news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Рамил Закиров: «Эстрададан югалдың дигән сүзне аңлап бетермим»

Җырчы Рамил Закиров белән иҗатка планнары, яхшы әти булу серләре, яшьлек хаталары, үзен дингә якынайткан вакыйга һәм башка темаларга аралаштык.

news_top
Җырчы Рамил Закиров: «Эстрададан югалдың дигән сүзне аңлап бетермим»
Фото: Рамил Закировның шәхси архивыннан

2023 елда ярты елдан гастрольләремне башлыйм, яңадан эстрадага кире кайтам дип әйткән булгансыз. Күренмәдегез сыман.

Бу минем өчен бераз катлаулы мәсьәлә инде. Гастрольләргә йөрү теләгем беркайчан да бетмәде, хәзер дә бар. Беренче чиратта, ниятемнең чынга ашмавы финанс кыенлыклар белән бәйледер. 2023 елда минем финанс чыгымнарымны капларга әзер спонсорым барлыкка килгән иде. Тик ул ярдәмчеләр тиз арада юкка чыкты (көлә). Гастрольләрне үз көчем белән генә ерып чыга алмас идем. Шуңа бу теләк - максат, хыял, ябылмаган гештальт булып яши бирә.

Иҗат минем тормышым. Мин үземне белгәннән бирле иҗатта. Күңелем җырга тартылса да, концертлар куя алмагач, ул иҗатка омтылышны башка әйберләр белән ябам. Мәсәлән, соңгы арада ныгытып юмор белән кызыксына башладым.

Чыннан да, блогер, юмор остасы буларак популярлашашып киләсез. Бу иҗаттан читләшү түгелме соң?

Юк, мин моны үземне артист буларак үстерү дип кабул итәм. Артист төрле яклап оста булырга тиеш дип уйлыйм. Җырчы булсаң да, төрле образларга кереп халыкны көлдерә алуың, сөйләм телең бай булу – синең өчен плюс кына. Рус эстрадасында да популяр җырчы булырга теләгән кешеләр башта блогер булып танылалар да, җырларын таныта башлыйлар. Мин дә шул юлда дип әйтик.

Блогны нинди юнәлештә үстерәсез? Халык нинди темаларга юморны аеруча яратып карый?

Аерып анализ ясаганым булмады. Мин һәрвакыт үземә кызык булган әйберләрне төшерергә тырышам. Минем күзлектән шулай – үзеңә ошаган әйберне куйсаң, ул башкаларга да ошаячак. Юмор язганда да шушы принцип буенча эш итәм. Әмма юморны син үзең генә ерып чыга алмыйсың. Юмор ул үзе бер зур дөнья. Мәзәкнең дә, математикадагы кебек формуласы, кагыйдәләре, структурасы була. Монда миңа юмор өлкәсендә тәҗрибәле дусларым булыша. «Татарча стендап», «Чаллы сириннәре» дигән проектларда катнашып киләм. Анда танылган шоумен Сирин Бәйрәмов безнең төп киңәшчебез.

Шул ук стендап өчен темаларны ничек сайлыйсыз?

Стендап безнең тормышка яңа юнәлеш буларак килеп керде. Ләкин, уйлап карасаң, ул яңа әйбер түгел инде. Татарның Рәшит Шамкай кебек данлыклы юмор осталары гомер-гомергә монологлар сөйләгәннәр. Ул да шул ук стендап бит инде. Ләкин бер аермасы бар - хәзер кеше күбрәк үзе турында сөйли. Яшәешендә, тормышында булган вакыйгалар, гадәтләр, дөньяга карашын мәзәккә әверелдерә. Шуңа миңа да тема эзләргә туры килгәне юк, күргән-белгәнемне генә сөйләп бирәм.

«Тормышымда үзгәрешләр чоры»

Гаилә булгач, акчасы да кирәк бит әле аның. Иҗат тәнәфестә булгач, акчаны ничек эшлисез?

