чутлана әле ул. Шуңа күрә аның әллә нинди зыянлы якларын әйтеп булмый.

Хәләл колбасаларда нокталар, таплар бигрәк тә күп.

Колбасаларга ул таплар әле тәмләткечләрдән керүе дә ихтимал. Келәй түгел ул. Яки стабилизаторлар ныклап эреп бетмәсә, шулай калуы бар.

Җавапсызлык галәмәтенең чиге булырга тиеш бит инде. Дәүләт инспекциясенең сүзе хөкүмәткә үтәрлекме?

Без ТР Дәүләт Советына зур хат җибәрдек. Барлык ачыкланган кимчелекләр турында Дәүләт Советы утырышында чыгыш ясадылар. Бу эш буенча ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка хат юлланды. Сыйфатсыз товарлар җитештерү безнең республиканың гына проблемасы түгел. Бу – бөтен Россия киңлекләрендә шулай. Без РФ яшәгәч, бер экономик киңлек. Регионда гына бу хәлне контрольдә алу да әлегә бер нәтиҗә булыр иде.

Күптән түгел генә Казанның бер ярминкәсендә яртылаш ысланган колбаса алдым... Аның эчендә каты гына төерләр булуына әллә ни исәпләмәсәм дә, тик икенче көнгә ул лайлаланып чыкты.…

Ярминкәләрдә, урам буенда колбаса продукциясен алып, кеше үз сәламәтлеген риск астына куя. Әле агропаркта алырга мөмкин. Сез билгеләп үткән очрак: бу колбаса искерә башлаган булуы ихтимал. Яки ит тиешенчә эшкәртү үтмәгәнлектән микробиологик процесслар китүе, микрофлора үрчүе мөмкин. Андый күренеш ыслау вакытында тиешле температура җитмәсә дә булуы бар.

Микроблы трансглютаминаза(ит келәе) табылган сарделькалар вә сосискалар исемле:

  • «Атяшево Премиум» сәүдә маркалы Мордовия Республикасының «МПК «Атяшевский» җитештергән сарделькалар. Экспертизага Казанның «Табыш» кибетеннән алынган.

  • «Детям» исемле, 6 яшьтән зуррак балалар өчен тәгаенләгән сосискалар. Псков өлкәсендәге «Великолукский мясокомбинат» җитештергән. Экспертизага Казанның «Табыш» кибетеннән алынган.

  • «Обыкновенные» сарделькалар. Саратов шәһәренең «Дубки» ит комбинаты җитештергән. Тикшерүгә Казан шәһәрендәге «Торгсервис 16» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең «Светофор» кибетеннән алынган.

  • «Дюжий двор сәүдә маркасы астындагы «Молочные» сосискалар. Шулай ук Мордовия Республикасының «МПК «Атяшевский» җитештергән сарделькалар. Тикшерүгә Казан шәһәрендәге «Торгсервис 16» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең «Светофор» кибетеннән алынган.

Антибиотиклар (левомицетин/хлорамфеникол) табылган колбасалар һәм сосискалар исемлеге:

  • «Фамильные колбасы» сәүдә маркасының пешерелгән «Молочная Фамильная» колбасасы. Саратов өлкәсендәге «Саратовский МПК «Ресурс» җитештергәне билгеле. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендәге «Ашан» кибетеннән эскпертизага алынган.
  • Тавык итеннән ясалган, 3 сортлы ТМ «Сосновоборская» сәүдә маркалыпешерелгән «Экстра» колбасасы. «Агропромышленный комплекс «Камский» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Шулай ук Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгендәге «Ашан» кибетеннән тикшерүгә алынган.

  • «Тавр» сәүдә маркалы ветчиналы колбаса. Ростов өлкәсенең «Ростовский колбасный завод-Тавр» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Тикшерүгә Казан шәһәрендәге «Торгсервис 16» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең «Светофор» кибетеннән алынган.

  • «Обыкновенные» исемле сарделькалар. Саратовтагы «Дубки» комбинатында җитештерелгән. Тикшерүгә Казан шәһәрендәге «Торгсервис 16» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең «Светофор» кибетеннән алынган.

