news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2027 елдан газета-журналларга язылу бәясе 70 процентка кадәр артырга мөмкин

2027 елның беренче яртыеллыгыннан Татарстанда социаль әһәмияткә ия булган басма матбугатка почта аша язылу бәясе 70 процентка кадәр артырга мөмкин. Моның сәбәбе - Россия Цифрлы үсеш министрлыгының донор-төбәкләр өчен вакытлы матбугатны таратуга бирелә торган 25 процентлык федераль субсидияне гамәлдән чыгаруы.

news_top
2027 елдан газета-журналларга язылу бәясе 70 процентка кадәр артырга мөмкин
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Безнең төп максат – укучыларны бу кискен бәя артудан саклау»

Әлеге мәсьәлә Татарстан Журналистлар берлегендә узган очрашуда күтәрелде. Журналистлар фикеренчә, бу тиражлар кимүгә генә түгел, кайбер басмаларның ябылуына да китерергә мөмкин.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиадиректоры Алсу Исмәгыйлова әйтүенчә, хәзер социаль әһәмияткә ия булган басмаларны почта аша тарату чыгымнарының 25 проценты федераль субсидия хисабына каплана.

«Әгәр бу ташлама бетерелсә, почта хезмәтләре, типография чыгымнары һәм газеталар чыгару бәясе арту белән бергә язылу бәясе 66 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин. Бу – газета-журналларның төп максатчан аудиториясе булган пенсионерлар һәм социаль якланмаган катлам өчен бик зур бәя. Безнең төп максат – укучыларны бу кискен бәя артудан саклау. Бәяләр барыбер күтәреләчәк, әмма без аның мөмкин кадәр азрак булуына ирешергә тиеш. Мәсәлән, 65 процент түгел, ә 10, 15 яки 20 процент», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Журналистлар союзы президиумы әгъзасы Венера Якупова сүзләренчә, дәүләт ярдәмен кыскарту нәтиҗәләре инде хәзердән үк сизелә. Әгәр 2025 елда Татарстанда 124 массакүләм мәгълүмат чарасы дәүләт ярдәмен алган булса, 2026 елда аларның саны 68гә генә калган. Ярдәмнән мәхрүм калган 56 басманың күбесе милли телләрдә нәшер ителә. Бу язылу бәясе артуга һәм укучылар саны кимүгә китергән.

«Традицион мәгълүмат тарату каналларын югалтырга ярамый»

Татарстан Журналистлар союзы рәисе Илшат Әминов хәбәр иткәнчә, Татарстан журналистлар берлеге Россиянең Цифрлы үсеш министры Максут Шадаев исеменә мөрәҗәгать юллаган.

«Татарстан журналистлар җәмәгатьчелеге төбәк-донорлар өчен вакытлы матбугатны таратуга бирелә торган субсидияләрне бетерү турындагы хәбәрне зур борчылу белән кабул итте. Безнең өчен иң мөһиме – укучы белән элемтәне саклау. Алар арасында авыл халкы да, бүген туган ягыннан еракта хезмәт итүче сугышчыларыбыз да бар. Алар өчен туган яктан килгән һәр хәбәр аеруча кадерле. Глобаль мәгълүмати каршылык шартларында традицион мәгълүмат тарату каналларын югалтырга ярамый», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Хәзер исә илнең төрле төбәкләрендәге баш мөхәррирләр күмәк мөрәҗәгать әзерли.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Бик күпләр әле дә кәгазьдәге матбугатка өстенлек бирә»

Венера Якупова әйтүенчә, соңгы вакытта кәгазьдән укуның әһәмияте турында да күбрәк сөйли башладылар.

«Соңгы елларда кешеләрне интернетка күчәргә өндәсәләр дә, бик күпләр әле дә кәгазьдәге матбугатка өстенлек бирә. Федераль каналларда балаларны нәкъ кәгазьдән укырга өйрәтергә кирәклеге турында сюжетлар күрсәтелә. Табиблар да гаджетларны иртә куллануның зыяны турында сөйли. Боларны җәмгыятькә җиткерергә кирәк», – диде ул.

Ул Финляндия тәҗрибәсен мисал итеп китерде. «Анда хәтта йөз генә язылучысы булган җирле газеталарны да дәүләт саклый. Чөнки алар кешеләрне берләштерә. Моннан тыш, рус, татар һәм башка милләтләрнең әдәбияты газета битләрендә формалашкан. Пушкин, Достоевский, Тукай, Җәлил – барысы да иҗат юлларын матбугаттан башлаган. Социаль челтәрләр мондый мәктәпне алыштыра алмый. Язылу институтын югалту – милләт өчен зур зыян», – дип саный ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Россия почтасы»на альтернатива бармы?

Журналистлар фикеренчә, проблема федераль субсидияләрне бетерүдә генә түгел, ә газеталарны тарату системасының үзендә дә бар.

«Минемчә, хәзерге вакытта «Россия почтасы» аша бирелә торган субсидияләр бик үк нәтиҗәле түгел, чөнки почта үз өстенә алган бурычларны тулысынча үтәми. Без тарату хезмәте өчен түлибез, әмма газета укучыга барып җитмәсә, кешеләр почтага түгел, редакциягә мөрәҗәгать итә. Алар газетаны без китермәгән дип уйлый. Чынлыкта исә аны вакытында укучыга җиткерү – «Россия почтасы» бурычы», – дип аңлатты «Татмедиа»нең «Югары Ослан Медиа» филиалы директоры Нөсрәт Муфталиев.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Матбугатны вакытында китермәү очраклары районнарда гына түгел, Казанда да күзәтелә. Моңа мисал итеп «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина үз тәҗрибәсен сөйләде.

«Май аенда үзем почта бүлекчәсенә барып, берьюлы бер ярым айлык журналларымны алып кайттым. Почта бүлекчәсе өем янында гына урнашкан, әмма апрель, май һәм июнь саннарын миңа өйгә китермәделәр. Бу бит Казан. Ә авылларда хәлләрнең нинди булуын күз алдына китерергә генә кала», – диде ул.

Ләкин бүгенге шартларда «Россия почтасы»н тулысынча алыштыра алырлык альтернатив тарату системасын булдыру мөмкин түгел. Венера Якупова әйтүенчә, мондый тәҗрибә Россиянең башка төбәкләрендә дә булган, әмма нәтиҗә китермәгән.

Шул ук вакытта басма матбугатны таратуның өстәмә юлларын эзләргә кирәклеге дә әйтелде. Аерым алганда, китапханәләр һәм мәдәният йортлары аша тарату тәкъдиме яңгырады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар