«Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте»: шәхси басмалар нинди хәлдә?
2027 елдан почта аша матбугат таратуга федераль ташламалар тулысынча бетерелергә мөмкин. Бу газета-журналларга язылу бәясенең сизелерлек артуына китерәчәк. Дәүләт ярдәменнән мәхрүм калган шәхси татар басмалары бүген нинди шартларда эшли һәм хәлдән чыгу юлын кайдан эзли?
Без инде Цифрлы үсеш министрлыгының Татарстанга почта аша матбугат таратуга бирелә торган 25 процентлык федераль субсидияне кыскарту планы турында язган идек. Быел дәүләт ярдәмен алучы массакүләм мәгълүмат чаралары саны 124тән 68гә кадәр кимеде, ә иң элек татар телле басмалар зыян күрде. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиадиректоры Алсу Исмәгыйлова әйтүенчә, 2027 елдан субсидияләр бөтенләй бетерелсә, газета-журналларга язылу бәясе 70 процентка кадәр артырга мөмкин. Бу үзгәрешләрнең шәхси басмаларга ничек тәэсир итүен белештек.
Соңгы елларда шәхси татар матбугаты югалтулар кичерә инде. Узган ел ахырында 105 еллык тарихы, заманында 300 меңлек тиражы булган легендар «Татарстан яшьләре» газетасы ябылды. Шулай ук 1992 елдан бирле чыгып килүче беренче хосусый «Юлдаш» газетасы да агымдагы елның икенче яртыеллыгына «Россия почтасы»ның каталогына кертелмәгән. Басманың ябылу сәбәбе буларак чамадан тыш почта чыгымнары атала.
Шулай ук «Безнең гәҗит» басмасы да газета форматын әдәби журналга үзгәртә.
«Бу елның азагыннан журналистикадан бөтенләй китәргә ниятлим. «Безнең гәҗит» шул ук форматта басылачак, әмма анда минем әдәби әсәрләр генә булачак. Шулай итеп басмабыз быелның декабрь ахырына кадәр нәшер ителүе планлаштырыла. Ләкин укучылардан хатлар бастырылмаячак, журналистик материаллар булмаячак», - дип аңлатты моны басманың баш мөхәррире һәм нәшире Илфат Фәйзрахманов.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Язылу бәясе кисәк артмасын дип, газетаның күләмен бераз кечерәйттек»
«Ирек мәйданы»ның баш мөхәррире Раиф Усманов әйтүенчә, алар ташлама алучы басмалар исемлегеннән инде ел башында ук төшеп калганнар.
Безгә ташламалар ел башында ук бетерелгән иде инде. Язылу бәясе кисәк артмасын дип, газетаның күләмен бераз киметергә мәҗбүр булдык, шулай да төп сәхифәләрне, темаларны саклап кала алдык. Редакциябез, бай эчтәлекле язмалар булсын дип, бик тырышып эшли. Укучыларыбыз да шалтыратып киңәшләрен биреп торалар. Хәзер атналык газеталарыбызның тиражы 26,4 мең тирәсе, узган бер елда өч мең тирәсе укучыбызны югалттык.
Кызганыч, тарифлары артса да, почта эшендә проблемалар кимеми шул. Әле беркөн Мөслим районы Шуганка авылыннан даими укуыбыз Сәлимә апа шалтыратты.
«Ирек мәйданы» газетасын 2011 елдан бирле алдырдым. Якын дустыма әйләнеп бетте. Язмалар язып, конкурсларда катнашып, өч тапкыр бүләк тә оттым. Тик бу яртыеллыкта яраткан газетамнан аерылырга мәҗбүр булдым. Күңелгә ямансу булып калды. Рәхәтләнеп язылыр идем, авылда почта бүлеге ябылды. Ә каяндыр барып алу мөмкинлеге бик юк», – диде ул. Менә шундый хәлләр.
Бәя арта икән, тираж төшә, проблеманы алай гына хәл итеп булмый. Дәүләт ярдәме кирәк, - диде баш мөхәррир.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
«Укучылар газета укырга тели, әмма мөмкинлекләре юк»
«Акчарлак» редакциясе дә дәүләт ярдәменнән мәхрүм калган. «2026 елга безне әлеге исемлектән алдылар. Бик күп басмалар әлеге вәзгыять белән хәзер генә очрашты, ә без инде ел башыннан ук ташламаларсыз эш итәргә мәҗбүр», - диде «Акчарлак» газетасы хезмәткәре, Габделфәт Сафинның кызы Әдилә.