Этикеткасына «сыер ите» дип язылган. Тикшергәч – тавык белән күркә итләре кушылганы ачыкланган колбасалар исемлеге:

  • «Сосновоборская» сәүдә маркасының яртылаш ысланган «Краковская» колбасасы. Яр Чаллының «АПК «Камский» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Казанның «Табыш» кибетеннән тикшерүгә алынган. Тавык ДНКсы табылган.
  • «Трыковские Premium» сәүдә маркасының яртылаш ысланган «Краковская» колбасасы. Алабуга районындагы «РМ АГРО» җитештергән. Колбасада тавык һәм күркә ите ДНКлары берьюлы табылган. Сорау туа, өч төр итне бергә кушкач – бәлки, бу берәр башка ризык буладыр? Казанның «Табыш» кибетеннән тикшерүгә алынган.

  • «Мираторг» сәүдә маркасының мрамор итле яртылаш ысланган «Краковская» колбасасы. Курск өлкәсенең «Мираторг-Курск» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Шулай ук Казанның «Табыш» кибетеннән тикшерүгә алынган. Тавык ите кушылганы билгеләнгән.

  • «Русские колбасы» сәүдә маркалы пешереп ысланган яртылаш ысланган «Московская» колбасасы. Саратов шәһәрендәге «Дубки» комбинаты җитештергән. Тавыш ите кушылганы ачыкланган.

  • «Вишневый дым» сәүдә маркасының пешмәгән килеш ысланган ярымкоры «Фирменная» колбасасы. Шул ук Саратовтагы «Дубки» комбинатында җитештерелгән. Тикшерүгә Казан шәһәрендәге «Торгсервис 16» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең «Светофор» кибетеннән алынган. Тавыш ите кушылганы ачыкланган.

  • «Обыкновенные» исемле сарделькалар. Саратовтагы «Дубки» комбинатында җитештерелгән. Тикшерүгә Казан шәһәрендәге «Торгсервис 16» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятенең «Светофор» кибетеннән алынган. Тавыш ите кушылганы ачыкланган.

  • «Ремит» сәүдә маркасының яртылаш ысланган «Чешская» колбасасы. «Мясоперерабатывающий завод «Ремит» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык ите табылган.

  • «Любительская» дигән атамалы пешерелгән колбаса. Мәскә өлкәсендәге «Дмитровские колбасы» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык һәм күркә итләре табылган.

  • «Русская» пешерелгән колбасасы. «Елабужский мясоконсервный комбинат» җитештергән.Шулай ук Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык ите ДНКсы табылган.

  • Яртылаш ысланган «Краковская» колбасасы. Алабуга районының «РМ АГРО» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык һәм күркә итләре кушулары ачыкланган.

  • «Каждый день» сәүдә маркасының «Из окорока» ветчинасы.«Йошкар-Олинский мясокомбинат» җитештергән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык ите ДНКсы табылган.

  • «Ветчина для завтрака». «Елабужский мясоконсервный комбинат» җитештергән Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык ите ДНКсы табылган. «Йошкар-Олинский мясокомбинат» җитештергән.

  • «Йола агрохолдинг» сәүдә маркасының «Алексеевская» ветчинасы. «Йошкар-Олинский мясокомбинат» җитештергән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык ите ДНКсы табылган.
  • «Фабрика качества» сәүдә маркасының «Варшавская» ветчинасы. «ПК Фабрика качества» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте җитештергән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык һәм күркә итләре кушулары ачыкланган.

  • Яртылаш ысланган «Одесская» колбасасы. «Челны -мясо» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятендә җитештерелгән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык һәм күркә итләре кушулары ачыкланган.

  • Пешерелгән «Любительская» колбасасы. «Мясницкий ряд» сәүдә маркасыныкы. «МПЗ Мясницкий ряд» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятендә җитештерелгән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык һәм күркә итләре кушулары ачыкланган.

  • «Ремит» сәүдә маркалы пешереп ысланган «Сервелат» колбасасы. «Мясоперерабатывающий завод «Ремит» җаваплыгы чикләнгән җәмгыятендә җитештерелгән. Казанның «Парк Хаус» сәүдә үзәгенең «Ашан» кибетеннән алынган. Тавык һәм күркә итләре кушулары ачыкланган.

