Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Хөснетдинова сеңлесе һәлак булган юл фаҗигасе турында сөйләгән

news_top_970_100
Гүзәл Хөснетдинова сеңлесе һәлак булган юл фаҗигасе турында сөйләгән
социаль челтәрләр

Танылган мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинованың бертуган сеңлесе юл фаҗигасендә һәлак булуы турында язган идек. Блогер сеңлесен кара гүргә керткән бәхетсезлек очрагының ничек килеп чыгуы турында сөйләгән.

«Бүген 00:31 сәгатьтә минем сеңлем Лилия якты дөньядан китеп барды. 

Фаҗига аның яраткан эше - «Хозур» кафесы янәшәсендә булган. Алар эшкә барганнар, ләкин руль артында беркем дә йокыга китмәгән икән.

Миләүшә сөйләвенчә, Чистайга барышлый ул юлда төзелеш конусы күргән һәм аны әйләнеп узмакчы булган. Ләкин машина белән идарәне югалткан һәм алар юл кырыена төшеп әйләнгәннәр.

Лилия шунда ук тәрәзәдән чыгып очкан һәм җиргә килеп төшкән. Машина түбәсе белән ятып торган, Миләүшә аның эчендә калган. Ул машинадан чыгып, Лилиягә ярдәмгә ашыккан. Лилия көчкә-көчкә генә сулаган. Сулыш алуы җиңелрәк булсын өчен Миләүшә аның яулыгын чишә башлаган. Ләкин бу минем сеңлемнең соңгы секундлары, җан биреп яткан мәле булган икән. Миләүшә шунда ук әнигә шалтыратып: «Лилия үлде», - дип кычкыра, елый башлаган.

Әни миңа шалтыратты һәм Рушан һәлакәт булган урынга китте.

Мин чын күңелем белән аны исәндер дип өметләнеп тордым. Әмма Рушан: «Матурым, ул җирдә ята… Үлгән. Үзеңә ашыгыч ярдәм чакыр. Бирешмә…» - дип әйтте. Менә шул мизгелдә мин сеңлемнең безнең арабыздан китүен аңладым», - дип яза ул.

Виртуаль дуслары Гүзәлнең тирән кайгысын уртаклашкан.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100