Юктыр әле күргәнең, бу кадәр суган үстергәннәрен: Аблай суганы феномены
Башкортстанның Чакмагыш районының Аблай авылы – урамнарының озынлыгы, халкының суган үстерүе белән дан казанган җирлек. Авыл Каратал һәм Бәрдәсле елгалары арасында урнашкан. 4 урамлы Аблай авылы – Низаевларның туган төбәге булса да, нишләп шулкадәр суган үстерәләр икән, дип кызыксынганым булмады...

Гап-гади күренеш кебек иде ул. Ә менә әтием яклап Мидхәт зурәтиебез кызлары Зинфира һәм дә Клара апамның суган уңышы белән фотоларын «Интертат»ның социаль челтәрләрендә күрсәткәч, комментарийлар килгәч – уйга баттым. Бу суган – нәкъ безнең Аблайга гына хас бер феномен бит инде. Ник дисәк, башка җирлекләрдә, авылларда күпме йөрелсә дә, бу кадәр суган үстергәннәрен күргән юк.
Хезмәттәшләрем «Юлай, яз әле бу турыда, кызык бит! Аннары бу кадәр суганны кая куеп бетерәләр икән?» – дигәч, язарга утырдым. Әле, язам дигәч тә, үзем бу «суган феномены» хакында бик аз беләм булып чыкты. Кызыксынмаганмын инде! Үземнең Сәмига дәү әниемә (безнең якта «нәнәй» дип дәшәләр) шалтыраттым. Ул – бу якларга килен булып төшкән кеше. Аның сүзләренчә, гомер-гомергә шулай күпләп суган үстерү безнең «нахальный» очында гына булган. Әтиемнең апалары – үтә дә тыйнак кешеләр, ул кадәр сөйләрлегебез юк, диләр.
Суган галиҗәнапләре
Шуңа күрә дә Аблай авылы китапханәсенең хезмәт ветераны Рәзифә апа Арсланова белән сөйләшеп алырга булдым. Ул авылдагы бик мөхтәрәм кеше, кайчандыр коллегам һәм остазым да булды. Кыскача гына хәл-әхвәл белештек тә, суган темасына кереп киттек.
«Әле менә бройлер тазартып кердек, өмә ясап алдык. Авыл җирендә мең дә бер эш бит инде! Хәлләребез әйбәт кенә.
Суган үстерү – Аблайда электән үк, аеруча түбән очта күпләп утырталар. Без үскәндә, әниләр суганны бик утыртмыйлар иде. Шул үзебезгә җитәрлек итеп кенә. Шул суган орлыгын түбән очлардан төшеп алуларыбыз хәтердә. «Севок»ны инде. Кара орлыктан «севок» үстерү безнең «мишәрләр очы»нда юк иде. Бу – «нахальныйлар очы»ннан. Аблайның югары очында да алай күпләп суган үстерүләр юк иде. Ә хәзер ныклап үстерәбез инде. Әле менә уйлыйм, элек түбән очлар байтак күп үстергән суганны сатарга да йөрмәгәндер, шул югары очларга гына сатканнардыр», – ди Рәзифә апа.
«Берзаман бөтенебез дә ныклап суган үстерә башладык»
Матур гына итеп 90 яшьлегенә атлаучы Нәфыйга апа Габдуллинаны авылыбызда «аяклы энциклопедия» дип тә йөртәләр. Кайсыбер яшьләрдән ныграк тормыш көтә торган шәхес. Ул озак еллар укытучы булып хезмәт куйган. Күпләр аны билгеле актриса Айгөл Габдуллинаның дәү әнисе итеп тә белә. Аның белән дә сөйләшеп алдым.
Нәфыйга апа, хәлләрегез ничек? Имин генә яшәп ятасызмы? Саулык-сәламәтлекләр?