Ковидан соң мин үземне төрле юнәлешләрдә сынап карадым. Эшмәкәр буларак та эшләдем. Маркетплейсларда кибетләр ачтым, төп керемем шулардан булды. Бүгенге көндә алар да бераз сүрелә башлады. Шуңа яңадан иҗатка кайтыргамы әллә дип уйлап торам әле. Бүгенге көнгә кадәр басым эшмәкәрлеккә ясалып килде. Ләкин Аллаһы Тәгалә мине яңадан иҗатка кайтару юлында кебек. Тормышымдагы үзгәрешләр чорына эләктегез.

Мәҗлесләр дә алып барасызмы?

Моннан ике ел элек эчемлекле мәҗлесләр алып баруымны туктаттым. Хәзер хәләл мәҗлесләрдә генә эшлим. Аларга да төп җырчы буларак киләм.

Эстрадада еш күренмәгәч халык оныта башлый бит. Заказлар табуы да җиңел түгелдер.

Анысы шулай инде. Әмма мин «эстрададан югалдың» дигән сүзне аңлап бетермим. Нәрсәне ала ул үз эченә? Мин бит беркайчан да җырлаудан туктамадым. Бары тик ротация өчен акча түләмәдем һәм мине телевизордан сирәк күрсәттеләр.

«Кая югалдың?» – дип, үземнән дә сораучылар күп. Мин моңа ничек җавап бирергә дә белмим. Минем бит җырларым чыгып торды. Мин җырлаудан туктыйм дип, чыгып әйтмәдем, эстрададан китәм дип игълан да бирмәдем. Иҗат ул дулкын кебек – бер күтәрелә, бер төшә. Минем дә төшкән чор булгандыр, хәзер күтәрелү чорым җитәдер дип өметләнәм.

Сезнең рэп җырларыгыз да бар икән. Рэп стилендә иҗат иткәнегезне белмәгән дә идем.

Бу да минем яшьлекнең бер гештальте булып тора иде. Бер иҗади кризис вакытында уйладым-уйладым да, шушы юнәлештә 20ләп җыр иҗат итеп алдым. Аларда минем дөньяга карашым, юмор һәм рэпка булган мәхәббәтем берләшкән. Җырларымны «Бабай» псевдонимы белән чыгардым. Әле шунысын да ачыкладым - мондый гештальтле кешеләр минем дусларым арасында да булган икән. Шул дусларым белән «Соскы» дигән төркем булдырып та иҗат итеп алдык. Ләкин мин үземне бу юнәлештә үстерү максатын куймадым. Бу бер эксперимент форматында гына иде. Чөнки татарга рэп хас түгел дип уйлыйм мин. Аның белән танылып, Салават абыйлар сыман, пьедесталда булган артистлар дәрәҗәсенә җитеп булмыйдыр. Аны кеше яңалык итеп кенә кабул итә, «татарда да рэп бар икән» дип кенә, ләкин еш тыңламый.

«Хәзер балаларны үстерү, тәрбияләү тәртибе бик нык үзгәрде»

Сез яхшы әти һәм яхшы ирдер, Рамил. Кызыгыз да видеоларда «әти шәп безнең, ашарга да тәмле пешерә» дип мактый үзегезне.

Үз-үзеңне объектив бәяләү авыр инде ул. Мин балалар белән вакыт үткәрергә, аларны тәрбияләргә, дөньяга карашларын формалаштырырга тырышам. Матди яктан да бөтен әйберләре җитеш булсын дип эшлисең бит инде. Үземне идеаль әти, ир дип әйтмәс идем, миннән дә яхшыраклар бардыр. Әмма көчемнән килгәннең барысын да эшләргә тырышам.

Үзегезнең балачагыгыз матур уздымы? Сезне тигез, мул тормышлы гаиләдән дип беләм.

Мин үзем Чаллы шәһәреннән. Әтием – гади инженер, әнием – мәктәп укытучысы. Озак вакытлар малосемейкада яшәдек. Ач торган булмады инде анысы. Мул тормыш саналдымы икән мондый тормыш? (көлә).

