Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Гүзәл Хөснетдинованың 28 яшьлек сеңлесе һәлак булган

news_top_970_100
Блогер Гүзәл Хөснетдинованың 28 яшьлек сеңлесе һәлак булган
социаль челтәрләр

Танылган блогер «ут хатын» Гүзәл Хөснетдинованың гаиләсенә күтәрә алмаслык зур кайгы килгән. Бүген төнлә аның бертуган сеңлесе Лилия Гафурова авариягә эләгеп һәлак булган. Бу хакта Гүзәл социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Җәмәгать, гаиләбезгә зур кайгы килде. Лилия авариягә очрады. Миләүшә белән машинада барганда руль артында йокыга киткәннәр. Лилия безне ташлап китте… Миләүшә реанимациядә. Сеңлемне белгән һәм хөрмәт иткән кешеләрнең барысын да аның белән бәхилләшергә килергә чакырам. Аның телефоны миндә. «Лилия, дөресме бу?» - дип, мәгънәсез сүзләрегезне язмагыз», - дигән Гүзәл.

Лилия Гафурова - Чистайдагы «Хозур» хәләл кафесы җитәкчесе. Лилия Чистайдан тыш, башка шәһәрләрдә дә төрле бәйрәм-чараларга хәләл ризыклар белән өстәлләр әзерли иде. Аның белән татар эстрадасының күп артистлары хезмәттәшлек итте. Аларның күбесе бүген Лилиянең якыннарына кайгы уртаклашу сүзләре язды.

Социаль челтәрләрдә Лилиянең соңгы сторислары да сакланган. Ул ярдәмчесе Миләүшә белән юлда барганда: «Хәзер туп-туры эшкә. Иртәгә 150 кешелек дүрт банкет уздырачакбыз» - дип сөйләгән. Лилиянең, алда ни булачагын сизгән кебек Фирдүс Тямаевка кушылып: «Китмә, ишетәсеңме, китмә» дип җырлаганы да йөрәкне телеп ала… 

Лилиянең Латифа исемле кызы ятимә калды. «Без Лилия белән кайсыбыз алдан вафат булса да, бер-беребезнең балаларын карарбыз дип килештек. Ләкин мин бу көннең шулай тиз киләчәген башыма да китермәгән идем шул. Бүген Латифа минем яныма килеп: «Гүзәл апа, мин сиңа әнием дип дәшсәм буламы?» - дип сорады. Көне буе мине "әнием" дип йөрде. Лилия, мин Латифаны үз кызым кебек үстерәчәкмен», - дигән Гүзәл Хөснетдинова. 

Гүзәл Хөснетдинова әйтүе буенча, Лилиянең рульдә булган иптәш кызына карата җинаять эше кузгатмакчы булалар.

«Миләүшәнең бер гаебе дә юк. Ул үзе дә ике бала анасы, аңа зыян китермәвегезне үтенәм. Лилиягә 28 яшендә якты дөньядан китәргә язган икән, әллә ни эшләсәң дә шулай булыр иде», - дип сөйләгән Гүзәл.

Лилияне бүген Чистай районының Татар Талкышы авылына җирләгәннәр. Видеолардан аралашучан, уңган Лилияне соңгы юлга озатырга бихисап күп халык җыелганы күренә. 

Лилиянең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100