Әйбәт кенә, Юлай! Саулык та шөкер. Менә бакча уңышларына сокланам, шултиклем муллык чоры дәвам итә. Алма, слива каклары да ясадым. Аннары алма киптерәм. Кайнатмалар, соклар ясап яптым. Кайтсаң, күчтәнәчкә җибәрер идем. Кайтканың да юк! Онытма инде Аблаеңны, безләрне!
Нәфыйга апа, кара әле, Аблайда шулкадәр күп суган үстерү кайдан барлыкка килгән? Суган үстерү белән данланып яшәгән бердәнбер авылыбыз бит тирә-якта.
Безнең «Төмән», «Донбасс» очларында элек-электән җир бик әйбәт, уңдырышлы булган. Шуннан алар күпләп суган чәчкән. Безнең тирәләрдә әле элек үстерү бик юк иде. Малларның яшелчәгә тиюе ихтимал бит. Аннары халкыбыз бик уңган һәм тырыш бит инде, берзаман бөтенебез дә ныклап үстерә башладык. Матди яктан да табыш булган ул. Бөек Ватан сугышыннан соң авыр еллар, ярлылык… Балаларны укытканда акчалары да кирәк. Менә мин үзем генә дә берәр тонна суган үстереп саттым. Балалар студент булганда ярдәм итеп тордым.
Ә ничек безнеңчә мул суган уңышы үстерергә?
Суган үстерүнең бер кыенлыгы да юк! Бик иртә, апрель айларында, аякка итекләр киеп чәчә идек. Гомердә дә су сипкән булмады. Үстерә, ала, киптерә һәм сата идек. Әллә нинди серләре юк инде аның.
Орлык суганын да аблайлылар һәрчак үзләре җитештерә бит?
Ашый торган эре суганны яз көне утыртабыз. Аннан кара орлык – «чернушка» ясала. Икенче елны шушы «чернушка»ны, кишер чәчкән кебек, түтәлләргә чәчәбез. Бик еш итеп тә, бик сирәк тә түгел – уртача. Шуннан бәләкәйрәк – «севок» суганы үсә инде. Шушы суганны дөрес итеп саклау мөһим. Чәчәр алдыннан дым тарткан булса, әйбәт итеп үсә алмый ул. Аннан соң, утырткач, ашый торган эре суган була. Димәк, ике еллык суган була инде. Аның төрле сорты була. Хәзер көрән төсендәгесен дә үстерә башладык, анысын инде күбрәк салатларга салабыз. Ашка турарга, пешерергә анысы бик бармый.
Сез үзегез бик яхшы биолог та әле! Ындыр-бакчагыз – тулы бер Мичурин плантацияләрен хәтерләтә.
Бүген инде үземә җитәрлек кенә утыртам. Элеккеге чорларда «КамАЗ» машинасы белән читләрдән киләләр, күпләп сатып алалар, кабул итәләр иде. Без дә бигрәк куанабыз моңа, чөнки акча кирәк яшәргә. Минем гаражым буш тора. Суган җыючылар: «Апа, синең гаражга салып торыйк әле», – диләр. Халыктан җыялар, центнерлап китерәләр. Гаражым тулды. Аннары каядыр шалтыраттылар да, ике «КамАЗ» килеп алып китте. Хәзерге көндә алай күпләп үстерүчеләр сафы сирәгәя, чөнки һәркем үзенә кирәкле кадәр үстерергә мөмкинлек таба. Үстерә алмый икән, аңа бер бидрә суганны гына күрше-күлән дә биреп чыгара, – дип сөйләде ул.
Суган 90 көндә җитешә икән, шуны да белдем.
Суган – иҗатта!
Күпләп суган үстерү дигәннән, Татарстанның Әлмәт якларында командировкада булганда, суганны шулай ук күп үстерүче авыл килен-җиңгиләре такмакларын ишеткәнем булды. Хәер, безнең Аблай халкы алай ук такмаклар чыгармаган. Әдәбиятка ничәмә әдипне һәм, минем белән бергә санаганда, 10лап журналистны биргән, 3 журналист килен булып төшкән авыл кешеләренең иҗатында, язмаларында суган темасы чагылып китә.