Балачагымны мин рәхәт хисләр белән искә төшерәм. Туган җанлыклы гаиләдән без, туганнарыбыз бик күп. Алар белән җәй саен дәү әнием, дәү әтием янына авылга җыела торган идек. Каникулларым гел авылда узды.

Дәү әнием дә яшь чагында җырлаган. Артист булу хыялы чынга ашмагангадыр, бәләкәй чагымнан җырларга яратканымны белгәч, ул мине гел сәхнәгә этәрә иде. Беренче сәхнәгә чыгуым 3 яшьтә булган. Шуннан бирле әти-әнием мине җыр түгәрәкләреннән алмадылар инде. Бөтен балачагым сәхнә белән бәйле булды. Менә шулай үстем. Инде үзем әти кеше. Үземнең балаларны иҗатка бирергә ашыкмыйм. Чөнки хәзер балаларны үстерү, тәрбияләү тәртибе бик нык үзгәрде. Сәләтләре булганлыгы сизелсә дә, без әлегә карыйбыз, күзәтәбез.

Бала тәрбияләүдә нәрсәләр үзгәрде?

Хәзер без балаларны бик җентекләп тәрбиялибез, баланы тыңларга тырышабыз. Без үскәндә бала фикере алай артык зур роль уйнамый иде.

Аннан элек баланы тәрбияләүдә бөтен кеше – әби-бабайлар да, апа-абыйлар да, туганнар да, мәктәп тә, хәтта, күршеләр дә катнаша иде. Әйтүемчә, малосемейкада яшәгәндә, әниләрнең безне күршеләр белән калдырган вакытлары да булды. Хәзер күпчелек әти-әниләр барлык вазифаларны да үз өстенә ала.

Ничек дөрес соң?

Һәр чор өчен үзенчә дөрестер. Дөньясы да үзгәрә бит аның, сәясәте дә, кешеләре дә үзгәрә. Һәр чорның үз тәрбиясе.

Ләкин безнең гаилә элекке традицияләрдән баш тартмый (көлә). Аллаһка шөкер, әти-әнием тигезлектә гомер кичерәләр. Моннан бер-ике ел элек безнең бистәгә күченделәр. Атнасына 3-4 тапкыр аларга барабыз, балаларны да калдырып торабыз. Масаеп йөрмибез, ярдәм итәм дип торучы булганда, рәхәтләнеп кабул итәбез.

Сез Казанда яшәмисезме?

Без моннан ике ел элек, Казандагы фатирыбызны сатып, Лаеш районы Сокуры бистәсендә йорт алдык. Үз йортыбыз белән яшәргә карар кылдык. Безнең фатир бәяләре йорт бәясенә тиң иде әле ул вакытта.

Йортта ремонт мәңге бетми диләр бит. Хәзер шул мәшәкатьләр башлангандыр инде.

И, әле ремонтның башы гына дисәң дә була. Яшәрлек уңайлыклар - түшәм, идән бар инде, шунысы иң мөһиме. Бер бүлмәне ясап бетердек менә. Күп эшләрне үзем эшләргә ырышам. Әтиемә, дәү әтиемә бик зур рәхмәт, кулларым дөрес җирдән үсә икән. Хәзер интернетта да нәрсәне ничек ясарга икәнлеген өйрәтәләр, куркып тормаска гына кирәк.

Әти-әниләрегез сезгә якын булу өчен махсус күченделәрме?

Минем олы апам да гаиләсе белән Казанда яши. Без – балалары, оныклары белән бергә буласылары килде. Әти-әнием гомер буе Чаллыда яшәделәр. Әни 30 елдан артык Гали Акыш исемендәге 87 нче лицейда укытучы булып эшләде. Күптән түгел Чаллыдагы фатирларын җиңел генә саттылар да, безнең бистәдән йорт алдылар. Хәзер рәхәтләнеп яшәп яталар. Ара якын булгач, без дә бик еш барып йөрибез.

