Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Юл фаҗигасендә сеңлесен югалткан Гүзәл Хөснетдинова гаиләсенә тагын кайгы килгән

news_top_970_100
Юл фаҗигасендә сеңлесен югалткан Гүзәл Хөснетдинова гаиләсенә тагын кайгы килгән
Гүзәл Хөснетдинованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Күптән түгел үзенең 28 яшьлек сеңлесен җирләгән блогер Гүзәл Хөснетдинова гаиләсенә тагын кайгы килгән. Ул үзенең карынындагы сабыен югалткан.

Гүзәлнең сеңлесе, «Хозур» кафесы җитәкчесе Лилия Гафурова юл һәлакәтенә эләгеп һәлак булды. Аның 9 яшьлек кызы ятимә калды. Бу хәсрәтләр эзсез узмаган –  табиблар әйтүенчә, Гүзәлнең баласы каты борчылуы нәтиҗәсендә төшкән. Бу хакта «Ут хатын» социаль челтәрләрдә яза. 

«Йөкле булуымны сездән булдыра алганча яшерергә тырыштым. Күз тидерүдән курыктым. Ләкин менә шундый хәл килеп чыкты. Баланың йөрәге без Татарстанда вакытта ук туктаган инде. Мин моны белмәгәнмен», – дип сөйләгән блогер.

Бу Гүзәлнең алтынчы йөклелеге булган  Блогер моңа кадәр дә бер баласын югалткан инде. Бүгенге көндә алар ире Рушан белән дүрт бала тәрбияли. Блогерның үз сөйләүләре буенча, гаилә һәлак булган сеңлесе Лилиянең кызы Латыйфаны да үз балаларыдай карап үстерә. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 6 август 2022
    Исемсез
    Туйдырдыгыз кем сон ул?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100