Журналистлар союзында узган очрашуда ул шулай ук журналның баш мөхәррире Рузилә Сафинаның альтернатив язылу чарасы буларак китапханәләр белән хезмәттәшлек итү идеясен дә тәкъдим иткән иде. «Авылларда почта бүлекчәләре ябыла, почтальоннар юк, әмма китапханәләр, мәдәният йортлары әле дә эшли. Безнең укучылар газетаны укырга тели, әмма моңа мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә алар басмаларны китапханәдән килеп алырга да риза», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Халыкка мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр дә басма матбугатны укыйсы килсә, бәягә карамыйча язылсалар иде»
Телетапшыручылар алып баручы, кинорежиссер Фәнис Камал (Мәхмүтов) чвгара торган «Себерке» газетасындагы хәлләр турында тормыш иптәше Гүзәл сөйләде.
«Барлыгы безнең 9 газета, иң зур тиражлылары – өчәү, шул исәптән «Себерке» дә. Калганнары кечкенә тираж белән чыга. Без субсидияләрдән файдаланмыйбыз, эшне башлаганнан бирле газеталарыбызны үз акчабызга чыгарабыз. Ләкин ярты ел саен «Россия почтасы»ның үз хезмәтләре өчен бәяләрне күтәрүе безнең кесәгә бик каты суга. Подпискадан кергән бөтен акча авторларга һәм газеталарны бастыру хезмәтләренә китә. Бу – бик аяныч хәл», - диде ул.
Гүзәл Мәхмүтова әйтүенчә, «Себерке» газетасының язылучылар саны әлегә тотрыклы булып калса да, кимү тенденциясе күзәтелә. Редакция күп еллар дәвамында газета бәясен күтәрмәгән, ә язылу хакының артуы бары тик почта хезмәтләре кыйммәтләнү белән бәйле.
«Соңгы 5–6 елда «Россия почтасы» үзенең төп хезмәтен башкаруга караганда, ризык ташу белән күбрәк шөгыльләнә. Элек почта хезмәткәрләре, букча күтәреп, йорттан-йортка йөреп газетага язылырга чакыра иде, безнең дә подписка үсә иде. Ягъни почта турыдан-туры үз хезмәтен башкарды. Хәзер исә почта хезмәткәрләренең хезмәт хакы ризык сатуга бәйле.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Өстәвенә, районнарда цехлар ябыла. Мәсәлән, аларны ябып, Казандагы сортировка үзәген генә калдырганнар. Газеталар шуннан китә, шуңа күрә вакытында барып җитми. Бер авылда газетага 5–6 кеше генә язылган булса, почта хезмәткәре 3–4 газетаны бергә туплый да аннан соң гына тарата. Нәтиҗәдә, язылучылар: «Газеталар вакытында килми, язылмыйк кына», – ди.
Безнең эштә андый авырлыклар күп, ләкин ничек кенә булса да эшләп киләбез. Без газета чыгару белән генә шөгыльләнмәгәч, башка юнәлештәге бизнесыбыз ярдәм итә. Үзебезнең акча белән эшләгәндә була әле ул, субсидияләргә карап утырган оешмаларга авыррак, әлбәттә. Бик кесәгә сугачак. Шуңа күрә халыкка мөрәҗәгать итәсе килә: әгәр дә басма матбугатны укыйсы килсә, бәягә карамыйча язылсалар иде», - диде ул.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Аның сүзләренчә, редакция альтернатив тарату юлларын да карый, әмма бөтен Россия буенча таралган басма өчен моны гамәлгә ашыру җиңел түгел. «Себерке» Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Марий Эл республикаларына, шулай ук Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсенә дә таратыла.
«Җырлый-җырлый газета чыгара торган вакытлар үтте инде. Моннан 10–15 ел элек газета чыгару бик яхшы бизнес иде, ул вакытта «Татарстан почтасы» эшли иде. Хәзер әбүнәчеләребезгә өмет итеп, кызыклы язмалар әзерләп, тырышып эшләргә генә кала. Җиңел юл эзләп, кул кушырып утырып булмый», - дип йомгаклады ул.