«Балаң татарча сөйләшсен дисәң…»

Сезнең балалар милли тәрбия алып үсә. Кызыгыз Амиләнең татарча матур сөйләшүе подписчикларыгызны гаҗәпкә калдыра. Ә менә сезнең үзегезне шушы факт - күпчелек балаларның татарча начар белүе аптырашка сала бугай.

Дөрес әйтәсез, бу чыннан да, минем өчен яңалык булды. Замана балаларының татарча аз сөйләшүен белә идем. Ләкин мин моны шулкадәр үк зур проблема дип уйламаган идем. Бала белән видеолар төшереп куя башлагач, 80 процент комментарийлар шул тел темасына килде. Шуннан соң мин үзем дә сораша, кешеләрнең балалары белән ничек аралашканын күзәтә башладым. Һәм күзгә беренче булып ташланган әйбер шул булды - «сезнең балагыз татарча матур сөйләшә» дип язган кешеләр үз балалары белән русча аралаша. Миңа парадокс шикелле инде бу. Балаң татарча сөйләшсен өчен үзеңнең татарча сөйләшүең кирәк бит.

Өйләнгәч яки кияүгә чыккач, һәр кеше дә гаиләсенә үз гаиләсендә алган кагыйдәләрне кертә. Без кечкенә чакта әти-әни, әби -бабай, абый-апалар белән, яисә кая да булса кунакка баргач, бары тик татарча гына сөйләштек. Мин шушы кагыйдәне үземнең гаиләмә дә керттем. Әлбәттә, мохит тә зур роль уйный. Шуңа без Амиләне татар балалар бакчасына бирдек.

Бала русчаны беркая да өйрәнмәде. Шуңа да карамастан, урамда күрше балалары белән генә русча аралашалар. Коммуникация проблемасы юк. Бала бакчадан яки урамнан өйгә русча сүзләр алып кайта икән, аларны чыгарырга тырышабыз.

Һәр кешенең теленә, милләтенә үз карашы була. «Балаларыгыз белән татарча сөйләшегез» дип, мин әйтеп кенә үзгәрә торган әйберләр түгел болар, кызганычка. Алай да, мин блогымны татарча алып барам, язуларын да татарча язам. Кызымның татарча матур итеп сөйләшүләрен куярга тырышам. Бәлки, менә шушы кемгәдер баласы белән татарча сөйләшергә этәргеч булыр.

Кечкенә кызыгызның да теле татарча ачылгандыр.

Кечкенәсенең, ике яше тулса да, теле ныгытып ачылып бетмәде әле. Аның белән дә татарча сөйләшәбез, татар мультиклары күрсәтәбез. Бала татарча сөйләшсен өчен көнкүрештә бөтен нәрсә татарча булырга тиеш. Мин үзем Чаллының Гали Акыш исемендәге 87 нче лицеен тәмамладым. Һәм минем дусларым арасында русча сөйләшүчеләр бик аз иде. Дусларың, вакытны кайда уздыруың да йогынты ясый. Әмма төп нигезе – гаилә, монысы бәхәссез.

«Шул юлны узмаган булсам, мин бүгенге Рамил булмас идем»

Яшьлектә хаталарыгыз күп булдымы? Дөрес яшәмәгәнмен дип уйлаганыгыз бармы?

Мин үз тормышымнан бернәрсәне дә үзгәртмәс идем. Төрле илләр күрдем, яшьлегем кызык, вакыйгаларга бай булды.

Ялгышлар булмады дип әйтә алмыйм, әлбәттә. Америкада да яшәп карадым, өйләнеп тә алдым. Беренче никахым уңышсыз булды. Анысы да кирәк булган. Шул юлны узмаган булсам, мин бүгенге Рамил булмас идем. Аллаһ Тәгәлә үзе белеп, сиңа кирәкле сынауларны җибәрә.

« Яшьлегем кызык, вакыйгаларга бай булды»

Фото: © Рамил Закировның шәхси архивыннан

Беренче никахыгыздан соң тормыш нигә барып чыкмады?