Лаборатор тикшерүләр ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе тарфыннан Татарстан Республикасының Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә үткәрелгән.

«Интертат» укучыларында урынлы сорау тугандыр. Сыйфатлы сосискаларны ничек сайларга?

Һичшиксез этикетканы укыйбыз. Әгәр дә сез традицион рецептура буенча әзерләнгән «Молочные» сосискаларын сатып алырга телисез икән, төргәктә «ГОСТ 23670» билгесен карарга кирәк. Аннары продукт составы белән танышыгыз. Анда эчтәлеге кимү буенча түбәндәге ингредиентлар күрсәтелергә тиеш: нинди ит икәне (бер төрле генә ит куллану рөхсәт ителә) су, йомырка, сыер сөте (майсызландырылганы да ярый), шикәр комы, тоз, кара борыч һәм тәмләткечләр. Кайбер җитештерүчеләр хәзер коры сөт урынына эчәргә яраклы сөт куллануны өстен күрә. Стандарт таләпләре мондый мөмкинлекне рөхсәт итә. Бу очракта эчәргә яраклы сөт суны алыштыра.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Ит келәе кушылганмы, юкмы – җитештерүче ихтыярында, вөҗданында кала! Аны кулланучы берничектә белә алмый...

Иң кызыктырганы: халык дегустациясе нәтиҗәләре нинди соң?

Нәтиҗәләрне таблица форматында тәкъдим иттеләр. Ул ачык чыганакларда урнаштырыла. Уртача 13,2 баллга лаек булып, күрше Мари Эл республикасында җитештерелгән «Звениговский» сәүдә маркалы сосискалар 1 урынга чыкты. Икенче шәрәфле урында Мамадышта җитештерелгән «РМ Агро» сәүдә маркалы сосискалар 12,85 балл белән уртача. Ә менә ит продукцияләре, ярымфабрикатлары белән киң танылган «Мираторг» сәүдә маркасы сосискалары 3 урында, алар 12,55 балл җыйган. Җитештерү цехлары Курск өлкәсендә урнашкан икән. Ә менә «Царицыно» маркалы сосискалар ил башкаласы Мәскәүдә үк ясалсалар да рейтингның иң түбән графасын биләделәр. Нибары уртача 7,475 баллга лаек дип табылдылар.

Мәгълүмат реклама да, антиреклама да түгел!

Фото: © ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең матбугат хезмәте

Бүгенге көндә базар мониторингы нәтиҗәләреннән чыгып, бары 15 процент чамасы гына стандартлар буенча эшләнгән ит продукциясе. Барлык колбаса эшләнмәләренең 85 процент проценты классик рецептурадан читкә китәргә мөмкинлек бирә торган техник шартлар буенча җитештерелә, рецептурага җитештерүчеләр үзләренә файдалы, арзан булган чималны өсти.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

ТР халкы иң күбе колбаса ашый икән, бу сан 45 процентны тәшкил итә. Аннан соң кош-корт ите – 22, сыер ите – 14, дуңгыз ите – 13 һәм сарык ите нибары 6 процент ашала икән. Саннар уйланырга да мәҗбүр итә. Республикада нинди төр колбаса продуктларын аеруча яратулары да билгеле. Инспекция тәкъдим иткән мәгълүмат нигезендә түбәндәгеләрне әйтеп була: сосискалар һәм сарделькаларны – 30, пешкән, пешерелгән колбасаларны – 27, пешмәгән килеш ысланганны – 22, пешереп һәм яртылаш ысланганнарны – 21 процент үз итүе, табыннарында еш булуы билгеле.

Инкяр итеп булмый, һәр җитештерүче үз кесәсенә отышлы алымнар эзли. Шулай да финанс яктан отышлы калу репутация бәрабәренә түгелме соң?! Ни дисәк тә, бу теманың дәвамы, сыйфат мәсьләләсенең чишелеше булырга тиеш кебек. Күрәләтә, сыйфаты бик түбән булган, келәй кушылмалары белән «баетылган» ит, сөт продуктлары белән тукланасыбыз беребезнең дә килмидер, мөгаен. Шуңа күрә теманы япмыйбыз, дәвамы булуына өметләнәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100