22-23 яшь иде миңа ул чакта. Төптән, ныгытып уйлау булмагандыр. Аннан соң ул өйләнү модага кергән еллар. Бөтен кеше өйләнә иде. Минем алып баручы дусларым да 2013-2015 елларны «туйлар шундый күп иде» дип, бик еш искә алалар.

Минем Америкадан гына кайткан вакыт. Башка илдә яшәп кайткач, гадәттә, кеше ниндидер депрессиягә бирелә. Анда киткәч, «эх өйдә рәхәт иде» дип, өйне сагынасың. Кайткач, «ник кайттым икән» дип депрессия батасың, бөтенесен кире җыярга кирәк була, шул исәптән үзеңне һәм тормыш рәвешеңне дә. Өйләнүем әнә шул буталчык чорга эләкте.

«Өйләнгәнсең икән, яшә», – димәдеме әниләрегез?

Юк, әти-әнием һәрвакыт минем карарларымны тыныч кабул иттеләр, фикеремне үзгәртергә тырышмадылар. Ул яктан мин аларга рәхмәтле. Гомумән, минем беркайчан да, кемдер әйткәнгә генә уйлаган эшен эшләми калган кешене күргәнем юк әле. Үзе барып, эшләп, ялгышып, кабат шул ялгышын аңлаган кешеләр генә очрады тормыш юлымда.

Яңадан гаилә корганда ул хаталарны читләп үтәргә тырышкансыздыр?

Әлбәттә, Илүзәгә өйләнгәндә, барысын да үлчәүгә салып, уйлап өйләндем. Үземнең гаилә тормышына төгәл әзер икәнлегемне белеп, яңа вазифалар, яңа рольләр өстәләчәген аңлап.

«Дөрес эшләгәнбезме икән, юкмы, белмим, әмма бик рәхәт булды»

Юлыгызда сезне аңлый торган, акыллы кыз килеп чыккан. Сез аның күңелен шактый озак яулагансыз икән. Җырчы белән тормыш кору куркыттымы, Илүзәне, әллә инде бер тапкыр өйләнгән булуыгыз да читкә этәрдеме?

Артист кеше булгач, шәхси тормышым, өйләнүләрем барысы да халык күз алдында булды. Ул хакта язмалар да чыкты. Ә менә аерылышуым турында, никтер, язмадылар. Шуңа да мин Илүзәгә хатлар яза, свиданиеләргә чакыра башлагач, ул миңа: «Син бит өйләнгән кеше», – диде. «Юк, мин бит инде аерылыштым» – дип, үземнең ялгыз булуымны аңлатырга туры килде. Яшерен-батырын түгел, яшь кызларны сагайта торган әйбер инде ул ир-егетнең бер тапкыр өйләнгән булу. «Димәк, кайсы ягыдыр әйбәт түгел моның», – дип уйлагандыр. Әмма соңрак мин Илүзәнең күңелен яулый алдым. Аллаһка шөкер, бергә гомер итә башлавыбызга быел ун ел булды.

«Аллаһка шөкер, бергә гомер итә башлавыбызга быел ун ел булды»

Фото: © Рамил Закировның шәхси архивыннан

Туегыз да кызык узган иде ялгышмасам. Туйда бассейнга сикергән пар булып истә калгансыз.

Без туебызның яртысын футбол карап үткәрдек. Футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында Казан шаулады бит инде анда, шәһәрдә туристлар да бик күп иде. Безнең туй Россия җыелма командасы уйнаган көнгә туры килде. «Ривьера» банкетлар залының фойесында зур экран тора. Тәнәфестән соң килгән кунаклар шунда чыгып футбол карарга тотындылар. Кермиләр дә кермиләр. Алып баручы да нишләргә белмәде. «Ярар, баш бәласе түгел», - дидек тә, без дә бөтен кунаклар белән футбол матчы карадык. Безнекеләр җиңде әле анда, кәефләр тагын да күтәрелде. Шуннан соң иркенләп туй уздырдык.

Ә инде бассейнга сикерү кинәт кенә башка килгән әйбер булды. Бик эссе көн иде ул. «Монда бассейн бар бит, әйдә сикерәбез», - дидем Илүзәгә. Администратордан рөхсәт алып, икәүләп бассейнга сикердек. Дөрес эшләгәнбезме икән, юкмы, белмим, әмма бик рәхәт булды.

Хәзерге акыл белән бу хакта кылану, «понт» булган дип уйламыйсызмы?

Ю-юк, ул бит андый ният белән эшләнгән әйбер булмады. Контент төшерәбез дип тә сикермәдек без анда. Әйдә истә калырлык булсын әле туебез дигән уй-фикер белән генә. Әлбәттә, дуслар да, үзем дә социаль челтәрләргә куйдык. Шуннан күреп, язып чыктылар.

«Бер авырлыгы да юк икән, барлык чикләр дә безнең башта гына»

Хәзер тормыш иптәшегез белән икегез дә диндә дип беләм. Кайбер кеше дингә тормышындагы авырлыклар чорында кереп китә.

Без тормыш иптәшем белән икебез дә биш вакыт намаз укыйбыз. Илүзә намазны миннән иртәрәк укый башлады, мин берара бәрелеп-сугылып йөрдем. Әлбәттә, дин минем күңелдә бар иде. Каникулларда авылда, әби-бабай тәрбиясендә үстем, алар да дингә якын кешеләр иде.

2022 елда мин үземнең туганнан-туганнан энемне югалттым. Кибеткә чыккан җирдән йөрәге туктап, бик яшьли китте ул тормыштан. Сау-сәламәт, бернинди хроник чирләре булмаган 27 яшьлек туганыбызның шулай китеп баруы безне шок хәлендә калдырды. Бик авыр кабул иттек. Минем өчен ул аеруча да якын, бертуганым кебек кешем иде.

Аның вафатыннан соң берничә ай уйланып йөрдем дә, намазга басарга вакыт җиткәндер, дигән фикергә килдем. Күп кеше дингә килү турында: «Пенсиягә чыккач, картайгач укырбыз әле», – ди. Ә пенсия яшенә җитмәсәк? Шуңа мин сузып йөрмәскә булдым. Шунысын да әйтергә кирәк – моның бер авырлыгы да юк икән, барлык чикләр дә безнең башта гына.

Дини карашлар иҗатка, юморга чикләр куймыймы?

Мин хәзрәт түгел, дини белемем юк. Бары тик фарыз булган әйберләрне үтәп яшәргә тырышам. Җыр мәсьәләсендә галимнәрнең фикерләре төрле. Кемдер җырларга ярамый ди, кайсыдыр, эчтәлегенә карап ярый ди. Мин үземне җырдан башка күз алдына китерә алмыйм. Шуңа күрә намаз укымыйча җырлавыңа караганда, биш вакыт намаз укып җырлау хәерлерәк дип саныйм. Әлбәттә, тормыш рәвешен үзгәрткәч, җырлар сайлаганда да, юмор язганда да фильтр барлыкка килә. Бәлки, килеп җитәр шундый вакыт, бары тик юмор белән генә шөгыльләнә башлармын. Әмма юмор мәсьәләсендә дә, халык, нигәдер ярамаган, мәсьәлән, шул ук исерткеч эчемлекләргә бәйле темалардан көлә. Кысалар бу өлкәдә тагын да күбрәк.

Бәхет өчен сезгә бүген нәрсә җитми?

Мин үземне бәхетле кеше дип исәплим. Яраткан эшем, хатыным, ике кызым, әти-әнием, йортым һәм машинам бар. Тагын ни кирәк? Әйе, ниндидер сынаулар да килеп тора, ләкин тормыш шуның белән кызыклы да.

Әгәр дә син моны азсынасың икән, шул турыда уйла - синең бүгенге көнең кем өчендер хыял. Булган белән кәнәгатьләнсәң, башкасы өстәлгән саен, син үзеңне тагын да бәхетлерәк хис итәчәксең.

Рәхмәт, Рамил.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар